16+

Илсур Метшин: "Вознесение тракты – ул безнең күптәнге хыялыбыз..."

Казанда озынлыгы 4 км чамасы булган Вознесение трактының беренче этабын төзү башланды: Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр участокта һәр якка 13-17 метр киңлектәге өчәр полосалы юл төзелә. Тиз хәрәкәт итү өчен монда ике тоннель, өч җир асты һәм бер җир өсте кичүе төзү каралган.

Илсур Метшин: "Вознесение тракты – ул безнең күптәнге хыялыбыз..."

Казанда озынлыгы 4 км чамасы булган Вознесение трактының беренче этабын төзү башланды: Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр участокта һәр якка 13-17 метр киңлектәге өчәр полосалы юл төзелә. Тиз хәрәкәт итү өчен монда ике тоннель, өч җир асты һәм бер җир өсте кичүе төзү каралган.

Объектка матбугат туры вакытында журналистлар Казан Мэры Илсур Метшин белән бергә эшләрнең ничек баруы турында тулырак таныштылар.

«Вознесение тракты – ул безнең күптәнге хыялыбыз. Бу юл Мамадыш трактын җитди бушатачак, ә киләчәктә Универсиада проспектыннан һәм шәһәр үзәгеннән М7 федераль трассасына таба җиңел генә чыгып китүне тәэмин итәчәк», – диде Мэр.

Вознесение трактын төзү 1969 елның Генераль планында ук каралган иде, дип билгеләде Мэр. «Бездән алда булганнар ярты гасыр элек Казанда автомобильләштерү бик югары күрсәткечләргә ирешер, дип фаразлаган инде. Без бу юлны тапшырганда бездә ярты миллион берәмлек автотранспорт булачак, шуңа күрә бу юл безгә бик кирәк», – диде ул.

Эшләрнең заказчысы «Главтатдортранс» ДКУ, генераль подрядчысы – «Волга-Автодор» ҖЧҖ. Вознесение тракты төзелешенең Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр беренче этабының озынлыгы 3,8 км тәшкил итәчәк, тагын 6 км дан артыгы квартал эчендәге һәм өстәмә юлларга туры килә, дип өстәде шәһәр башлыгы. Проект белән велоюллар, яңгыр канализацияләре, тротуарларның киңлеге 2,2-4,5 м тәшкил итү каралган.

Вознесение трактының (аны тормышка ашыру өчен 12 млрд сум акча юнәлтеләчәк) беренче чираты Гвардия урамында һәм Җиңү Проспектында чишелешләр, өч җир асты җәяүлеләр кичүе һәм тимер юл аша бер юл үткәргече кебек корылмаларны үз эченә алачак, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Хәзерге вакытта эштә көн саен 90 берәмлек техника һәм 250 кеше эшли. «Нигездә хәзер әзерлек эшләре уза. Гвардия урамында, тоннельле корылма төзи башлау өчен, әйләнгеч юл төзелә, шулай ук Бохара урамында һәм Родина урамында җәяүлеләр өчен җир асты кичүләрен төзү эшләре алып барыла», – дип аңлатты журналистларга И.Куляжев.

Моннан тыш, инженерлык коммуникацияләрен чыгару, яңгыр канализациясе челтәрләрен, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү һәм элемтә челтәрләрен яңадан урнаштыру буенча зур күләмле эшләр башкарыла, дип өстәде ул. «Әлеге участокта берьюлы берничә үзәк җепләр: канализация, бер зур җылыүткәргеч, өч кечерәк җылыүткәргеч, югары вольтлы челтәрләр һәм башкалар», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Моның белән беррәттән, юл өслегенә эләккән җир кишәрлекләрен тартып алу эшләре дә бара. И.Куляжев сүзләренчә, 72 участок һәм күчемсез милек объектлары тартып алынырга тиеш, шуларның 52-се – гаражлар, биш бакча участогы һәм коммерция объектлары – өч заправка станциясе, берничә төзелеш базасы һәм сәүдә объектлары.

Вознесение трактының беренче чираты – Казаннан чыгып китү магистрален төзүне күздә тоткан зур проектның бер өлеше. Ул Әмәт магистраленнән башланачак һәм М7 «Волга» федераль трассасында тәмамлана.

Чыгып китү магистрален юлны төзүнең икенче этабында тәмамлау планлаштырыла –Җиңү проспектыннан алып М7 «Волга» автомобиль юлына кадәр, аның озынлыгы 7,9 км тәшкил итәчәк. И.Куляжев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта проектлау эшләре бара, юл төзелешенең якынча бәясе 19 млрд. сумга бәяләнә.

«Казанда бу бишенче зур магистраль булачак, ул шәһәргә автомобильләштерүне исәпкә алып бик кирәк. Бу Зур Казан боҗрасынан соң безнең алдагы зур максат», – дип өстәде И.Метшин.

Вознесение тракты Гадел Кутуй, Гвардия урамнары һәм Җиңү проспекты тирәсендә зур территорияне үстерү өчен башлангыч нокта булачак. Биредә комплекслы үзләштерүдән соң үсеш алган инфраструктуралы заманча төзелеш барлыкка киләчәк, дип өстәде Мэр. «Без күрәбез, янәшәдә яңа «Родина» микрорайоны урнашкан, анда без шәһәр өчен мөһим булган проект гамәлгә ашырабыз: сәнәгать предприятиеләрен Казаннан читкә чыгарабыз. Вознесение тракты торак төзелешендә зур планнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, – диде шәһәр башлыгы. – Планлаштыру проекты торак комплексларны гына түгел, бөтен социаль инфраструктураны да күздә тота, шул исәптән балалар бакчаларын, мәктәпләрне, паркларны һәм скверларны да».

Алты полосалы Вознесение трактының гомуми озынлыгы 11,7 км тәшкил итәчәк: ул Әмәт магистраленнән Бохара урамы аша, аннары Минск урамы белән Зәкиев урамы арасында һәм М7-га чыгачак. Тракт бишенче очыш магистрале булачак һәм Мамадыш трактын шактый бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, тракт Азино, Горки, Салмачы, Вознесенское, Привольный кебек торак микрорайоннардан транспорт трафигын үзенә алачак. Вознесение трактында хәрәкәтнең хисапланган тизлеге 70 км/сәг тәшкил итәчәк.

Вознесение трактының беренче этабын төзү эшләрен 2023 елда төгәлләү планлаштырыла.

Чыганак: https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading