Шәһри Казан

Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО)

Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.

Илсөянең тамашачысы да үзе кебек уен-көлке ярата булса кирәк, кичә Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында аның концертын карау өчен  Казаннан махсус кайткан Рамил әфәнде бүләккә күмгән,  ә узган ел 7 чеби бүләк иткән Илнур әфәнде исә зур бройлер тавык бүләк иткән. Исеме дә шәп - Роза. Роза яңа хуҗасын үз иткән булса кирәк, сәхнәдә үзен тыныч тоткан.

Чебидән соң тавык, ә тавыктан соң нәрсә бүләк итәрләр икән, дигән сорау туа. Ә анысын киләсе елга белербез, мөгаен.

Реклама

 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: