16+

Икътисад фәннәре кандидаты Эльвира Хисамова: «Әгәр сезнең акчагыз юк икән, бизнес ачарга кирәк»

Бүген бизнесның иң файдалы юнәлешен табу башлап җибәрүчеләрне генә түгел, бу өлкәдә тәҗрибә тупларга өлгергәннәрне дә борчый.

Икътисад фәннәре кандидаты Эльвира Хисамова: «Әгәр сезнең акчагыз юк икән, бизнес ачарга кирәк»

Бүген бизнесның иң файдалы юнәлешен табу башлап җибәрүчеләрне генә түгел, бу өлкәдә тәҗрибә тупларга өлгергәннәрне дә борчый.

Һәрчак игътибарны җәлеп итә һәм файда китерә торган өлкәне табасы килә. Күпләр фикеренчә, хәлеңнән килә һәм көчең җитә торган эш белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки бүген алма сату өлкәсендә бик баеп киткәннәрне яки уртакул алтын сатучыларны очратырга мөмкин.

Икътисад фәннәре кандидаты, КФУның икътисад кафедрасы доценты Эльвира Хисамованың кайбер киңәшләре үз эшен ачарга теләүчеләр өчен файдалы булыр.

– Бизнесны ничек оештырырга? Иң әүвәл нәрсәдән башларга?
– Джон Д.Рокфеллер әйткәнчә: «Әгәр сезнең акчагыз юк икән, бизнес ачарга кирәк. Акчагыз бөтенләй булмаса, аны кичекмәстән, хәзер үк ачарга кирәк». Барысы да идеядән башлана. Сезнең бизнес-идеягез файдалы гына түгел, кызыклы да булырга тиеш. Әгәр ул сезнең хобби һәм файда китерә торган икән – бигрәк тә яхшы. Эшли торган бизнесны алып, аны үзгәртергә мөмкин һәм бу яңа бизнес булачак. Үзлегеңнән булдыруга караганда, формалашкан базарга керү күпкә җиңелрәк. Башта ук зур чыгымнар сорый торган зур эшкә алыну мөһим түгел, аз кертем белән кечкенә бизнестан башлап була.

Эшлисе юнәлешне сайлаганнан соң, базарның торышын анализлау, көндәшлекне өйрәнү, бәяләрне, сыйфатны, төрлелекне чагыштыру мөһим. Нинди өстенлегегез буласын уйларга кирәк. Аннан соң бизнес-план төзелә, ул үз эшегезгә акча сарыф итү-итмәүнең файдалы булу-булмавын күрсәтә. Бизнес-планда эшчәнлекнең төгәл юнәлеше, базардагы сезнең булачак урын чагылыш таба, барлык чыгымнар, эшне үстерү юллары күрсәтелә, бәяләр, керемнәр исәпләнелә. Теләсә кайсы бизнес чыгымнар сорый. Бизнес-планда аларның күләме исәпләнелә һәм үзегезнеке яки бурычка алыначагы өлешләп бүленә.

Теләсә кайсы бизнес рәсми рәвештә теркәлергә тиеш. Моның өчен эшмәкәрлекнең төрле оештыру-хокук формаларын файдаланып була, барысы да сез сайлаган юнәлештән гыйбарәт. Теркәлгәннән соң, салым түләүнең системасын сайлап алырга кирәк, алар ярдәмендә салымның күләме билгеләнә.

Идеяне тестлаштыру – старт алганнан соң эш файда китермәгән очракта кирәк. Бу очракта план, идея, хәрәкәт яңабаштан карала. Дөрес нәтиҗәләр ясап, төгәл үзгәрешләр керткән очракта, керемнең күләме артуы күзәтеләчәк, шуннан соң бизнесны яхшырту һәм аны тагын да үстерү өстендә эшләргә була.

– Бүген бизнесны оештыру өчен икътисади, социаль һәм хокукый шартлар бар. Ә уңышлы калып буламы?
– Бик яхшы оештырылган бизнес та яшәү барышында үсеш чорына яки ихтыяҗга бәйле рәвештә үзгәрә. Теләсә кайсы компания, хәтта бик уңышлылары да үзенә читтән карау, вазгыятькә бәя бирү, үз тәҗрибәсенең серенә төшенү өчен бик мөһим сорауларга җавап бирергә тиеш: без нәрсәгә ирештек; нинди каршылыклар һәм авырлыклар килеп туды; ни өчен аларны тулысынча җиңеп чыгып булмый; әлеге мәшәкатьләрдән тиз һәм җиңел генә арыну өчен нәрсәне үзгәртергә кирәк?

– Уңышлы бизнесның формуласы бармы?
– Уңышка ирешкәннәр моның серен беркайчан да ачмаячак. Бары тик дөрес оештыру буенча киңәшләр генә бирә алалар.

– Ә сез нинди киңәшләр бирер идегез?
– Цикллар системасы – һәрбер уңышлы эшнең нигезе. Бизнес өлкәсендә максатка ирешү өчен гамәлләр җыелмасы: планлаштыру, башкару, тикшерү (контроль) һәм үзгәртү. Планлаштыруда максатка ирешү өчен кирәкле булган мәсьәләләр билгеләнә, эш барышы планлаштырыла, ресурслар билгеләнә. Аннан соң планлаштырылган эшләр башкарыла. Тикшерү ул – мәгълүмат туплау, нәтиҗәләргә анализ ясау. Үзгәртү исә үз эченә планлаштырылган нәтиҗәләрдән читләшүләрне бетерүне, күрсәткечләрнең үзгәрүен һәм чыгымнарны яңабаштан карауны ала.

– Үз эшләрен ачарга теләүчеләргә нинди теләкләрегез бар?
– Уңышлы эшләүче компаниялар мисалында билгеле бер хәрәкәтне тырышып һәм даими башкару тәҗрибә туплауга китергәнен, шуннан соң аны яхшырту мөһим икәнлеген күреп була. Әүвәл планлаштырабыз, аннары аны чынга ашырабыз, эшебезне анализлыйбыз һәм аларны яхшырту юлларын эзлибез. Бу цикл һәрдаим шулай кабатланып тора.
Тормышта, бизнестагы кебек үк, әлеге кагыйдәне төгәл үтәгәндә, билгеле бер уңышларга ирешеп була. Күренекле икътисадчы Питер Друкер әйткәнчә: «Һәрбер уңышлы эшнең башында тәвәккәл карар торган». Шуңа күрә, тәвәккәлләгез һәм үз бизнесыгызны ясагыз!

Дөньякүләм бизнес рейтингы

Абруйлы журнал Forbes соңгы 12 елда дөньяның иң эре икътисадларын өйрәнгән һәм аларның бизнес өчен отышлылык рейтингын төзегән. Россия бу рейтингта 58нче урында бара, беренчелек – Бөекбританиядә.
Бу өлкәдә Европа дәүләтләре беренче 20 баскычның 12сен били. Россия, 58нче урынны алып, күрсәткеч баганасының уртасында урын алган (барлыгы 153 ил). Рейтинг хосусый милеккә хокук, инновацион алымнар кертү, салым салу, технологияләр, коррупция дәрәҗәсе, ирек (шәхси, сәүдә һәм матди), бюрократчылык һәм инвесторларның якланган булуы буенча төзелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading