16+

Илдус Ханов: «Бәхет сере – бер-береңне саклап яшәүдә»

Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Илдус Ханов боларны әллә ничә тапкыр арттырып үтәгән. Татарстанның атказанган мелиораторының республикабыз җирләрендә утыртылган агачларының исәбенә чыга торган түгел, йортны да берне генә түгел, берничәне җиткерергә туры килгән. Ә малай үстерүгә килгәндә, бер улы һәм җиде ир бала оныгы булган Илдус әфәнде: «Бездә футбол командасының яртысыннан артыгы бар инде», – дип шаярта.

Илдус Ханов: «Бәхет сере – бер-береңне саклап яшәүдә»

Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Илдус Ханов боларны әллә ничә тапкыр арттырып үтәгән. Татарстанның атказанган мелиораторының республикабыз җирләрендә утыртылган агачларының исәбенә чыга торган түгел, йортны да берне генә түгел, берничәне җиткерергә туры килгән. Ә малай үстерүгә килгәндә, бер улы һәм җиде ир бала оныгы булган Илдус әфәнде: «Бездә футбол командасының яртысыннан артыгы бар инде», – дип шаярта.

Башкортстанның Мәчетле районында Ака елгасы буенда каен урманына терәлеп торган, бер башыннан икенче башына кадәр сигез километрга (!) сузылган урамнары булган гаҗәеп зур һәм матур Олы Ака авылы бар. Шул авылда 1953 елның 25 гыйнварында Хановлар гаиләсендә бишенче сабый булып көтелгән малай – Илдус дөньяга килә. Әмма аңа бала чагында ук тормыш зур сынау әзерләп куйган була. Илдус беренче сыйныфка кереп, өч көн укуга, әтисе вакытсыз бакыйлыкка күчә. Гаиләдә иң өлкәне булганлыктан, ул яшьли тол калган әнисенә терәк, бер ир һәм дүрт кыз туганына үрнәк булып үсә. Мәктәптә тырышып укыган малай тугызынчы сыйныфта Казанда яшәгән туганнарына кунакка барган җирендә Татарстан башкаласына гашыйк булып, шул вакытта үз алдына: «Мин мәктәпне тәмамлагач, монда укырга киләчәкмен!» – дигән максат куя. Әнисе дә улының хыялына каршы килми, фатихасын биреп: «Укы, улым, укы, укыганнар зур кеше була», – ди.

Хыялын тормышка ашыру максатыннан, Илдус 1970 елны Казанга килә. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырган егет химия-технология институтының механика факультетына укырга керә. Биш баланы ялгызы үстерүче әнисеннән ярдәм көтеп ятмый егет, беренче курсны тәмамлауга, студентлар отряды белән Пермьгә барып, урманын да кисә, тимер юлын да сала. Икенче елны исә, Татарстанның эчке эшләр министрлыгының балалар бакчасына сакчы булып эшкә урнашып, укуын дәвам итә. Көннәрдән бер көнне әлеге бакчага яшь, чибәр Вәсилә исемле шәфкать туташы эшкә килә. Читтән генә күзәтеп йөргән егет, кыюлыгын җыеп, кызны кинога чакыра.

– Тик кинога барып кына җитеп булмады, – дип елмая Илдус абый белән Вәсилә апа, яшьлекләрен, киноның исеменә кадәр искә алып.
Садикта дизентерия булып, Вәсиләне дә, балалар бакчасындагы сабыйлар белән бергә, хастаханәгә озатканнар икән. Ләкин беренче очрашу насыйп булмаса да, бер-берсен бер күрүдә үк ошаткан егет белән кыз танышуларына бер ел дигәндә кавышып та куялар. 1975 елда беренче сабыйлары Илсур дөньяга аваз сала, Вәсилә бала тудыру йортыннан чыгуга, аларга өч бүлмәле фатирдан бер бүлмә бирәләр.
Гаилә коргач та укуын ташламый Илдус әфәнде. Дипломлы белгеч 1976 елда дары заводының фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнаша. Гаиләләренә ямь биреп, кызлары Гөлнара, соңрак Гөлшатлары туа. Гаилә ишәйгәч, Илдус Локман улы, фатир ягын да яхшырту максатыннан, Татарстанның «Татмелиоводхоз» дирекциясенә эшкә урнаша.

Гомеренең 37 елдан артыгын мелиорациягә багышлаган Илдус әфәндегә техник бүлек һәм сәнәгать-техник бүлек җитәкчесе, өлкән инженер булып эшләргә туры килә. «Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүдәге өлеше өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы» медале, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Илдус Ханов бүгенге көндә – «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖнең төзелеш буенча генераль директор урынбасары. Эшен яратып, зур җаваплылык белән башкаручы белгечтән Татарстанның 43 районындагы парклары, буалары, Лаешның «Нармонка», Тукай районының «Ворошилов» совхозлары турында төнлә уятып сорасаң да, барысы турында да биш бармагы кебек сөйләп бирәчәк.

Тормыш юлларын сикәлтәсез генә узу мөмкин түгел. Илдус әфәндегә көтмәгәндә яман шеш диагнозы куйгач, аяз көнне яшен суккандай була.
– Улыбыз үсмер, әле кечкенә кызыбыз мәктәпкә дә кермәгән иде ул вакытта. 90нчы еллар – яшьләрнең замана шаукымына бирелеп, начар юлга кереп китүләре турында ишетеп торган көннәр... Үзем эш белән өй һәм хастаханә арасында чабам. Илдус өчен дә, балалар өчен дә борчылып, җаным сызлана иде, – дип яшьләрен сөртә Вәсилә ханым, авыр хатирәләрен яңартып.

Операциядән соң, иртәнге биштә торып, эшкә киткәнче, ирне сабый тәрбияләгән төсле карау, күпме табиб ишеген шакулар – берсе дә юкка булмый. Алар яман чирне бергәләп җиңәләр.
– Минем авыруым буенча профессор диссертациясе якларлык гыйлеме бар инде хәзер Вәсиләмнең, – дип елмая Илдус абый.

Операциядән соң өч ай үтүгә, өйдә тик ята алмыйм дип, эшенә чыга. Авыруны эш белән генә җиңдем, ди ул. Аның сүзен Вәсилә апа да куәтли:
– Гомер буе тик тора белмәдек. Эшне беркайчан да бүлеп эшләмәдек, мин – ир-ат эше, Илдус хатын-кыз эше дип тормады, кирәк икән –бәлеш тә пешереп ашатырга мөмкин ул. Үз гомеребездә беркая да барып ял иткәнебез булмады, безнең өчен эш үзе ял, үзе бер рәхәтлек. Балалар эшләп үссеннәр дип бакча да алдык, ун ел дәвамында үз көчебез белән өен дә салдык.

Һәр шимбә Хановларда бәйрәм: бу көнне кызлар, кияүләр һәм оныклар төп йортка җыела.

Яшьлектә биергә яраткан Вәсилә апа оныклары рәхәтләнеп бии алырлык йорт салу турында хыяллана. Ә андый изге хыяллар тормышка ашучан була. Йортны да тергезәләр, сигез онык арасындагы бердәнбер кыз булган Диләрәләре, дәү әнисенең хыялын тормышка ашырып, бию буенча уңышлары белән сөендерә.

Хановлар Казандагы йортларында уллары Илсурның гаиләсе – киленнәре Ләйсән, дүрт оныклары белән гөрләтеп яшәп яталар. Ә бит хәзер күпчелек яшьләр дә, өлкәннәр дә үзләренчә, аерым яшәүне хуп күрә. Минем гаҗәпләнүемә Илдус әфәнде җавабын да бирә:
– Сайлаулар алдыннан, өйдән-өйгә кереп, халыкны чакырып йөрергә туры килә иде. Шул вакытта күзәтәм: кайбер йортларда әби-бабай үзләре генә яши, йортлары пычрак, ашарларына ризыклары юк. Ә балалары белән яшәүче әби-бабайлар чистада, матур-пөхтә киенеп, ап-ак урын-җирләрдә, кадер-хөрмәттә яшиләр. Шулай бик тетрәнеп өйгә кайткач: «Вәсилә, балаларны чыгарып җибәрмибез», – дидем.

Хановларның "футбол командасы" егетләре һәм биюче кызлары Диләрә дәү әти белән дәү әниләренең горурлыгы булып үсәләр.

Хановларда һәр шимбә бәйрәм, бу көнне аларга кызлары, кияүләре, оныклары кунакка киләләр. Балалары һәм оныклары аралашып, туган җанлы булып үсәләр. Кешеләрдә гел яхшылык кына күрергә күнеккән Илдус абый балалалары, нәселенең киләчәге хакында кайгыртып яши. Әле узган җәйдә ул Башкортстанда туган нигезендә Шәҗәрә бәйрәме уздырган. Анда, Хановлар нәселенең 90лап дәвамчысы җыелып, зур бәйрәм ясап килгәннәр.

Бүген дә яңа кавышкан парлар шикелле бер-берсенә яратып, хөрмәт белән караучы Вәсилә ханым белән Илдус әфәндегә сокланмый мөмкин түгел. Картаерга да, күңелсез уйларга бирелеп утырырга да вакытлары юк аларның. Буш вакытларында икесе дә спортзалга йөриләр, балаларына оныкларын тәрбияләшергә булышалар. Тик торырга күнекмәгәнлектән, Вәсилә апа көн саен үзе ипиен дә сала, төрле курсларга йөри, эзләнә, нәрсә дә булса өйрәнә, ә эштән кайтканнан соң, Илдус абый йорт тирәсен ныгыту, төзү белән мәшгуль.

Саубуллашканда, һәркем өчен үрнәк булырдай пардан бәхет сере хакында сорашам. Илдус әфәнде, елмаеп: «Аның сере бик гади – бер-береңне саклап яшәүдә» – ди.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ кунелгэ ятышлы ,кызыклы хэм оста итеп язгансын Голнара бу гаилэ турында, молодец хэм рэхмэт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илдус Локманович белән бергә эшләргә туры килде. Үз эшен яхшы белүче, ярдәмчел, әйбәт җитәкче иде ул. Мин аңа нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер итүен телим

      Мөһим

      loading
      2
      X