16+

Ильяс Галимов көрәш батырларын Әлмәткә җыйган

Көрәш легендалары Әлмәткә җыелганнар. Нефть башкаласына аларның барысын да татар көрәшенең легендасы Ильяс Галимов туплаган.

Ильяс Галимов көрәш батырларын Әлмәткә җыйган

Көрәш легендалары Әлмәткә җыелганнар. Нефть башкаласына аларның барысын да татар көрәшенең легендасы Ильяс Галимов туплаган.

“Бер очрашу – үзе бер гомер”. Әлмәттә көрәшчеләрнең әнә шундый очрашуы узган. Данлыклы батырыбыз Ильяс Галимов оештырган әлеге мәҗлескә Татарстанның, Россиянең танылган көрәшчеләре, легендалары җыелган.

Мәҗлес хуҗасы И.Галимов белдергәнчә, батырларның шулай җыелып сөйләшүе, аралашуы Сабан туйларыннан килгән матур бер гадәт ул. Димәк, традиция дәвам итә. Шунысы да мөһим, мондый җыелулар яшьләр өчен дә матур бер үрнәк ул.

Кунаклар арасында татарның, Россиянең, дөньяның танылган батыры Хәбил Бикташев та булган. Ул үзе Самараның Татар Әбдекие авылыннан. Әтисе дә көрәшкән икән: сугыштан бер кул белән генә кайтуына карамастан, үз якларында батыр булып танылган. Әбдеки – Әлмәттән якын да гына урнашкан авыл. Шуңа да, Бикташев шушы як көрәшчеләре өчен җан ата икән. Ильяс Галимов белән Хәбил Бикташевны җылы дуслык җепләре бәйләвен дә онытмаска кирәктер. Батыр батырга тартыла инде, ни әйтсәң дә.

Бу хакта безгә Әлмәттән журналист Рамилә Хәмидуллина хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading