16+

Мәхмүт Гәрәев исемендәге яңа урам барлыкка килде

Казанның Киров районы “Салават күпере” торак комплексында армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев исемен йөртүче яңа урам барлыкка киләчәк.

Мәхмүт Гәрәев исемендәге яңа урам барлыкка килде

Казанның Киров районы “Салават күпере” торак комплексында армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев исемен йөртүче яңа урам барлыкка киләчәк.


 "Генерал Мәхмүт Гәрәев - патриот, интеллектуал, чын солдат - үз куллары белән фашизмнан җиңү тартып алган буын вәкиле, легендар шәһес. Ул берничә сугышта катнашкан, аның бөтен тырышлыгы тынычлык саклауга юнәлтелде. Шуңа күрә дә яңа урамны аның хөрмәтенә атарга карар кылынды", - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башкарма комитетында төзелүче урамда күренекле совет генералының исемен бирү турындагы тиешле карарны имзаланды. Яңа урам Татарстанның мәдәни эшлеклеләре - Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров хөрмәтенә аталган урамнар һәм проспектлар күршесендә урнашкан.

Мәхмүт Гәрәев 1923 елда Чиләбедә туган. 1939 елда ирекле рәвештә Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә китә. 1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышында катнаша. Көнбатыш һәм 3нче Белоруссия фронтларында сугышкан. 50нче аерым чаңгы бригадасында укчы батальон командиры урынбасары, оператив часте ярдәмчесе, аннан соң шул хезмәттә урынбасар һәм начальник булып эшли. 1944 елның июненнән 3 нче Белоруссия фронтының 5нче армиясе 45нче укчы корпусы штабының оператив бүлеге начальнигы ярдәмчесе итеп билгеләнә. Ике тапкыр яралана. 1945 елның февралендә 5нче армиянең оператив бүлеге сугыш тәҗрибәсен файдалану бүлеге башлыгының өлкән ярдәмчесе буларак Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Аның составында 1нче Ерак Көнчыгыш фронтында совет-япон сугышында квтнаша. Сугыш ахырында майор званиесе бирелә, 4 тапкыр яралана һәм контузия ала. Сугышчан орденнар белән бүләкләнә. Гомумән алганда, Мәхмүт Гәрәев алты сугыш һәм кораллы низаглар аша үткән кеше. Чирек гасыр дәвамында, үлеменә кадәр, ул РФ Хәрби фәннәр академиясе җитәкчесе вазифасын биләгән. Хәрби-фәнни эш белән актив шөгыльләнгән. Китапларда, журналларда, газеталарда чыккан 100дән артык фәнни хезмәт авторы булып тора. Генерал шулай ук Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге эгидасы астында оештырылган чараларда, шул исәптән Офицерлар клубы утырышларында актив катнаша.

Мәхмүт Гәрәев Казанда берничә тапкыр булган, Бөтендөнья татар конгрессы съездларында, ТР Фәннәр академиясендә чыгыш ясаган. Ул 2019 елның 25 декабрендә вафат була. Генерал Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәр округында урнашкан Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләнгән.

Фото һәм чыганак: KZN.RU

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading