16+

И.Метшин: «Безнең хыял – «Залесный» мәдәни үзәгенә балалар да, аларның әти-әниләре дә, өлкән буын да килсен иде»

Казанның Киров районында капиталь ремонттан соң «Залесный» мәдәни үзәге ачылды. Бүгенге көндә биредә 50-дән артык юнәлеш буенча дәресләргә 600-дән артык олы кеше һәм бала йөри.

И.Метшин: «Безнең хыял – «Залесный» мәдәни үзәгенә балалар да, аларның әти-әниләре дә, өлкән буын да килсен иде»

Казанның Киров районында капиталь ремонттан соң «Залесный» мәдәни үзәге ачылды. Бүгенге көндә биредә 50-дән артык юнәлеш буенча дәресләргә 600-дән артык олы кеше һәм бала йөри.

Бу Залесный бистәсендә яшәүчеләр генә түгел, «Салават купере», «Залесный сити», Юдино, Осиново торак комплексында яшәүчеләр дә. Казан Мэры Илсур Метшин яңартылган мәдәният учреждениесенә барды һәм башкарылган эшләрне бәяләде.

Осиново тыкрыгы, 8 адресы буенча урнашкан «Залесный» мәдәни үзәге 40 ел элек, 1981 елда төзелгән. Узган ел биредә капиталь ремонт үткәрелгән – түбә, фасад тулысынча алыштырылган, бина җылытылган, моннан тыш, биналарны реконструкцияләү һәм яңадан планлаштыру үткәрелгән. Шуның аркасында мәдәният үзәгендә төркем белән шөгыльләнү өчен яңа күпфункцияле аудитория барлыкка килгән. «Бөтен бүлмәләрне универсаль итәргә тырыштык, һәр җирдә төрле дәресләр үткәрергә мөмкинлек булсын өчен. Хәтта концерт залы фойесында да дәресләр өчен киңлекләр бар», – дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

«Бу мәдәният йортына 40 ел. Безнең хыялыбыз – монда балалар да, үсмерләр дә, аларның әти-әниләре дә, өлкән буын да килсен иде. Ә без алга таба тиешле шартлар тудырачакбыз, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Тиздән без монда паркны төзекләндерә башлаячакбыз, ә сезгә йөрү өчен урын барлыкка киләчәк». Исегезгә төшерәбез, быел Залесныйдан ерак түгел, «Салават купере» торак комплексының үз паркы барлыкка киләчәк. Узган ел аны проектлау тәмамланды.

«Узган ел эчендә без Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты, Тимерьюлчылар мәдәният йорты һәм «Чулпан» мәдәни үзәген төзекләндердек. Өстәвенә, аларның икесе «Залесный» мәдәни үзәге кебек үк поселокларда урнашкан»

Мәдәни үзәктә 56 юнәлеш буенча дәресләр үткәрелә, шуларның 35-е – бушлай. Район халкы хореография, йога, гамәли сәнгать, нәфис гимнастика, сәнгатьле уку дәресләренә йөри, татар гармунында уйнарга өйрәнә.

«Бездә балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә. Алар өчен йога, нәфис гимнастика буенча дәресләр оештырылган. Иң популяр юнәлеш – хореография: бал, заманча, халык, көнчыгыш, һинд биюләре», – дип сөйләде «Залесный» мәдәни үзәге директоры, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Тимер Йосыпов.

Туган тел һәм халык бердәмлеге елында яңартылган учреждениедә балалар һәм өлкәннәр өчен татар театры ачылды, дәресләрне Казан Яшь тамашачылар театры артистлары үткәрә. Вокалны танылган җырчы Альбина Апанаева укыта. «Шәһәрдә татар гармуны коллективы дан тота, ул үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Ә 2020 елда ул халык коллективы исеменә лаек булды. Шулай ук без «Мозаика» гамәли иҗат клубында традицион кәсепләрне сакларга тырышабыз, – дип билгеләп үтте Тимер Йосыпов.

«Мин монда 40 ел яшим, һәм 2018 елдан гына, яңа директор Тимер Зирәкович килгәч, мәдәни үзәк кабынып китте. Элек мин бу Мәдәният йортының барлыгын да белми идем. Бервакыт бирегә килгәч, дәресләргә берничә юнәлеш буенча йөри башладым, – дип уртаклашты декоратив-гамәли сәнгать буенча дәресләргә килгән Нурия Габидуллина.

Бүгенге көндә Казанда барлык мәдәният йортлары да ремонтланган. Моннан тыш, 2012 елдан «Авыл клублары» программасы буенча шәһәрдә 8 учреждение төзелгән – Нагорная, Кадыш, Вознесение, Красная Горка, Мирный, Отар, Константиновка поселокларында. «Узган ел эчендә без Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортын, Тимерьюлчылар мәдәният йортын һәм «Чулпан» мәдәни үзәген төзекләндердек. Өстәвенә, аларның икесе «Залесный» мәдәни үзәге кебек үк поселокта урнашкан, – дип искәртте Казан Мэры Илсур Метшин.

Шәһәр Мэры белән бергә яңартылган мәдәни үзәкне карауда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.

Чыганак: http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading