16+

Илсур Метшин блогерларга: “Сезнең бер генә бала, минем 1 млн 250 мең”

Казан мэры Илсур Метшин блогерлар белән очрашуда башкаланың бөтен кеше дә белеп бетермәгән урыннары турында видеолар төшерергә кушты. Блогерларның исә Татарстан белән бәйле проектлары шактый икән.

Илсур Метшин блогерларга: “Сезнең бер генә бала, минем 1 млн 250 мең”

Казан мэры Илсур Метшин блогерлар белән очрашуда башкаланың бөтен кеше дә белеп бетермәгән урыннары турында видеолар төшерергә кушты. Блогерларның исә Татарстан белән бәйле проектлары шактый икән.

“Прекрасный Татарстан” проектын булдырган Артем Горланов узган ел республиканың тугыз районы турында кызыклы материаллар эшләгән. Илсур Метшин исә аңа Казан турында да видеоларны күрергә теләвен әйтте.  

«Истории Татарстана» проектында да билгеле актерлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре республиканың гадәти булмаган кызыклы урыннары белән таныштыра. 

Ютуб-каналда популяр булган “ТатарстанДа” проектын тәкъдим иткәндә Илсур Метшинның аның авторларына сораулары шактый булды. Проект авторы Артур Огорельцев үзләрен беренче чиратта социаль челтәрләрдә журналистлар буларак эшләвен һәм бер елда аларның видеоларын 30 млн тапкыр карауларын әйтте. 
– Без бөтен социаль челтәрләрдә дә бар, әмма күбрәк Ютуб-каналга басым ясыйбыз. Көненә төрле форматтагы ике-өч видео чыгарабыз. Алар топ яңалыклар белән таныштыру да, актуаль темаларга сораштырулар да, проблемалы сюжет та, репортаж да булырга мөмкин. Әйтик, Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында күп балалы гаиләләргә җир участогы бирелә, әмма анда кирәкле инженерлык инфраструктурасы юк, – дип сөйли башлаган гына иде, Илсур Метшин, аның сүзен куәтләп алып, без ут, су, юл кирәген беләбез, әмма барысы да мөмкинлектән чыгып эшләнә, дип белдерде. Спикердан өйләнгәнме-юкмы, баласы бармы икәнлеген сорады. 
– Синең бер генә, ә минем 1250 бала. Казан да шул гаилә кебек, әмма ул зуррак кына. Син гаиләңне зуррак, яхшырак фатирда яшәтәсең килә, әлегә Царевада яшәп торасың, чөнки мөмкинлегең юк. Безнең дә мөмкинлек җитеп бетми. Ә проблемалар турында беләбез. Вишневка бистәсенә (балалар тезләнеп мәктәп сораганны искә алып. – Ред.) мәктәп кирәк. Әмма анда 170 бала, ә безнең мәктәп төзелешен көтә торган 10 мең бала да бар. Хәзерге вакытта Салават күпере, Светлая Долина һәм Константиновка бистәләрендә мәктәпләр төзибез. Рестораннар, күңел ачу чаралары төзесәк, халыкның игътибарын җәлеп итәрдәй нәрсә эшләп, хакимиятнең намусы бармы, менә нәрсәгә барып җиттек, тезләнеп торабыз, дияр идең. Татарстан хакимияте федераль дәрәҗәгә шул рәвешле чыгарга лаек түгел иде, – диде ул.

Илсур Метшин, очрашуга йомгак ясап, блогерлар тәкъдим иткән проектлардан канәгать калуын һәм аларның эшчәнлегенә соклануын әйтте. 
– Безнең бурыч бер – Казанны дөньяның иң матур шәһәре итү. Сез үз контентыгыз һәм проектларыгыз белән кешеләрне, тормышны үзгәртәсез һәм кызыклы итәсез. Без дә сезнең рухыгызга туры китереп, креатив булырга тырышачакбыз. Бергә эшлик, элемтәдә булыйк, без үзгәрергә әзербез, – диде ул.

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading