16+

Илсөя Бәдретдинова: «500 туңдырма әзерләдем»

Артистлар авыл бәйрәмнәрен уздыруны дәвам итә. Иртәгә Ришат Төһвәтуллинның авылы шау-гөр киләчәк. Ə 19нчы августта Илсөянең Иске Шөгере (Лениногорск районы) гөрләячәк! Ул - эстрадагы хатын-кызлар арасыннан әлеге эшкә бартырчылык иткән бердәнбер җырчы.

- Һәр ел башында план төзим: бу гадәткә кергән матур традиция. Быелгы планнарым: якыннарымның кабер ташын яңарту, өйдә коръән укыту, бер клип төшерү һәм авылыма берәр яхшылык эшләү иде. Кабер ташларын яңарттым, коръән укыттым һәм клип төшердем. Ə авылыма яхшылык эшләү - ул халыкка бушлай бәйрәм уздыру дип уйладым һәм үземнең «банда» - сәхнәдәш дусларым белән сөйләшеп, алар белән бергәләп шул эшне башкарып чыгарга иде. Оештыру мәшәкатьләре четерекле һәм чыгымлы булса да, бу эштән күңелемә рәхәтлек алам икән, бернәрсәне дә кызганмыйм. Булса булсын инде дип, матур салютын да эшләргә иде. Балаларның да хәтерендә калсын өчен бушлай туңдырма таратасы килә. 500 туңдырма әзерләнеп куелган. Дөресерәге, заказ бирелгән.

Күрәсең, яшь бара. Элегрәк мондый бәйрәмнәр оештыру турында уйланган да юк иде. Көч-куәт булганда эшләп калыйк, лаеклы ялда ял итәрбез әле!

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading