Доктор кәгазьләргә күмелеп утыра иде. Нәрсәдер яза. «Илһам килгән бугай», – дип уйлады Гали һәм, сулыш алырга да куркып, ишек төбендә торуын белде. Ә доктор яза да яза. «Берәр нәшрият белән килешү төзегәндер, – дип уйлады Гали, – Китап язадыр...» Һәм аяк очларына басып кына стена буендагы кушеткага килеп утырды. Ниһаять, доктор китабының бер бүлеген язып бетерде бугай.
– Нәрсә борчый?
Гали сискәнеп китте. Ул мондый фәлсәфи сорау көтмәгән иде. Һи, уйлап карасаң, борчыган нәрсәләр күп инде ул. Аларның барысын да монда сөйләп утырасыңмыни?
– Нәрсә борчый? – дип кабатлады доктор.
– Борчымый.
– Алайса, ник килдегез?
– Эшләми.
– Нәр-сә?! – доктор, ниһаять, аңа күз ташлады, баштанаяк өйрәнеп чыкты, башын селкеп куйды. – Нәрсә эшләми?
Гали тагын бер мизгелгә югалып калды. Ләкин шундук кирәкле сүз табылды:
– Организм.
Хәзер доктор сискәнеп китте. Бу сүз аның аңына барып җитте дә кая керергә урын таба алмыйча озак кына этләнеп йөрде, аннан соң кире борылды һәм ниндидер тыкрыкка кереп югалды. Моны Гали үз күзләре белән күргәндәй аермачык тоеп торды. Ниһаять, доктор көлеп җибәрде:
– Хе-хе-хе... Организм дисез инде... Яхшы-яхшы... Эшләмәве түгел, ә тапкан сүзегез яхшы. Организм. Ваще-то сезгә урологка барырга кирәк... Ярый... Ә ул органыгыз... организмыгыз кайчаннан алып эшләми инде?
– Унбишенче гыйнвардан алып.
Докторның шапкасы күтәрелеп куйды. Күзләре маңгаена менүдән икән.
– Ничек шулай төгәл әйтә аласыз?
– Гади барысы да. Мин ул көнне эштән киттем. Яңа җиргә урнаша алмадым.
– Шуннан нәрсә?
– Шуннан шул. Акча бетте. Акча юк.
– Туктагыз әле, ә причем монда унбишенче гыйнвар?
– Шул көннән алып минем организм бер җирдә дә эшләми.
– Аңлашылды. – кулындагы ручка башына текәлеп, доктор беркадәр тын торды. – Димәк, депрессия нәтиҗәсендә... Тагын нәрсәләрдә чагыла бу? Колагыгыз ишетәме?
– Колак берничә сүз генә ишетә. «Бир» һәм «түлә» дигән сүзләрне.
– Аңламадым.
– Нәрсәсе аңлаешсыз инде. Иртән торсаң, көн саен колак төбендә: тегеңә түлә, моңа түлә, акча бир... Туктаусыз рәвештә шул кабатлана. Акча бир, кредит түлә, бурыч түлә, налог түлә... Ә мин кайдан алып бирим? Бир, түлә, бир, түлә... Бүтән сүз ишеткән юк. «Мә» дигән сүзне балачактан алып ишеткән юк. Колак ишетми бугай.
– Аңлашылды. Ә күзләр... Күзләр ничек?
– Күзләр абсолютно бернәрсә дә күрми.
– Ничек инде...
– Менә телевизордан әйтәләр, хәзер кеше әйбәт яши, рәхәт яши, диләр. Ә мин күрмим. Рәхәт яшәгән кешене күргәнем юк. Фәлән хәтле хезмәт хакы ала, диләр. Андый зарплатаны гомердә күргәнем юк. Күзләрем начар күрә.
Доктор елмаеп куйды:
– Башыгыз эшли сезнең...
– Баш та эшләми. Мин бернәрсә дә аңлый алмыйм. Менә гади чиновник, тормышта бернәрсә дә майтармаган, ә хезмәт хакы...
– Ярый-ярый, анысын сөйләп тормагыз, анысын беркем дә аңлый алмый. Ә кулларыгыз?
– Куллар да эшләми. Болай булырга тиеш түгеллеген, нәрсәдер үзгәртергә кирәклеген беләм. Ә кулдан берни дә килми. Куллар эшләми.
– Ну, аякларыгыз эшли торгандыр бит?
– Юк, аяклар да эшләми. Берәү булса, мондый тормышта яшәмәс, әллә кайчан арурак илгә чыгып качкан булыр иде. Ә мин беркая да китә алмыйм. Аяклар эшләми.
доктор кәгазьләренә бер тын уйланып карап торды да Галигә текәлде:
– Психологик тетрәнүләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән импотенция дип языйммы?
– Нәрсә?!. Нинди импотенция!
– Соң бит үзегез... Орган дисез бит.
– Орган түгел, организм дим ич. Эх, доктор, анысы эшли аның. Кайчагында бөтен дөньясын тотып... – Гали урыныннан кузгалды. – Ярый... Нәрсә язсаң да яз.
Доктор яза башлаган кәгазен кәрзингә ыргытты да Галигә төбәлде. Эшкә урнашыпмы шунда, ничектер, кулына акча керү белән, мондый халәтнең юкка чыгачагын ул аңлый иде. Акчасы гына булсын. Шунда аның күзләре матурлыкны күрә башлаячак, колаклары ягымлы сүз ишетәчәк... Мең сырхаудан дәва табылачак. Акча. Тик аны рецепт буенча бирмиләр шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар