– «Татар моңы» конкурсы «канат»ларын елдан-ел киңрәк җәя. Ул катнашучыларның профессиональ үсеш алуларына зур этәргеч булып тора. Яшь башкаручыларның ерак төбәкләрдән күпләп килүләре аеруча шатландыра. Чөнки «Татар моңы» бердәмлекне көчәйтә, татар булуыбыз белән горурландыра, бердәм булып яшәргә өнди. Конкурсның озын гомерле булуын телим.
Шәмсия Җиһангирова:
– Моннан ун ел элек «Татар моңы» бәйгесе инде шактый тамыр җәйгән, халык арасында популярлашып киткән «Татар җыры»на альтернатива буларак оештырылды дисәм, хилафлык булмас дип уйлыйм. Миңа беренче жюри әгъзасы булу бәхете тәтеде. Бик җаваплы йөкләмә булса да, мин бу эшне җаным-тәнем белән яратып башкардым. Чөнки озак еллар радиода эшләү дәвамында, кайбер җырчыларның җырның сүзләренә илтифатсыз караулары нәтиҗәсендә гасырларга, киләчәк буыннарга калачак дип фаразланган фондка яздырылган җырларның сүзләрендә хаталар китү (халык җырларын әйткән дә юк, авторлы җырларда да) күңелне даими тырнап, бимазалап тора иде. Жюрида нәкъ мин булу ярап куйды дип исәплим, чөнки радиода эшләгәнгә генә түгел, тумышымнан бихисап җырлар, шул исәптән халык җырларының да сүзләрен яттан беләм. Бәйгедә катнашучылар арасыннан бик күпләренең хаталарын төзәтергә туры килде.
«Татар моңы»на мин бик зур өметләр баглаган идем. Чөнки көннән-көн зәвыксызлык отыры үсә барган бу гаҗәеп заманда, тора-бара фестивальгә әверелгән әлеге бәйге яңа исемнәрне генә түгел, инде танылган исемле җырчыларны да дөрес юлга салырга тиеш иде. Аяныч, бүген «Татар моңы» артык күбәеп киткән эреле-ваклы башка бәйге-фестивальләрдән үз йөзе белән аерылып тора дип кистереп әйтә алмыйм. Фестивальдә катнашып, җиңү яулаган киләчәге өметле яшьләрне эзлекле кайгырту да аксый. Катнашалар, җиңәләр, таралышалар... Дөрес, җыр-моңны юлдаш итәргә ниятләгән кайберләре үз тырышлыклары белән шушы бик тә җаваплы юлны дәвам итә. Әгәр аларны барлап, үгетләп, инандырып, татар моңына юнәлтсәң, шайтан таягы кебек әллә кайдан калкып чыгып, үзләре сүзен, үзләре көен язган башкаручылар бу кадәр күп үрчемәгән булыр иде. Җыр сәнгате бик нәзакәтле. Кәсепчелек башланды икән, аның киләчәге юк. «Татар моңы»ның исеме җисеменә тугры булып калсын иде.
Резедә Шәрәфиева:
– «Татар моңы» бәйгесе елдан-ел талантлар ача. Шунысы шатландыра, талантлы яшьләребез бар. Телебез, моңыбыз, җырыбыз яши!
Филүс Каһиров:
– Затсыз көйләргә салынган җиңел җырлар колач җәеп милли моңыбызны кысрыклап барган заманда, «Татар моңы» кебек бәйге булуы – зур шатлык ул. Без төрле конкурс-бәйгеләр аша булса да рухи мирасыбызны саклап калырга тиешбез. Моң ул безнең күңелебездә. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова һәм башка бик күп легендар, даһи җырчыларыбыз һәрвакыт моңга тугры калып, гореф-гадәтләргә таянып иҗат иткәннәр һәм халкыбызның гасырлар буена җыелган милли хәзинәсен безнең буынга кадәр китереп җиткерә алганнар. Без дә үз чиратыбызда кадерле, хөрмәтле мирасыбызны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерергә тиешбез. Бу безнең изге бурыч!
Зөлфия Шакирова:
– Моң турында сүз кузгалтсак, күз алдына бөек татар халкының катлаулы да, гыйбрәтле дә язмышы килеп баса. Татар халкының ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк. Шуңа күрә татар халык җырларының һәрберсенең үз тарихы бар. Ата-бабаларыбыздан калган бу мирас телдән-телгә, буыннан-буынга күчә барып, яшьләребез тарафыннан яңача, заманча яңгыраш табып, халык күңелендә саклана. Ә инде «Татар моңы» конкурсына килсәк, бу үтә дә сөенечле хәл. Чөнки бик күп талантлы яшь тавышлар үсеп чыга. Димәк, яшьләребез халык моңына, татар җырына битараф түгел. Бүгенге көндә эстрада җырлары белән беррәттән, халык җырларына да сәхнәләрдә урын булсын иде. Моңлы халык, җырлы халык ул безнең татар!
Алсу Әбелханова:
– «Татар моңы» бәйгесе ул – яшь башкаручыларга үзләрен күрсәтү һәм зур сәхнәдә иҗатларын сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Бу бәйгедә бик талантлы яшьләр катнаша. «Татар моңы»нда яшь башкаручылар бер-берсе белән ярышмый, киресенчә, алар дуслашалар, берләшәләр. Россиянең төрле төбәкләреннән Татарстаныбызга килгән яшьләрнең матур итеп саф татар телендә җырлауларын күреп, үзара татарча аралашуларын ишетеп, күңел сөенә. «Татар моңы»ның киләчәге дәвамлы булсын, талантларыбыз елдан-ел артып торсын иде дигән теләктә калам.
Наил Сәгъдиев:
– «Татар моңы» бәйгесе ул, иң беренче чиратта, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, телебезне, халык җырларын, милли уен коралларын саклап калу өчен безнең үзебезгә, татар халкына кирәк. Соңгы елларга нәтиҗә ясап шуны әйтә алам, «Татар моңы» бәйгесе кысаларында баян, гармун, скрипка, курай, думбра һәм башка төрле уен коралларында уйнаучыларның саны артты. Иң мөһиме: яшьләрдә халык уен коралларына кызыксыну уянды. «Татар моңы»ның киләчәге дәвамлы булсын, яшь талантлар ел саен артып торсын!
Юлия Насибуллина
Фото: tatar-inform.ru
Комментарийлар