16+

Илсур Метшин Конституциягә үзгәрешләр өчен үз тавышын университетта бирде

Казан мэры Илсур Метшин да Конституция өчен үзгәрешләргә тавышын бүген бирергә планлаштырган булып чыкты. Казан университетының физик факультетында урнашкан 44 нче номерлы сайлау участогына ул тормыш иптәше Гөлнара ханым белән килде.

Илсур Рәис улы эш урынына якын булганлыктан, биредә тавыш бирергә ниятләгән. Моннан тыш, кайчандыр шәһәр башлыгы бу уку йортында югары белем алган, дип аңлаттылар Казан мэрының әлеге участокны сайлавын.

Гомумән алганда, бүгеннән Казанда 461 сайлау участогы эшли. Аларның 427 сенә теләсә кайсы вакытта эләгеп була, ә калганнары исә вакытлыча чикләүләр булган биналарда (мисалга, медицина учреждениеләрендә) урнашкан.

Калада барлыгы 914 мең сайлау хокукы булган кеше исәпләнә. Сайлау участогына килгән һәр кешенең тән температурасы тикшерелә һәм участокларда барлык саклану чаралары да кулланыла. Хәтта паспортны сайлау комиссиясе әгъзалары кулына тапшырасы да түгел. Социаль дистанция, битлек, перчаткалар кию дә контрольдә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading