Табада коймак чыжлаган тавышка уянып китәм. Өйгә тәмле ис таралган. Аш бүлмәсеннән әти белән әнинең көлешә-көлешә сөйләшкәне ишетелә. Иренеп кенә сузылам. Күрше караватта абый йоклап ята әле. Бүген ял. Балалар бакчасына барасы юк. Әти, әни, абый, мин – барыбыз да өйдә. Урамда кыш уртасының салкын буранына карамастан, өебезгә кояш кергән сыман якты, нурлы. Юрганымны атып, яланаяк кына аш бүлмәсенә чабам.
– Мин тордым! Әти, әни, мин беренче булып уяндым! Илдар әле йоклап ята! Мин! Мин – беренче!
Башта әтине, аннан әнине кочаклыйм. Алар да башта миңа, аннан бер-берсенә карашып көлешәләр. Мин беренче булып уянганга шатланган булалар.
Үзләре инде күптән торган. Тәлинкә тулы коймак. Әти, капкачын томалап, суганлап-кишерләп, йомырка кыздыра.
Күңелдәге бу хатирәнең яктылыгын, җылылыгын сүз белән генә тасвирлап булмый.
Аш бүлмәсендә шакмак өстәл тора иде. Өстәл артында һәрберебезнең үз урыны – тәртибе шулай. Өйдә булган чакта гел бергә утырып ашыйбыз. Кичке ашка да әти эштән кайтмыйча утырмыйбыз. Әти безнең белән торганда, һәр якшәмбе минем өчен бәйрәм сыман булды. Гомумән, тормыш бәйрәм кебек иде. Эшме, ялмы – без барысын да бергә эшләдек. Хәтта төшке ашны да әти белән әни бергә пешерделәр. Урамда, йорт тирәсендә эшләгәндә дә әни гел әти янында булды. Аттракционнарга, авылга кунакка да гел дүртәүләп йөрдек. Ә әти бездән чыгып киткәч, шакмак өстәл артында аның урыны буш калды... Буш урындык йөрәкне тырнап торды. Күңелдә бушлык иде. Ашарга утырган саен, үкереп елыйсы килде. Берникадәр вакыттан мин аның урынына утыра башладым. Аннан без ул өстәлне алмаштырдык. Иске өстәл белән өйдән барыбыз да бергә ашау дигән гадәт тә китте...
...Әти эштән кайтты. Без һәрвакыттагыча әни, абый, мин каршы алабыз. Әти күзләрен сер саклагандай кыскан, иреннәрендә киң елмаю. Әни әтине кочакларга үрелгәндә, «Мияу» дигән тавыш ишетелде. Без тындык. Әти эчке кесәсеннән зур яшел күзле, йомшак йонлы песи баласы чыгарды. Абый белән без шок хәлендә, әле шатланырга да белмибез – барыбыз да әнинең реакциясен көтә. Ул кырыс тавыш белән: «Тәк, песине калдырырга мин бер шарт белән генә риза!» – ди. Теш кысып түзәбез, дәшмибез. Уйдан гына шартны барлыйм: песи артыннан җыештырудыр, ашатудыр, гел «бишле»гә генә укудыр... «Песигә Дуняша дип исем кушабыз!» – ди әни. Ух... Күңелдә җиңеллек. Безнең гаилә үсте. Без хәзер бишәү!
...Әти такта белән тимердән безгә авыр гына бер чана ясап бирде. Урамыбызда иң шәп, авырлыгына карамастан, җиңел шуа торган чана шул булды. Таудан шуарга кичен минем белән үзе дә чыга иде. Таудан түбән шуабыз, мин әтинең алдында, аның кочагында. Шаркылдап көлүем күрше авылга кадәр ишетелә торган булгандыр. Өскә менгәндә дә җәяү менмим, әти чанага утыртып тартып менә. Иркәләде! Ул гына, минем әти генә балаларга кушылып, чын рәхәт табып, чанада шуарга чыга иде. Күршедәге кыз-малайлар миннән көнләшә иде. Эштән бер көнне дә күчтәнәчсез кайтмады. Ул бездәге уенчыкларның күплеге! Ә шоколад-кәнфит алса, күрше-тирәдәге бөтен дусларыма ала иде, мин сыйлый идем.
...Арттырганмын, күчтәнәчсез кайткан берничә генә көне булган икән. Хезмәт хакын бирмәгән вакытларда. Алай да ничектер җайлый иде, акчасыз да, тәмле ризыксыз да тормадык әти булганда. Берсендә, халык шул акчасызга эшләп йөргән чорда, эштән кайтып керде әти. Без, гадәттәгечә, өчәү каршы алырга тезелдек. Кинәт ул кесәсеннән кәгазь акчалар алып, түшәмгә ташлады. Алар идәнгә коелдылар. «Кем күпме җыя, шул акча аныкы була», – ди әти. Йөгерә-йөгерә акча җыйдык...
...Әти миңа балачактан бик якын булды. Без гаилә белән кәрт уйнарга яраттык. Кичләрен уйный идек. Әни белән Илдар абый, мин әти белән парлашам. Ул әти белән күз карашы аша аңлашуларыбыз, серле итеп елмаюларыбыз...
Аннан әти бездән китте. Китәргә җыенгач, бик елады. Барыбыз да еладык. Инде чыгып китәм дигәндә, ишек төбеннән борылды да: «Әйдә, соңгы тапкыр кәрт уйныйк әле», – ди. Уйнадык. Әти ул көнне китмәде. Икенче көнне дә, елый-елый, китәм дип җыенды да – китмәде. Бер атна чамасы әни кич белән безне ашарга утырырга үгетләде, әтиегез кайтмый бүген диде. Без утырмадык, көттек – әти кайтты. Ә аннан китте. Көндез иде. Ул елый-елый өйдән чыгып китте, без өчәү елый-елый озаттык.
Әтием чыгып киткән ел безнең өчен иң бәхетсез чак булды. Яшиселәр килмәде. Минекеннән дә зуррак кайгы була дип күз алдыма да китерә алмадым. Хәзер генә, үскәч, иң авыры әнигә туры килгәнен аңлыйм. Яраланган йөрәк белән ике баланы юат әле син! Көндез тешен кысып түзсә дә, төннәрен мыштым гына елады әни – без ишетә идек. Бер ай эчендә аның күз карашлары үзгәрде. Гел елмаеп-көлеп яши торган әниемнең йөзе катты.
Шулай да, ничек кенә авырга туры килсә дә, әни әти турында бер авыр сүз дә әйтмәде. Бездә дә әтигә карата ачу тәрбияләмәде, аралашуыбызга каршы килмәде. Шуңадыр, безнең дә үпкә озакка сузылмады...
Зәринә ШИҺАПОВА
Комментарийлар
4
0
Шулкадәр матур язылган!
0
0
2
0
Без дэ елый елый укыдык
0
0
2
0
Если так тепло и весело было дома почему он ушёл?
0
0
8
8
Менэ син тэтэй Илсоя!
0
0
5
5
Этиегез синен язуын буенча эниегез белэн яратышып яшэгэннэр. Ник китте сон ул?
0
0