16+

Илшат Әминов: «Журналистика хобби була алмый»

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең абитуриентлар арасында «Әйдә ТНВга» бәйгесен үткәрүе күпләр өчен билгеле. Быел әлеге бәйге икенче тапкыр үткәрелде. 16 май көнне бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Илшат Әминов: «Журналистика хобби була алмый»

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең абитуриентлар арасында «Әйдә ТНВга» бәйгесен үткәрүе күпләр өчен билгеле. Быел әлеге бәйге икенче тапкыр үткәрелде. 16 май көнне бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгенең шартларын искә төшереп үтик. Ул өч турдан торды. Беренче турда кызлар «Иң яхшы дус» темасына инша яздылар. Әлеге этапта барлыгы 31 эш кабул ителгән. Икенче тур «Мин кадрда» дип аталды. Әлеге этапта катнашучылар, үзләре турында тулырак мәгълүмат җиткереп, видео­тасма юлларга тиешләр иде. Икенче турдан соң катнашучылар саны алтыга кадәр кимеде. Өченче этапта исә бәйгедә катнашучылар төрле танылган шәхесләр белән әңгәмә кордылар. Гомумән, җиңүче итеп өч кыз табылды. Кызлар һәрберсе дә «Әйдә ТНВ­га-2019» бәйгесен йомгак­лауга багыш­ланган матбугат конференциясендә милли җанлы татар журналистлары булырга вәгъдә бирделәр. Укучым, син җиңүчеләрнең исемнәрен ишетергә әзерме? Менә алар!
«Әйдә ТНВга-2019» бәйгесенең җиңүчеләре дип Әлмәт шәһәреннән Әдилә Закирова, Чаллыдан Лиана Бәхтиева һәм Арча шәһәреннән Талия Төхфәтуллина танылды. Кызлар сүзләренчә, алар әле һаман да үзләренең җиңгәннәренә ышанып бетә алмыйлар. Кызларның өчесе дә, КФУның татар журналистика бүлегендә бушлай белем алып, ТНВ телеканалының «Яңалыклар» бүлегендә эшли алачаклар. Җиңүче Талия Төхфәтуллина: «Бу минем зур максатым!» – дип, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Лиана һәм Әдилә дә татар журналисты булу теләге белән инде күптән яналар. Димәк, ТНВ аларга турыдан-туры максатларына ирешергә ярдәм итә.

Ләкин кызларны Бердәм дәү­ләт имтиханнары көтә. Ба­ры тик имтиханнарын уңышлы тапшыра алсалар гына укыр­га керә алачаклар. Димәк, кыз­ларга икеләтә тырышырга кирәк.
Күпләрегез татар журналистикасында егетләрнең җитмәве белән килешер. Әлеге теманы матбугат конференция­сендә дә күтәрделәр. 2018 елгы бәйгедә дә, быел да өч кыз җиңүче булып табылды. «Бер егет бар иде, ләкин татар журналистикасында егетләр әз дип кенә егет кешене җиңүче итеп билгели алмадык», – дип җавап кайтарды «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.

Шулай ук конференциядә чын журналист булыр өчен тео­риянең дә, практиканың да тигез дәрәҗәдә кирәк икәнен әйтеп үттеләр. Кызлар уку барышында, ТНВ телеканалына килеп, әйдәп баручы журналистларның ничек эшләүләрен карап, тәҗрибә туплый алачак­лар.
Илшат Әминов аларга: «Эш­ләргә һәм эшләргә кирәк!» – диде. Ни өчен эшләргә кирәк икәнен дә аңлатты. «Журналис­тика хобби була алмый. Аның белән «авырыр­га» кирәк!» – дип өстәде.

Рәзинә САФИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading