Мин шушы язманы интернетка да куйган идем. Татар теле укытучылары еш йөри торган урыннарда күренсен дип, реклама да биргән идем. Тик аны укучы да, лайк куючы да булмады бугай. Аннан соң да язмаларым бик күп булды. «Шәһри Казан» газетасында чыгып торды. Тик аларны укучылар саны артык күп булмады бугай. Минем милләтем, татар теле мәсьәләләренә караганда, кемнең кемгә кияүгә чыгып, кемнең кемнән бала табуы белән ныграк кызыксынды.
Татар теле укытучылары да бар. Интернетта күзәтү мөмкинлеге бар – шунысы җайлы. Тик бу күзәтү бәхет китермәде – минем язмалар бер татар теле укытучысын да кызыксындырмады. Кызыксынганнарын да минем язмалардагы хәреф хаталары кызыксындырды. Теге сүз тегеләй языламы, бу сүз болай языламы, дип, алар озак вакытлар буена фикер алышырга сәләтле иде. Ә туган тел мәсьәләсенең Россиядә куелышы... Бу мәсьәлә укытучылар арасында бөтенләй актуаль түгел икән дигән тәэсир калдырды.
Мин – язучы. Татар әдәбияты турында сүз кузгалса, иң беренче мин чәчрәп чыгачакмын. (Тел турында сүз булганда да мин чыктым.) Чөнки әдәбиятка мин битараф түгелмен. Ул минеке. Ә сез, татар теле укытучылары, сезнең кайсыгыз чәчрәп чыкты? Сезнең кемегез канәгатьсезлек белдерде? Кемегез минем иңдәшем булды?
Татар телен яклап, пикет кебек нәрсә ясадылар. Анда да шул мескен пенсионерлар, язучылар, журналистлар күзгә чалынды. Ә татар теле укытучылары юк иде. Сез үз фәнегезгә шул дәрәҗәдә битараф кешеләрмени? Әллә сезнең өчен язучылар, дояркалар, скотниклар һәм башка һөнәр ияләре йөрергә тиеш дип уйлыйсызмы?
– Бу уку елына татар теле укытучыларының фәлән проценты кыскартылырга мөмкин, сез моңа ничек карыйсыз?
– Уфада 35 мең татар баласыннан 4 меңе генә татар телен өйрәнә. Сез нәрсә уйлыйсыз?
– Казанда... меңе генә...
Бу сорауларга ник башкалар җавап бирергә тиеш дип уйлыйсыз сез?
Комментарийлар