16+

Җимеш орлыкларын чүплеккә ташламагыз!..

Җиләк-җимеш ашаганда орлыкларын чүп чиләгенә салмагыз, киптереп, бер тартмага җыеп, машинагызга куегыз.

Җимеш орлыкларын чүплеккә ташламагыз!..

Җиләк-җимеш ашаганда орлыкларын чүп чиләгенә салмагыз, киптереп, бер тартмага җыеп, машинагызга куегыз.

Кесә телефоннарыннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый инде бүген. Ул, чынлап та,  нәни  генә компьютер шикелле. Учка гына сыйса да, төрле катлаулы гамәлләр башкара. Сөйләшкән кешенең тавышын түкми-чәчми китереп җиткерә,  фотога да төшерә, кино да күрсәтә.  Аларны  теләгән җиргә  җибәрергә дә була. Чикләрне дә белми. Ютуб дигәне  дөресен дөрес булмаганын башыңа тутырырга тырыша. Телефон гамәлләренең күңелемә иң хуш килгәне -  ватсаб."Вәт шәп" дип  юкка гына рифмалашмый бит инде ул. Һәр иртәм  танышларның-дусларның сәламнәре, изге теләкләре белән башлана. Бурычлы булып калмаска тырышам - үзем дә юллыйм. Кемнәрдер бу иртәнге сәламле открыткаларны бушка вакыт уздыру, телефон хәтерен чүпләү диләр. Мин алай дип санамыйм. Ерактагы якын дустыңның (киң Рәсәй буйлап таралган алар, хәтта чит илләрдә дә шактый) сине уйлап, хәлеңне белеп, хәерле көн теләве ничек инде начар булсын?! Шул теләкләр көне буе бәла-казадан, борчу-хәсрәттән саклап йөртәдер дә әле. Уйлар материальләшә диләр бит.

Әйткәнемчә, фейсбук та, инстаграмм да түгел, ватсаб белән дус мин. Кайчакта анда шундый акыллы фикерләр, кызыклы яңалыклар, файдалы мәгълүматлар була, аларны тизрәк бүтәннәргә дә җибәрергә тырышам.  Менә монысы да шундый кызыклы һәм файдалы тоелды миңа. Сезгә ничектер тагын?

Көз - җиләк-җимешләр өлгергән чак. Бу вакытта һәркем алар белән туйганчы сыйланып, кышка витамин җыеп калырга тырыша. Менә шундыйлар өчен бер киңәш. "Җиләк-җимеш ашаганда орлыкларын чүп чиләгенә салмагыз, киптереп, бер тартмага җыеп, машинагызга  куегыз.  Юлга чыккач, машина тәрәзәсен ачып, аларны  агачлар булмаган урыннарга  ташлап калдырыгыз. Табигать алар турында үзе кайгыртачак.Азия илләрендә бу тәҗрибә гасырлар буе яши. Шуңа да аларның җимеш агачлары бөтен җирдә дә үсә. Мондый хәлне мин  Болгариядә дә күргән, тау битендәге урманда йөргәндә кыргый агач - куаклар белән янәшәдә алмагач,  груша, абрикос, сливалар үсүен күреп гаҗәпләнгән идем. Кулыңны суз да рәхәтләнеп сыйлан".

Әйдәгез, без дә шулай эшләп карыйк әле, бер дә кыен түгел бит.  Ул чагында бала-оныкларыбызга җимеш бакчалы Җир калдырырбыз. Сыйланганда рәхмәт әйтерләр.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең авылда (Балык бистәсе районы, Яңа Сала авылы) чишмә янындагы алма агачлары язын ап-ак чәчәкләргә төренә. Авыл халкы бу тирәдә алма агачлары барлыкка килүенең серенә күптән түгел генә төшенде. Сәбәбе, чишмә янында торучы авылдашыбыз Гамбәрия апайда икән. Әлеге язмадагыча ул элекке заманнарда ук, көтү көткәндә, бозауларын арканлаганда аларның тизәгенә алма ашаганнан соң жыеп барган орлыкларны батырып йөргән. Хәзер без шул матурлыкка сокланабыз, шул алма агачларының жимешләрен татыйбыз. Яшрәк үсентеләрен бакчага алып кайтып, аларга башка төрле сортлы агачлар ялгыйбыз. Әлеге язма бик актуал. Туган авылыбызна ямләндереп, авылдаш, якташларыбызга шушылай да яхшылык эшләп була икән бит.

    Мөһим

    loading