«Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы инде биш ел рәттән телевизион форматта уза. Катнашучылар I турда гына сәхнәдә чыгыш ясыйлар. II һәм III турлар исә тулысынча телевидениедә – «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында турыдан-туры эфирда бара. «Бүгенге көндә «Татар моңы» – татар конкурслары арасында бердәнбер телевизион конкурс дип әйтә алабыз. Телевизион формат катнашучыларга да, оештыручыларга да эшне катлауландыра, әлбәттә. Җаваплылык бермә-бер арта: бирелгән 2 минут эчендә жюри әгъзаларының да, тамашачыларның да күңелен яуларга кирәк!» – ди башкарма дирекция җитәкчесе Илсөяр Шиһапова.
– Илсөяр ханым, соңгы биш елда «Татар моңы» нинди үзгәрешләр кичерде? Катнашу тәртибе, оештыру үзенчәлекләре турында сөйләп китсәгез иде.
– Беренчедән, яңа номинация барлыкка килде – академ тавыш белән килүчеләр өчен махсус «Академ вокал» номинациясе булдырдык. Бу шушы номинациянең көчәюенә китерде һәм яшьләрнең татар классик әсәрләргә игътибарын арттырды. Икенчедән, без конкурс аша бүгенге көндә кытлык кичерүче яисә, башкача әйткәндә, яшьләр арасында популярлыгы булмаган юнәлешләрне популярлаштыру, аларга карата кызыксыну уяту эшен алып барырга тырышабыз. Мәсәлән, халык уен кораллары оркестрлары, ансамбльләр, хорлар, уен коралларында уйнау кебек юнәлешләрне бүген вокал (ялгыз вокал) баса. Безнең игътибарыбыз нәтиҗәсендә махсус коллективлар булдырып, репертуар туплаучылар да булды. Өченче мөһим күрсәткеч ул – конкурсның остаханәсе булдырылу. Без инде менә биш ел рәттән конкурс барышында катнашучыларга, аларның җитәкче-укытучыларына мастер-класслар, дәресләр оештырабыз һәм сертификатлар тапшырабыз.
Ел саен Россиянең халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Казан консерваториясе профессоры, музыкант һәм дирижер Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе доценты Клара Хәйретдинова, Казан музыка көллияте мөгаллимәсе Венера Гәрәева һәм башкалар вокал техникасы буенча дәресләр бирә. Бик зур рәхмәт аларга!
Оештыру эше дә үзгәрде, әлбәттә, без конкурсант турында уйларга – аңа чыгыш ясау өчен уңайлыклар тудырырга һәм тамашачыга һәр көнне матур тапшыру тәкъдим итәргә тиеш. Әлбәттә, бу очракта һәр деталь уйланыла: репертуар кабатлана алмый, чөнки конкурсантлар бер тапшыру кысаларында чыгыш ясыйлар, конкурс чыгыш ясаучылар ягыннан да, телевизион тапшыру буларак та эчтәлекле булырга тиеш, кигән костюмнар, киенү стиле, макияж – барысын да карыйбыз, ярдәм итәбез, өйрәтәбез. Ягъни «Татар моңы» һәр катнашучы өчен тулы бер остаханә!
– Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Үзенчәлекле тавышлар һәм күп санлы катнашучылар белән шаккатырган төбәкләр булдымы?
– Ел саен билгеле бер төбәкләрдән көчле тавышлар килә. Әйтик, Хәйдәр Бигичевны биргән төбәк әле дә саекмый. Бу сөенечле хәл. Ләкин кайсындыр аерып әйтәсе килми, чөнки безгә бер генә лауреат килгән төбәк тә бик кадерле.
– Читтән килгән катнашучылар күбрәк нинди җырларга өстенлек бирә? Онытылган җырларны кабаттан чыгаручылар очрыймы?
– Безнең конкурсның нигезләмәсендә репертуар буенча чикләүләр бар. Шуңа күрә, ни телисең – шуның белән килеп булмый. Әлбәттә, гел бер үк әсәрләр белән чыгу күзәтелә, аның турында катнашучыларга гел әйтәбез. Сез әйтмешли, бөтенләй онытылып беткән җырларны табып алып, саллы жюрины шаккатыручылар бик аз.
– Бәйгенең хөкемдарлары ел саен алышынамы? Алар ничек сайлана?
– Бәйгенең жюри әгъзаларын Мәдәният министрлыгы сайлый һәм раслый. Жюри рәисе ун ел буена алыштыргысыз. Ул – Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Калган хөкемдарларның күп өлеше ел да алышына.
– Хөкемдарлар арасында бәхәс туган очраклар буламы? Андый чакта соңгы сүзне кем әйтә?
– Иҗади бәхәсләр булырга мөмкин, бу – табигый хәл, тик лауреатларны ачыклауда бернинди каршылыклар булганы юк. Бу очракта алар һәрвакыт бердәм тавыш бирәләр. Конкурсның нигезләмәсе буенча, икеләнү очрагында өстәмә тавыш һәрвакыт жюри рәисендә булырга тиеш.
– «Татар моңы»ның сайлап алу турлары турында да сөйләшеп алыйк әле. Элек ул концерт форматында үтә иде. Киләсе турга юлламаны концерттан соң хөкемдарлар җиткерде. Хәзер телевизион бәйге кебек. җиңүчене смс тавышлар ярдәмендә билгеләү һәрвакыт гаделме? Кем өчен күбрәк тавыш җибәрәләр, шул җиңүче килеп чыга бит...
– Әйе, шулай, исеме дә бит телевизион конкурс. Без биш ел инде яңа форматта – телевизион форматта эшлибез дип әйтеп үттем. Шуңа күрә турлар концерт формасында түгел, ә телевидениедә турыдан-туры эфирда уза. Бу – телевизион конкурс өчен бик дөрес юнәлеш. Мәсәлән, Беренче каналда «Голос» проекты шулай уза. Җиңүчеләрне билгеләүгә килгәндә, бездә, гомумән, смс аша җиңүчене билгеләү булганы юк һәм булмас та. Турыдан-туры эфирда смс тавыш бирү – тамашачыны кызыксындыру һәм тапшыруны карап баручылар санын арттыру өчен (рейтинг өчен) телевидение тарафыннан эшләнә һәм аның максаты – «тамашачы мәхәббәте»н яулаучыны билгеләү. Без иң күп тавыш җыючыга махсус приз бирәбез, ул лауреат исеме түгел. Җиңүчеләрне исә һәрвакыт мәртәбәле артистлардан торган жюри билгели.
– «Татар моңы»нда катнашып лауреат булганнар киләчәктә җырчы булып еш таныламы?
– Әйе, лауреатларның конкурстан соң тиз арада танылып, зур сәхнәгә чыгулары инде матур гадәткә әйләнде. Күп кенә катнашучылар конкурсны сәхнәгә юллама алу өчен бер баскыч итеп кабул итәләр. Әйтик, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, «Казан егетләре», Илүсә Хуҗина кебек көчле яшь җырчылар кайчандыр иҗат юлларын «Татар моңы»нда башлаганнар иде.
Әңгәмәдәш – Юлия Насыйбуллина.
Фото: tatar-inform.ru
Комментарийлар