16+

Илсур Метшин икенче тапкыр коронавируска анализ тапшырган. Ни булган?

Илсур Метшин 23 мартта ук үз инициативасы белән тиешле анализ тапшырды. Бүген ул янә тикшерелде. Ни булган соң?

Илсур Метшин икенче тапкыр коронавируска анализ тапшырган. Ни булган?

Илсур Метшин 23 мартта ук үз инициативасы белән тиешле анализ тапшырды. Бүген ул янә тикшерелде. Ни булган соң?

Массакүләм мәгълүмат чараларында 13 март көнне Казан мэры РСФСР халык артисты Лев Лещенко катнашында узган чарада булуы турында мәгълүмат чыгардылар. Табиблар артистта коронавирус барлыгын раслаган. Шуңа бәйле рәвештә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте түбәндәгене хәбәр итә.

Төрле кешеләр белән очрашуны күздә тоткан актив эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, якын-тирәдәгеләр өчен куркыныч булмасын өчен, Илсур Метшин 23 мартта ук үз инициативасы белән тиешле анализ тапшырды, ул тискәре нәтиҗә күрсәтте. Казан Мэры үзен яхшы хис итә. Бүген ул анализны янә бирде, анысы да тискәре нәтиҗә күрсәткән, дип яза kzn.ru

Ә РСФСРның халык артисты Лев Лещенкода коронавирус булуы чыннан да расланган. Хәзергә ул хатыны Ирина белән Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәдә. Артист реанимациядә булуы мәгълүм.

Җырчы һәм хатыны хастаханәгә берничә көн элек, Лещенко өйләренә Ашыгыч ярдәм чакырганнар соң эләккән. Җырчының үпкәләре ике яктан да ялкынсынган. Шуңа да профилактика максатыннан, аларны хастаханәгә салырга карар кылынган иде.

Лещенко гаиләсе күптән түгел генә Америкада булган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading