16+

ИлСАФ: ”Вәгазьләр тыңлап, иманымны ныгытам”

Россиядә 2021 елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр халык санын алу үткәрелә. Татарстанның халык артисты ИлСАФ (Илсур Сафин) белән шушы темага әңгәмә куертып алдык.

ИлСАФ: ”Вәгазьләр тыңлап, иманымны ныгытам”

Россиядә 2021 елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр халык санын алу үткәрелә. Татарстанның халык артисты ИлСАФ (Илсур Сафин) белән шушы темага әңгәмә куертып алдык.

—Әбием Шәфыйка бик гыйлемле һәм дини кеше иде, башкача була да алмый, ул мулла Шиһабетдин кызы бит. Без гаиләдә 5 малай белән 2 кыз үстек. Әби өйрәткән догалар хәтергә нык сеңеп калган. Ислам дине таләпләрен ихластан үтим. Ислам дине бары тик яхшылыкка гына әйди, ләбаса. Милләт өчен иң авыр чорларда да ислам дине татарны татар сыйфатында саклап калган, иманыннан ваз кичмәскә көч биргән. Мәчетләргә йөрергә, чакырган очракларда, корбан ашларын калдырмаска тырышырга кирәк. Вәгазьләр тыңлап, иманыңны ныгытасың, - дип, бисмилла әйтеп, фикерләре белән уртаклашты ИлСАФ.

—Җанисәп үткәрелгәндә кем булып язылачаксыз?
—Чүпрәле районының Яңа Кәкреле авылында туып-үстем, мишәр диалекты сизелә сөйләм телемдә. Әмма без-татарлар, мишәр сөйләме ул татар милләтенең бер диалекты гына. Кая гына барсам да, татар булуымнан уңайсызланмадым. Татарстан белән Казан турында горурланып чыгыш ясыйм. Җанисәп алынганда, әлбәттә инде, татар булып язылачакмын. Милләттәшләремне дә бүленмәскә, төрле ихтимал коткыларга бирешмәскә чакырам, - диде ИлСАФ.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading