16+

Илдар Гыйльметдинов хисап тотты

Россиядә милли сәясәткә багышланган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов шушы юнәлештәге эшчәнлек нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. 

Илдар Гыйльметдинов хисап тотты

Россиядә милли сәясәткә багышланган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов шушы юнәлештәге эшчәнлек нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. 

Соңгы елларда күп кенә стратегик документлар кабул ителгән. Шулар нигезендә, Милләтләр эше буенча федераль агентлык төзелгән. Милләтара мөнәсәбәтләрне карый торган совет бар. 2022 елда ил күләмендә Россия халыкларының кәсепчелеген һәм матди-мәдәни мирасын саклап калу карары игълан ителәчәк. 

Тагын төп яңалыкларның берсен – Россия халыклар ассамблеясенә дәүләт җәмәгать оешмасы статусы биреләчәген хәбәр итте автономия рәисе. «Мондый статус бөтен ил күләмендә ярдәмне күбрәк итеп алырга мөмкинлек бирәчәк. Аның филиаллары һәр төбәктә булачак. Димәк, милли оешмалар ачылачак һәм яңа мөмкинлекләр тудырылачак» – диде Илдар Гыйльметдинов. 

Шулай ук җирле хакимият хисабына Санкт-Петербург һәм Чиләбе шәһәрләрендә татар мәдәнияте үзәкләрен ачу да көтелә. Күп кенә төбәкләрдә мондый үзәкләр актив эшчәнлек алып бара, милли-мәдәни автономияләр берлектә телне, гореф-гадәтләрне саклау буенча зур эш башкара. «Без бай илдә яшибез. Безнең кебек күпмилләтле илләр бик аз. Илебез өчен дә милләтара мәсьәләләр бик әһәмиятле. Һәр милләт үз байлыгын киләчәк буынга тапшырырга тиеш», – диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading