16+

Илсөя Бәдретдинова: «Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым ки­лә»

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

Илсөя Бәдретдинова: «Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым ки­лә»

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

– Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым ки­лә. Татар дөньясына ул бик күп югалтулар алып килде. 2017 ел минем ел иде югыйсә, Әтәч елында туганмын. Әллә былтыр яңа елны авырып каршылаганга, уңыш, сөенечләр вәгъдә иткән ел киресенчә булды.

Шөкер, улым исән-сау. Концертларыбыз гөрли. Быел беренче тапкыр Екатеринбург, Пенза, Самара өлкәләренә чыктык. 100 өстәмә концерт бирергә җыенабыз. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да эшләргә туры килә. 31 декабрьгә дә чакырганнар иде, ләкин бер заказны да алмадым. Яңа елны улыма багышлыйсым килә. Бер елны сәгать 12не сукканда, шаярып кына, салфеткага теләк язып, аны яндырып, шампан шәрабенә салып эчкән идем. Ни хикмәт, барлык теләкләр дә тормышка ашты. Кеше нәрсәгә мохтаҗ, яңа ел аңа шуны алып килсен. Кемгәдер – бала, кемгәдер – мәхәббәт, кемгәдер – акча... Шөкер итеп яшәргә язсын иде. Үзем йокыдан уянам да, Аллага шөкер, исән дим, әйдә дөньяны бизәп кайтыйк әле дип чыгып китәм. Омтимист кешеләр белән генә аралашасым килә. Зарланганны яратмыйм. Авыр заманада яшәмибез бит. Сәламәтлектән аермасын.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading