16+

Идел суы ага торсын, эчәрбез кое суы

Казанның 2040 елга кадәрге чорга исәпләнеп әзерләнгән Генераль планы проектында башкалада инженерлык инфраструктурасын үстерү дә каралган.

Идел суы ага торсын, эчәрбез кое суы

Казанның 2040 елга кадәрге чорга исәпләнеп әзерләнгән Генераль планы проектында башкалада инженерлык инфраструктурасын үстерү дә каралган.

Мэриядә узган матбугат конференциясендә шушы тармакта башкарылачак эш-планнар белән таныштырылды.
– Казан ТЭЦларының эшчәнлек резервлары әле бар. Канализация һәм суүткәргеч челтәрләре искерә. Инженерлык корылмалары яңартып торыла, суүткәргечләр дә яңартыла. Үткәргечләрне «сусыз калабыз» дигән ахыр чиккә кадәр җиткермәбез, – дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин. 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, тагын 14 котельный һәм 2 ТЭЦ төзү ниятләнелә. Киров һәм Идел буе районнарында – 5әр, Совет районында – 3, Авиатөзелеш районында 1 котельный сафка басачак. Беррәттән гомум озынлыкта 87 чакрым тәшкил иткән җылылык үткәргеч сузыла, 40 чакрым үткәргеч төзекләндерелә. Электр белән тәэмин итүнең тотрык­лылыгын яхшырту максатында, 220 кВ куәтле «Магистральная» һәм 110 кВ куәтле җиде ярдәмче станция яңартыла. Моннан тыш 110 кВ куәтле 15 ярдәмче станция төзелә. 

– Биналар төзелешләренә мәйданнар булдыру максатында, җир өстеннән сузылган электр челтәрләре җир астына күчерелә. Аларның гомуми озынлыгы 318 чакрым, – диде Искәндәр Гыйниятуллин. – Телефон, радио һәм телевидение өчен җир астында 410 чакрым волокон-оптик кабельләр сузылачак. 

«Мәскәү Генераль планы институты» инженеры Валентина Веткина хәбәр иткәнчә, 60 чакрым озынлыкта магистраль су үткәргеч төзү уйланылган. Ул «боҗра» рәвешендә төзелә, барлык су чыганакларын үзенә туплый. Яңа үткәргеч Авиатөзелеш, Яңа Савин, Совет районнарының, шулай ук Мәскәү районының бер өлешен су белән тәэмин итүне тотрыкландырачак.

– Казан хәзергә суны «Волжский» су җыйгычыннан ала. Киләчәктә «Столбище» корылмасы барлыкка киләчәк, – диде Валентина Веткина.
Бу яңалыкны ишеткәч, кызыксынып сорау бирдем: «Столбище» корылмасында шулай ук Идел суы чистартылачакмы?

Җавапны Искәндәр Гыйниятуллин бирде.
– Идел суы кулланылмаячак. Лаеш районында җир асты сулары күп, су артезиан коеларыннан тупланачак. Татарстан хөкүмәте ярдәмендә хәзер тикшерү-әзерлек эшләре үткәрелә, – диде ул. 

Радик Шәфигуллин белән Валентина Веткина җавапны тулыландырып әйткәнчә, «Столбище» су җыйгыч корылмасын төзү якын киләчәктәге планнар исемлегендә тора.
«Заречная» канализация насос станциясе төзелеше дә бара, Яңа Савин районында киләчәктә шундый ук «Перс­пективная» станциясе булдырылачак. 

Казан урамнарының кайбер участокларын, яңгыр яуса, су баса. Яңгыр-кар сулары агып китү челтәре искергән, кайбер өлешләрендә тыгылган. Яңгыр-кар сулары агып китү челтәрендә 106 корылма һәм гомум исәптә 500 чак­рым торба үткәргеч үзгәртеп төзеләчәк.

Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, канализация суларын биологик чис­тартудан калган ләмне термик эшкәртә торган завод киләсе елга төзелеп бетәчәк. Ләм инде кырга чыгарылмаячак, Отар бистәсе янындагы 90 гектарга җәелгән ләм кыры чистартылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading