Башы.
– Әле яңа гына җыеп чыктык. Менә күрәсезме, нинди эреләр. Изгеләр чишмәсе яныннан ук җыйдык. Бик шифалы җиләкләр, – дип мактый башлады Фирдәүсә.
Хатынына Назыйф та кушылды.
– Ашап карагыз әле. Быелгы җиләкләр бик баллы. Шикәр комы да күп кирәк түгел, – дип, булдыра алганча тезде ул.
Аннан сәүдәгәр чыкмас иде бугай. Ә Фирдәүсәнең теленә кадәр ятып тора. Хатыннарның әле алдына, әле артына чыга. Алты чиләк җир җиләге алып киттеләр. Алар чиләкләрнең кайсысын алырга икән, дип аптырап карап йөргәндә, тагын бер машина туктап, каен җиләкләрен сатып алды.
– Сез җир җиләкләрен дә майонез савытларына тутырып куегыз. Андыйларны юлда ашап барырга күп алалар. Чиләкләп сатканга караганда күбрәк акча керә, – дип аңлатты шоферы.
Аңа чын күңелдән рәхмәт әйтеп калды Назыйф. Икенче вакыт ике-өч савыт тутырып алып чыкмыйча булмас.
Көн челләсе җитеп килә иде. Һава тынчу. Су эчәсе килә. Өйләреннән алып төшкән литр ярымлы пластик шешәдәге чәй эчелеп беткән. Сусаудан тел аңкауга ябыша. Кече телгә ниндидер кутыр утырган кебек. Назыйф суга кул сузымындагы Изгеләр чишмәсенә барып килергә булды.
– Догаларыңны укып, теләкләреңне әйтеп ал, – дип калды хатыны.
Ул әйләнеп килгән арада, бәлки, калган чиләкләрен дә сатып җибәрә алыр. Алабугадан башлап Усали турына кадәр юл буе җиләкчеләр белән тулган, диләр бит. Сатып алучылар туктаса – бәхет инде. Алар да сайлана хәзер. Арзангарак эләктерергә тырышалар. Ул җиләкләрне бит кайткач утырып чистартасы бар әле.
Изгеләр чишмәсенең һәр улагында суның тәме төрлечә. «Күз чишмәсе» дигәне бөтенләй читтә тора. Һәркайсының аерым авыруга шифасы бар, диләр. Юлаучылар бик күп сугыла анда. Зур савытларга тутырып та алып китәләр. Назыйф та шешәсенә суны чишмәләрнең төрлесеннән җыеп чыкты. Битләрен, кулларын юды. Ятлаган догаларын укып алды. Чишмәләр салкынында, агачлар күләгәсендә рәхәт тә бит, хатыны юл кырыенда басып торганда, монда артык юанып та булмый. Кайтыр юлга атлады.
Артында ниндидер хәрәкәт тоеп борылып караган иде, имәнеп китте. Тау өстеннән ап-ак киемле, түгәрәк сакаллы картлар буш һавага салмак кына басып төшеп киләләр. Нәрсә соң бу?! Кояш кызуыннан төшләнә башладымы әллә?! Башына кызу капкандыр дисәң, көн челләсе җитеп кенә килә әле. Каккан казыктай урыныннан кымшана да алмый. Аяклары җиргә береккән кебек. Картлар әйтерсең күзгә күренмәс баскычтан атлыйлар. Хәрәкәтләрендә – нәзакәтлелек, горурлык, аксакаллар бөеклеге. Төшеп җиттеләр дә бер-бер артлы тимер басмадан чишмәләргә уздылар. Кулларын, битләрен, сакалларын суга чылаттылар. Чып-чын тере кешеләр кебек үзләре. Янәшәдәге, түбәсенә ярым ай куйган чатырга узып, дога кылдылар, тәкбир әйттеләр. Үзара берни сөйләшмичә, салмак адымнары белән кире борылып чыктылар һәм төшкән юллары буйлап, кире тау өстенә менеп киттеләр. Алар агачлар арасына кереп күздән югалгач кына хушына килгәндәй булды. Бөтен гәүдәсе – шыбыр тир, йөрәге дөп-дөп кага. Аның тибеше колакларына кадәр ишетелә. Күргәннәрен берничек тә акыл белән кабул итә торган түгел. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл. Җитез адымнар белән тизрәк олы юлга таба атлады.
Уразбахты җиләкчеләре чыгып та җиткәннәр икән. Бүген күбрәк тә бугай. Юлның ике ягына да тезелгәннәр.
– Озак йөрдең, – дип орышып алды Фирдәүсә.
Бер чиләген генә сата алган икән.
– Әллә икебез ике якка басабызмы? Уразбахтылар шулай сата, – диде хатыны.
Ул нәрсәгә дә риза. Җиләкләрне тизрәк сатып җибәреп, яңадан җыярга барырга кирәк. Кичә бик тиз озатканнар иде дә, гел җайлы гына килеп тормый шул. Сатучылары да чутсыз бит. Күп кеше үзе җыя торгандыр.
Чишмә янында күргәннәрен сөйлимме икән дип торды да, тәвәккәлләп:
– Анда таудан ак киемле картлар төште, – диде.
Фирдәүсә иренә күзләрен тутырып карап куйды. Әмма бер сүз дә әйтергә өлгермәде, яннарына озын гына фургонлы «КамАЗ» туктады. Шоферы да машинасы кебек олы гәүдәле.
– Нәрсә сата соң монда бөтен кеше? – дип сорады ул алардан, русчалатып.
– Җир җиләге, – диде Назыйф.
– Бу җиләк шулай дип аталамыни?
Ирнең җир җиләген беренче күрүе иде, ахры. Үзе дә:
– Хабаровскидан мин. Бездә нарат җиләкләре үсә. Мондыйларын беренче күрәм әле, – дип аңлатуны кирәк санады.
Бер-икесен авызына кабып караган иде. Ошатып:
– Тәмле икән! – дип куйды.
Шуны гына көткәндәй, Фирдәүсәнең тагын теле телгә йокмый башлады. Җир җиләген мактапмы-мактый.
– Алыгыз бер чиләген. Юлда ашап барырсыз. Чиләге белән бирәм. 500гә, – дип, кулына ук тоттырды.
Ир:
– Ну чая да инде хатының, – дип кычкырып көлеп җибәрде дә кесәсеннән биш йөзлек акча чыгарып бирде. – Кайтышлый өйгә күбрәк алмыйча булмас, – дип нәтиҗә ясады.
Ә аларның ике генә чиләкләре калды. Ярты сәгатьләп тордылар бугай, яннарына бер кеше дә туктамый. Әллә җиләкләре аз булганга узып китәләр. Алардан арырак җиде-сигез чиләк белән утыручылардан алып киткәлиләр. Назыйфның эче поша башлады.
– Әллә тагын барып җыеп киликме? – диде ул.
– Әйдә, – диде Фирдәүсә. Ул да юл кырыенда утырып арыган иде инде.
Яңадан күпернең теге ягында дамба астына төшеп, тау бите буйлап Рус Кирмәне ягына таба барып карарга булдылар.
Кирмәнкә елгасының кырыендагы тигез җирләргә урманчылар наратлар утыртып бетергән. Сөзәгрәк тау битләре дә калмаган. Ә елга ярларын яшь таллар баскан. Әле ун-унбиш ел элек кенә бу тирәләргә Урта Кирмән, Арташ, Имән Елга балалары кармак күтәреп балык тотарга төшәләр иде. Хәзер елга буена якын килерлек тә түгел. Ара-тирә кондыз сукмаклары күренә. Алар ярдагы юанрак агачларны кимереп аударганнар. Урманчылар ерганаклар читләрен сукалап утырткан наратлар үсеп киткәч, табигать күзгә күренеп үзгәрә хәзер. Чишмәләр саны арта, инеш сулары күбәя. Әллә көн-төн суыртылган нефть урынына су тутырганга, җир куены аларны кабул итмичә кире чыгара микән? Әлмәт якларында чишмәләр бозылып бетте, диләр. Мамадышны да 50 елдан шул көтәме? Басуларда җир маен суыра торган таганнар саны елдан-ел арта бара. Аларның авыл халкына гына файдасы юк. Суырткан җир маен озын-озын машиналар белән көннекен көнгә алып китеп баралар. Кыш көне агрофирма гаражларын җылытырга бер-ике мичкә дә сорап ала алмыйлар.
Тау битендә җиләк күп, әмма ваграк. Үзләре белән алган ризыкларын капкалап алдылар да, башка урын эзләп йөрмичә, чиләкләрен шуннан гына тутырырга булдылар.
Бу юлы да караңгы төшкәч кенә өйләренә кайтып керделәр. Каен җиләген дә кушып, 8 мең сум акча эшләделәр бүген. Мондый акча шабашникларга гына тама торгандыр. Аларга да гел майлы калҗа эләкми шул.
Бүген тагын инженер егет сугылып чыккан.
– Печән чабарга китте,–дигән әнисе.
Ул пешергән ашны тиз-тиз генә ашадылар да урыннарына аудылар.
Назыйфның төшенә тагын Изгеләр чишмәсендәге картлар керде.
III
Өченче көн дә шулай узды. Тагын дөнья җиләк саттылар. Бу юлы агрофирма директоры Фәрит сугылган. Әнисе аңа да:
– Печән чабалар, – дигәч, бер сүз әйтмәгән.
Назыйфның: «Запчасть алып кайткач кына эшкә чыгам», – дигән сүзләрен җиткергәч:
– Берүк, эш ташлый күрмәсен инде! Аның урынына тиз генә алмаш табып булмый хәзер. Сез олы кеше, Нурҗидә апа, яхшылап әйтә күрегез, – дип, бераз тынычланып китеп барган.
Дүртенче көнне җиләкләре авыррак сатылды. Тагын иртүк төшеп ун чиләк җыеп килгәннәр иде, ике сәгать торып, берсе генә китте. Башкаларга да бик туктамыйлар. Болай булса, бүген җыйган чиләкләрен өйгә алып кайтырга туры килмәгәе.
– «Сайкичү» базарына барып карыйкмы әллә? Анда машиналар күп туктый. Сатуы җиңелрәк булыр иде, – диде Фирдәүсә.
Ул да көн челләсендә кояш кызуында таптанып торып талчыккан иде бугай.
Назыйф үзе дә анда барырга кызыга. Кайчандыр ул базарны, Шүрәле чишмәсенә су эчәргә туктаган юлаучыларга кыстыбый, сөт сатып, Түбән Яке хатыннары башлап җибәргән иде. Аларга Түбән Сон белән башка авыллар килеп кушылды. Тәмам заманчага әйләнеп бетте хәзер. Киоскларга охшатып, сату урыннары ясап куйдылар. Хатыннарны машиналар артыннан чабудан тыйдылар. Тора-бара, кафесы булган заправка станциясе ачылды. Казандагы Сөембикә манарасына охшаган мәчет салынды. Күбесенең үз сату урыннары бар бүген анда. Клубта эшләүчеләре дә, укытучылары да, сыер савучылары да чиратлашып йөриләр. Халыкны туйдыра да, тормышларын җайларга, бала-чагасын укытырга, башлы-күзле итәргә акчасын да бирә базар. Җәй җиткәч җиләк, гөмбә, мәтрүшкә сатучы хатыннар, һаман чиләкләрен күтәреп, туктаган һәр машина, автобус каршына йөгереп бара. Алардан төшүчеләрнең бер алдына, бер артына чыга, тәмле телләрен кызганмый.
Назыйф мотоциклын киосклар артындагы аулак урынга туктатты. Хатыны ике чиләкне күтәреп китте. Монда да җиләкчеләр дөнья икән. Карап торсаң, бер тамаша. Җиләкләрен тәкъдим итмичә, бер генә кешене дә калдырмыйлар. Хатыны:
– Монда 350 сумнан да биреп җибәрәләр икән. Җиләк күп бит, – дип әйләнеп килде.
Бу аның: «Нәрсә эшләргә икән?» – дип соравы иде.
– Алсалар, бир инде, – диде.
Кая барасың! Чиләк күтәреп йөрүчеләр умарта күче кебек.
Фирдәүсә китеп барды. Йөри торгач, бер автобустан төшкән хатын алырга риза булды бугай. Чиләге белән тоттырды.
– Җиләген – 350гә, чиләген 50 сумга саттым. Яңасын 35 сумга авыл кибетеннән алырбыз әле, – дип, акчасын аңа китереп бирде. – Майонез савытын бик тиз алалар икән, – дип, берне тутырып алып китте.
Дөрестән дә, кешеләр янына барып җитүгә сатып та җибәрде һәм аңа кул изәде. Назыйф тиз генә тагын берне тутырып илтеп бирде. Чоланнары почмагында берничә ел җыелып торган буш савытлар да калмаячак болай булса. Мотоциклы бишегенең артына байтак салып алып төшкән иде. Ул да ике савытны тутырып алгарак чыгып басты. Ун минут тордымы икән, ике яшь кенә кыз алып киттеләр. Акрынлап чиләкләре бушады. Бер сәгать эчендә җиләкләре сатылып бетте. Кеше күп булса да, көнчелек, бер-береңә комачаулау юк икән. Кем генә сатмый монда җиләкне. Түбәтәйле бабайлар да, мәктәптә генә укучы кызлар да, яшь киленнәр дә, әбиләр дә... Кем телгә остарак, шулар тизрәк сатып бетерә бугай. Кайберләре култык асларына зәңгәр мәтрүшкәләр дә кыстырган. Аларны учламлап бәйләгәннәр. Шәһәр халкы кочаклап сатып ала. Алар йөри торган тау битләрендә дә шактый күренәләр иде. Җыярга кирәк икән. Җиләкләр бераз гына арзангарак китсәләр дә, шулай тиз сатылып бетүенә сөенделәр. Барыбер акча бит. Өйдә генә ятып кермиләр алар!
Назыймның агрофирмада эшләгән акчаларын рәтләп алганы да юк. Йә ашлык-печән, йә бозау белән түлиләр. Әле ярый әнисенең пенсиясе белән хатынының хезмәт хакы бар. Авыл мәктәбендә химия укыта ул. Укытучыларга хәзер акчаларын тоткарламыйлар. Бераз сөт тә саткалыйлар. Ә акча кирәк. Өй түбәләренең шиферлары мүкләнеп бетте. Кеше хәзер койма-капкасын тимердән, буялган калайдан ясата, аларныкы һаман унбиш ел элек вафат булган әтисе такталардан, имән бүрәнәләрдән ясап куйган килеш тора. Аның да гомер челләсе узып бара – 35 яшен тутырды былтыр. Йортны, каралты-кураны яңарту хәзер аның җилкәсендә. Ләкин акчаны гына җиткереп бетереп булмый. Болай күмәк хуҗалыкка гына карап ятса, гомер мантып китә алмаячаклар. Яннан акча кертү юлларын да таба башларга кирәк. Алсу да уникенче яше белән китте. Аны укытасылары, башлы-күзле итәселәре бар. Бөтенесе хәзер иске булса да машина ала. Аларга да зыян итмәс иде ул. Үзеннән соң оныкларына җимерек өй калдырмаска иде бит.
Фирдәүсә пәрәмәчләр сатып алган иде. Аларны капкалап, кайнар чәй белән бастырып куйдылар.
Шунда Назыйфның күзе аларга кызыксынып карап торучы үзеннән беразга гына өлкәнрәк, тәбәнәк буйлы, юанрак бер иргә төште. Берәр таныш кешеме әллә соң? Хәтер чоңгылларында казынып караган иде, берәүне дә хәтерләтми кебек. Ә ир һаман олы гына «джиб»ы янында елмаеп аларга карап тора.
– Назыйф бит син, шулаймы? – дип сорады ир, алар янына килеп.
Ят кешенең аңа исеме белән эндәшүеннән Фирдәүсә белән икесе дә аптырап калдылар.
– Әйе... – диде ул, һаман исенә төшерергә теләп.
– Танымадың бугай. Мине, дөрестән дә, бик үзгәргән, диләр. Федя... Фәргать булам мин. Ягоршиннан...
Йа Хода. Әтисенең Уралда яшәгән абыйсы малае бит! Фәргать!!!
Кочаклашып күрештеләр.
– Екатеринбургтан Казанга барыш иде. Сине күрдем дә, таныш кебек күрендең. Мотоциклыңа карагач, шунда ук таныдым! Хашим абыйда гына иде шушындый кулдан ясалган мотоцикл бишеге... – дип аңлатты Фәргать.
Менә бу очрашу ичмасам! 20 ел күрешкәннәре юк иде инде. Алар әтисе белән соңгы тапкыр кунакка кайтканда, Назыйф мәктәптә генә укый иде әле. Хәзер икесенең дә әтиләре юк инде.
Озаклап бер-берсенең хәлен сораштылар. Фәргать сәүдәгәрлеккә керешеп киткән икән. Казанга баруы.
– Кайтышлый Имән Елгага сугылып чыгасы килгән иде. Болай булгач, иртәгә кермичә калмыйм. Нурҗидә җиңәчәйне дә сагындым. Бик күрәсе килә, – дип китеп барды ул.
Ахыры бар.
Комментарийлар