16+

Имеш, читтә баеп кайтканмын

Мин читтә гомер иттем. Шулай туры килде инде, яшьлектә комсомол путевкасы җитәкләп чыгып киткән иде.

Имеш, читтә баеп кайтканмын

Мин читтә гомер иттем. Шулай туры килде инде, яшьлектә комсомол путевкасы җитәкләп чыгып киткән иде.

Олыгайгач, авылга кайтып, ялан җиргә казык кактым. Авылдашларны кочак җәеп каршы алырлар дигән идем, үзгәргән алар, танымадым. Һәр йортта 7-9 бала тәгәрәшеп үскән елларда, дус, тату идек. Соңгы ризыкны күршеләр белән бүлештек. Әниләр бер самавыр чәенә җыелды. Ә хәзер? Өйне күтәрдем генә, күрше белән сүзгә кердек. Ике арада бит канун буенча ара калырга тиеш.

Ә алар, шул араны үзләренеке дип, талашты. Тиешле оешмалар бар бит, бүлеп бирделәр. Алар хаксыз, әмма мин гаепле калдым. Авыл халкы да мине сүкте, имеш, миңа җир җитми. Ярсуымны тыеп, сүз кумадым. Сөйләп арыгач, туктарлар әле, дидем. Әмма кеше сөйлим дисәң, сәбәп табыла икән. Йортымны ике катлы итүемне дә килештермәделәр, имеш, читтә баеп кайтканмын. Бакчамда кавын-карбыз үстерүем дә ярамады, артыгын кылана, диделәр. Мәчет ишеген ачып кергәч тә сүз ишеттерделәр, имеш, үткәнемне белмим икән, онытылган. Юк, онытмадым, иптәшләр. Шул үткәнемдә, иман кәлимәсен белмәгәнгә, бүген килеп Коръән өйрәнәм.

Сез дә мәчеткә килеп, намаз укыгыз. Инде сезгә караганда күбрәк белсәм дә, мин сезнең алга кереп басмам, артыгызда намазга оермын. Матур яшик әле, дөнья иркен бит. Кояш җылысы бөтенебезгә дә җитмимени?

Камил С.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    бар булсаң күралмыйлар, юк булсаң бирә алмыйлар диләрме әле. андыйлар чат саен, гел кыегыңны гына табырга торалар. алдагы заман түгел хәзеееррр

    Мөһим

    loading