16+

Ильмира Нәгыймова: «Ялгыш бер кызны имгәттем»

Баксаң, Ильмира кечкенә чагыннан ук сәхнә кешесе булам дип хыялланмаган...

Ильмира Нәгыймова: «Ялгыш бер кызны имгәттем»

Баксаң, Ильмира кечкенә чагыннан ук сәхнә кешесе булам дип хыялланмаган...

- Мәктәптә укыганда мин спорт белән кызыксындым. Чаңгыда йөрдем, йөгердем, хәтта каратэ белән дә шөгыльләндем. Әтигә: “Кызлар армиясендә хезмәт итәчәкмен, милиционер булам”, - дип, хыялланып сөйләгәннәр әле дә хәтердә.
Бервакыт каратэ буенча ярышка бардым. Каратэның шундый кагыйдәсе бар – бер-береңә кагылырга ярамый, 5 сантиметр ара калырга тиеш. Әмма мин, бу кагыйдәне бозып, ялгыш бер кызны имгәттем. Аның борыныннан кан акканын күреп, үзем һушымны югалта яздым. Шуннан соң, каратэ минем өчен түгел икәнен аңладым.
Сүз дә юк, җыр да миңа һәрчак якын булды. Спорттан баш тарткач, үземне тулысынча сәнгатькә багышладым. Бик соң, җиденче сыйныфта укыганда гына музыка мәктәбенә кердем. Аннан соң Казан музыка көллиятенә юл тоттым.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading