16+

Илдар чишмәсе

Күгеш авылында Чишмә бәйрәме инде дүртенче ел уздырыла. Ул барлык авылдашларны бергә җыя, күптән күрешмәгән дусларны очраштыра торган чара. Кызганыч, чишмәне ачкан Илдар абый Шәйхетдинов үзе бу бәйрәмне бер тапкыр да күрә алмаган, озак еллар хыялланса да, нәкъ менә Чишмә бәйрәме буласы елны арабыздан мәңгелеккә китеп барган. Урыны җәннәттә булсын.

Илдар чишмәсе

Күгеш авылында Чишмә бәйрәме инде дүртенче ел уздырыла. Ул барлык авылдашларны бергә җыя, күптән күрешмәгән дусларны очраштыра торган чара. Кызганыч, чишмәне ачкан Илдар абый Шәйхетдинов үзе бу бәйрәмне бер тапкыр да күрә алмаган, озак еллар хыялланса да, нәкъ менә Чишмә бәйрәме буласы елны арабыздан мәңгелеккә китеп барган. Урыны җәннәттә булсын.

– Күгештә чишмәләр әллә ни күп түгел. Безнең як урамнарда бөтенләй юк иде. 1980 еллар. Ул чакта кер юу машиналары юк. Эштән кайттым да кер чайкарга авылның икенче башындагы инешкә киттек. Язгы пычрак көн. Кар батып китә. Азапланып бата-чума барып кайттык. Шул чакта Илдар: «Кара әле, үзебезнең якта да чишмә ачарга кирәк икән», – дип әйтеп куйды. Көннәр җылынгач, Илдарга бу хакта исенә төшердем.

«Нәзергә әйләнмәсен, чишмә ясыйбыз дигән идең бит», – дидем. Ул барысын да үлчәп, су каян килә икәнен исәпләп, коеларын ясап, кирәкле ноктасын табып, чишмә булдырды, – дип сөйли ире турында Флера апа.

Чишмәгә авылда да нык сөенәләр, Илдар чишмәсе халык теленнән төшми, әнә шулай үзеннән-үзе чишмәнең исеме дә барлыкка килә.

Күрше авылларда Чишмә бәйрәмнәре уздырыла башлагач, Илдар абый да моңа кызыга. «Татар Исламы авылы кечкенә генә, ә шундый матур бәйрәм уздыралар, безгә дә Чишмә бәйрәме оештырырга кирәк», – ди Илдар абый. Тик чишмә тирәсе бик пычрак, чокыр-чакырлы була, чүплек оясын хәтерләтә. Тимер-томырын да, тиресен дә халык шунда түгәргә ияләнгән. Кыскасы, Илдар абый, авылдашларын җыеп, чишмә тирәсен рәткә китерә. Чокырлы урыннарны тракторлар белән тигезлиләр. Чишмә тирәсенә чәчәкләр утырталар. Хәзер биредә рәхәт, матур, фонтаннарга кадәр бар.

Кызганыч, Чишмә бәйрәмен үзенә күрергә насыйп булмый Илдар абыйга. Озак еллар авырганнан соң, ул гүр иясе була. Үз эшен ике улына, хатынына, авылдашларына васыять итеп калдыра. Улы Флюр бүген гаиләсе белән төп нигездә төпләнеп калган, әнисе белән яшиләр. Илнарлары да гаиләсе белән авылга кайтып йөри, чишмәне гел карап торалар. Флера апаның юанычы – өч оныгы да бабасының дәвамчылары.

Бәйрәмгә Илдар абыйның әнисе – 90 яшенә якынлашкан Рәхимә апа да килгән иде.

– Таякка таянып булса да килдем әле, улым ачкан чишмә бит, – дип горурлык белән сөйли ул.

Рәхимә апага тормышның ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә татырга туры килгән. Сугыштан соңгы еллар, ике баласын югалту хәсрәте. Бер улы хәрби хезмәттән инвалид булып кайта, 38 ел урын өстендә ята, икенчесе – Илдары да вакытсыз вафат булган. Хәзер Рәхимә апа ике кызы, килене тәрбиясендә.

– Илдар тормышны ярата иде, гел ачык күңелле, опитимист булды, – дип искә ала аны авылдашлары.

Яшел Үзән, Күгеш.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading