16+

Илсөя Бәдретдинова апасының диагнозы турында: "Кояшлы көнне яшен суккандай булды ул"

Кызганыч, сәламәтлекнең кадерен шул больница стеналарында гына аңлыйсың. Монда бар да тигез - акчалы бизнесмен да, авылдан килгәннәр дә, яңа туган сабый да... Барысы да ыңгырашып ята. Ул чир сиңа бер уйламаган җирдән ябыша.

Илсөя Бәдретдинова апасының диагнозы турында: "Кояшлы көнне яшен суккандай булды ул"

Кызганыч, сәламәтлекнең кадерен шул больница стеналарында гына аңлыйсың. Монда бар да тигез - акчалы бизнесмен да, авылдан килгәннәр дә, яңа туган сабый да... Барысы да ыңгырашып ята. Ул чир сиңа бер уйламаган җирдән ябыша.

Кичә YouTube челтәрендә Илсөя Бәдретдинованың "Нәрсә булды сиңа, күңел" җырына төшерелгән клип премьерасы булды. Әле клипны караганда күз яшьләре үзеннән-үзе чыга, аларны тыеп булмый. Ә инде карап бетерүгә тормышка, яшәешкә нәтиҗәләр ясыйсың...

- Илсөя Ядъкаревна, премьерагыз белән!

- Зур рәхмәт.

- Идея кемнеке? Авторы кем?

- Үзем. Инде күптәннән уйлап йөри идем. Аның асылы - тирә-яктагы матурлыкны күрә белмәвебез. Ә апа сюжетка соңыннан гына керде. Сәламәтлеге турында начар хәбәрләрне ишеткәч. Онкологиядә мин аның белән яттым. Ул миңа көн саен: "Кешеләргә җиткерәсе иде... Бу хәл бит теләсә кем белән була ала! Талашып, кеше чәйнәп ятканчы, тормышка сөенеп, сәламәтлекнең кадерен беләсе иде", - ди.

Кызганыч, сәламәтлекнең кадерен шул больница стеналарында гына аңлыйсың. Монда бар да тигез - акчалы бизнесмен да, авылдан килгәннәр дә, яңа туган сабый да... Барсы да ыңгырашып ята. Ул чир сиңа бер уйламаган җирдән ябыша.

Минем апа - сәламәт тормыш рәвеше алып барган кеше. Бер йотым шампан шәрәбе дә эчкән кеше түгел! Бер иренә гомер буе табынып яшәгән, ике бала үстергән... "Болай авырырмын дип башыма да килми иде", - ди ул.

- Диагнозын ничек белдегез?

- Кояшлы көнне яшен суккандай булды ул. Бер уйламаган җирдән... "Әйдә анализлар биреп кайтабыз", - дип. «Хәлем бетә, арыдым", - дип зарлана иде. Киттек тикшеренергә. 1 минуттан ук мине чакыртып: "У вашей сестры рак", - диделәр.

- Ә үзенә ничек хәбәр иттегез?

- Ул бик акыллы хатын. Ул бар нәрсәгә дә аек акыл белән карый. Моңарчы шикләнгән булган ул. "Миннән бер мәгълүматны да яшермәгез. Ялганламагыз. Коелган чәченә дә борчылмыйм, чыгар әле яңадан. Дәваланырга миллионнар кирәк дисәләр, андый адымга барма", - ди ул.

Диагнозны белгәннән бирле ул минем янымда, Казанда. "Химия"ләр кичерде, авыр операция булды: 4 килолы шешен алдылар. Дәвалану әле дә дәвам итә. Аңлыйм,күрәм, ул авыр кичерә. Әмма, ни булуга карамастан: "Иркәм, все нормально", - ди. Күзгә карап, елап ята торган кеше түгел.

Ходай беркемгә дә бернинди дә чир язмасын иде. Сәламәт булып, шуның кадерен белеп яшәсәк иде.

Сүз уңаеннан барлык табибларга рәхмәт әйтәсем килә. Сабырлык телим аларга! Йөгереп торалар, һәр пациентның хәленә керергә тырышалар. Кайсысыдыр каты гына дәшеп куя. Юк, каты бәгырьле булганга түгел! Ул пациентлар алдында җебеп, елап утырырга тиеш түгел. Сөйләшеп утырдым мин бер табиб белән: "Смена бетү белән кабинетка кереп елыйм", - ди ул. Бик эмоциональ урын. Ходай язмасын анда эләгергә! Берегезгә дә!

Язмага реакция белдерегез

56

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я ходае купме гыйбрет аллах ярдем бирсен адемнерге

    Мөһим

    loading