16+

Игелекнең чиге юк

Һәркем бу дөньяда бер генә тапкыр яши. Шуңа күрә дә һәркемнең тормышның ямен татып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп гомер итәсе килүе бер дә гаҗәп түгел. Бигрәк тә сабыйларның. Ләкин табигать бөтен кешене бер төрле итеп яратмаган. Соңгы елларда авыру, сәламәтлеккә туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән нарасыйларның саны арту да күңелгә шөбһә сала. Шөкер, язмыш тарафыннан кыерсытылган андый малай-кызлар да тулы канлы тормыш белән яшәсен, балачаклары матур узсын өчен тырышып йөрүчеләр, хәтта моңа гомерләрен багышлаучылар да бар икән. «Барыбыз бергә» хәйрия фонды оештырган балачак бәйрәменнән игелекнең чиге булмавын белеп, шатланып кайттык.

Игелекнең чиге юк

Һәркем бу дөньяда бер генә тапкыр яши. Шуңа күрә дә һәркемнең тормышның ямен татып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп гомер итәсе килүе бер дә гаҗәп түгел. Бигрәк тә сабыйларның. Ләкин табигать бөтен кешене бер төрле итеп яратмаган. Соңгы елларда авыру, сәламәтлеккә туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән нарасыйларның саны арту да күңелгә шөбһә сала. Шөкер, язмыш тарафыннан кыерсытылган андый малай-кызлар да тулы канлы тормыш белән яшәсен, балачаклары матур узсын өчен тырышып йөрүчеләр, хәтта моңа гомерләрен багышлаучылар да бар икән. «Барыбыз бергә» хәйрия фонды оештырган балачак бәйрәменнән игелекнең чиге булмавын белеп, шатланып кайттык.

Бу җыр-моң, талант һәм шәфкатьлелек бәйрәме ике көнгә сузылды. Беренче көнне Отар бистәсендәге Калинин клубы сәхнәсендә төрле милләт һәм төрле яшьтәге балалар җырга осталыкларын күрсәтте. Гади генә малайлар-кызлар түгел иде алар: кайсысының сәламәтлеге какшау, кайсысы күп балалы аз керемле гаиләдә үсә, ятим калып икенче гаилә тапкан бәхетлеләр дә бар. 

Әлеге фонд үзе дә ярдәмгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр тарафыннан оештырылган һәм бу проблемаларны алар читтән торып кына белүчеләрдән түгел. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», – ди безнең акыллы халык. Шуңа да мондый балачак бәйрәмнәрен ел саен үткәрәләр. Хәер, «Барыбыз бергә» мондый игелекле гамәлләрне ел дәвамында кыла. Ә инде «Балаларга елмаю бүләк ит!» фестивале – ул эшләрнең иң җылысы, иң җетесе, иң нык истә кала торганы. 

Әле ярыш башланганчы ук, бик матур сәхнә киеме һәм кара күзлек кигән бер малайга игътибар иттем, танышып та киттек. Самарадан килгән ун яшьлек Даниэль Хачатуровның күзләре күрми икән. Ләкин Ходай еш кына бер нәрсәдән мәхрүм итсә, икенчесен мулдан бирә. Даниэль дә гаҗәп матур моңлы тавышлы малай. Аның җырларында сыкрау-сыктау да, тормышка үпкә дә юк. Ул үзе күрүдән мәхрүм булган кояш нурлары, умырзаялар турында җырлый. Хәтта әнисенә багышлап, аңа ихлас рәхмәтен әйтеп, шигырь дә язган. Аны сөйләгәндә, күпләрнең күзендә яшь иде. Фестивальдә җиңәргә һәр баланың хакы булуын белсәм дә, нишләптер, Гран-прины шушы тормышны яратучы малайга бирдерәсем килде. Һәм шулай булды да. Даниэль Казаннан әлеге фестивальнең җиңүчесе булып кайтып китте. Алга китеп булса да, шунысын да әйтәсем килә, Даниэль Казанга тагын бер тапкыр килгән. Игорь Крутой оештырган «Добрая волна» фестиваленә. Анда да җиңү яулаган. 

Мәртәбәле жюри «Голос» проектындагы шикелле үк башкаручының үзен күрми, тавышын тыңлап кына бәя бирде һәм финал өлешендә генә аны күрүгә иреште. Катнашучылар арасында тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсүче танышларым да бар иде. 

Ә икенче көнне бәйрәм Отар бистәсенең 100нче мәктәбе янында дәвам итте. Әлеге мәктәпнең директоры Рәхилә Абдуллинаның игелекле икәнен элек тә белә идем. Бу фестивальдә тагын да ныграк аңладым. Һәрбер баланы үзенеке шикелле күреп, хәленә кереп, ярдәм итәргә тырышып, чын хуҗаларча чабып йөрде ул. Игелекле кешеләр оештырган фестивальгә ярдәм кулы сузуы да ихтирамны арттыра. Ә бит кайберәүләр бу эштән качарга җай эзләгәннәр яки арендага акча сораганнар. 

«Барыбыз бергә»нең җитәкчесе, үзе дә кара күзлек кигән һәм кеше ярдәменнән башка адым да атлый алмаучы, тик күзләре күрмәсә дә, күңел күзе ябылмаган Венера ханым Иванцова кыенсынып кына сөйләде бу хакта. Аның берәүне дә гаепләргә теләмәве аңлашылып торды. 

Фестиваль бик матур, чынлап та, исеме җисеменә туры килеп, барлык балаларга елмаю бүләк итәргә тырышса да, аннан күңелемдә юшкын белән кайттым. Инде чит шәһәрләр – Ульяновск, Самарадан килгән, язмыш тарафыннан бер кыерсытылган бу балалар өчен үткәрелгән мондый чараларны Казаныбыз үзәгендәге берәр мәдәният сараенда да уздырырга буладыр. Алайса Отар – Казанның кош та очып барып җитми торган ерак бистәсе. Юллары да казылган да өелгән, телеңне тешләсәң, җырлау түгел, сөйләшә дә алмавың бик мөмкин. Аннары төрле шәһәрләрдән килгән балаларга башкалабызның шундый ямьсез урынын күрсәтергә дә оят булырга тиеш бит инде. Ярый әле шәһәр буенча сәяхәт оештырылган иде ерактан килгән кунакларга. Хәер, бу «Барыбыз бергә» фонды гаебе түгел. Кайда бушка якты йөз күрсәткәннәр – шунда барганнар инде алар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар да безнең балалар бит, киләчәгебез. Оештыручыларга рәхмәттән һәм сокланудан башка бер сүз дә юк. Бәйрәмгә килгән һәркемгә ямьле генә түгел, тәмле дә булсын өчен тырышканнар. Һәрбер бала туңдырма белән сыйланды. Бүләкләр дә истә калырлык иде: чәк-чәк, чәйнек белән чынаяк. Ә иң төп җиңүчеләргә – барлык башкаручылар да хыяллана торган шәп микрофоннар. Бүләкләр балаларның физик мөмкинлекләрен искә алып сайланган. Күрмәүче балага гади диплом гына түгел, тотып карап була торган кубок та эшләгәннәр. Ул эшләрне башкару күпме акча, вакыт, көч сарыф иткәнен үзләре генә беләдер. Оештыручыларның һәр адымында язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларга ярдәм итәргә теләү һәм башкаларны да шуңа өндәү сизелеп торды. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading