16+

Җил «туе» тәмам: түбәләр йолкынды, машиналар изелде, агачлар умырылды (ФОТО, ВИДЕО)

Кыш якынлаша, җәмәгать! Бик матур, җылы көз килде быел дип сөенеп йөри идек, бу арада сары яфракларны күбәләктәй кар бөртекләре алыштырачак, дип кисәтә синоптиклар.

Җил «туе» тәмам: түбәләр  йолкынды, машиналар изелде, агачлар умырылды (ФОТО, ВИДЕО)

Кыш якынлаша, җәмәгать! Бик матур, җылы көз килде быел дип сөенеп йөри идек, бу арада сары яфракларны күбәләктәй кар бөртекләре алыштырачак, дип кисәтә синоптиклар.

Хәер, салкынны без дүшәмбе үк сиздек инде. Урамга чыксаң, күз ачарлык түгел! Җил яфракларны, тузанны күтәреп алып, күктә өермәдә әйләндерә-әйләндерә дә, биткә китереп сылый. Әйтерсең яңаклап җибәрәләр үзеңне!
Мондый җил җәй айларында да булмады диярлек. Ә монда!..

Казанда гына да ничә өй түбәсез калды атна башында. Мисал өчен, Деметьев урамы 2Б йортның түбәсеннән очкан калай 8 машинага зыян китергән. Вишневский, Декабристлар урамнарында агачлар ауган. Казан буенча андый агачлар саны 15кә җиткән. Безнең редакция янында да шлагбаумны төбе белән каерып аткан иде.


 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, җил башкалада гына түгел, республика районнарында да “хуҗа булырга” өлгергән. Мисал өчен, Әгерҗедә Пенсия фонды бинасы түбәсез калган. Шулай ук Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында җил түбәсен алып атып, мәктәпне утсыз калдырган. Яшел Үзәндә дә реклама баганалары аугалаган. Мамадыш районы Усали авылында мәктәпнең спорт залы урнашкан өлешен түбәсез калдырган. Бәхеткә, бер очракта да сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Моннан тыш, шактый гына йортларда электр уты сүнгән. Якынча 20 мең кешене утсыз калдырган җил. Электрсыз калган биналар арасында мәктәпләр һәм хастаханәләр булуы да хәбәр ителә.

Хәзер бит бар хәбәр дә яшен тизлеге белән месенжерларда һәм интернетта тарала. Дүшәмбе дә халык бер-берсенә ауган реклама баганалары, әйләнеп капланган автобус тукталышлары сурәтләрен җибәрәп торды. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгына дүшәмбе берничә сәгать эчендә 200дән артык хәбәр килеп ирешкән.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бу җилле көннәрдән соң Татарстанга салкыннар килүе көтелә.
Сишәмбе һава температурасы төнлә -1...-6 градуска кадәр түбәнәйсә, көндез 0...+5 булачак дип фаразлана. Шулай ук җепшек кар явуы да ихтимал.

Чәршәмбедә төнге температура -6 градуска кадәр төшәчәк. Кар, көчле җил һәм урыны белән буран булуы ихтимал. Көндез һава +3 градуска кадәр җылыначак.

 Фаразлар буенча, ноябрьнең беренче көннәрендә республикада салкын булачак. Кар явуы ихтимал. Һава температурасы исә төнлә -4...-9 градус, көндез +1...-4 градус булачак дип фаразлана.


 Һава шартларының кискен үзгәрүе, гадәттә, юлларда һәлакәтләргә китерә. Шуңа да Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак йөрергә өнди. Шулай ук җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга киңәш итә.


Фото, видео: социаль челтәрләр,  www.tatar-inform.ru

 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading