Шәһри Казан

Индира: “Әти-әнисез тормыш бик авыр”

“Шаян ТВ” каналында эшләүче Индира күпләргә “Болгар радиосы”ндагы “Иртәнге чәй” тапшыруы аша да таныш. Аның үзенчәлекле тавышын, бар дөньяны яңгыратып көлүен күпләр хәтерлидер. Тик 27 яшь кенә булуына карамастан, Индира ятимлек ачысын шактый татыган. Башта әтисен, аннары әнисен югалткан ул.

– Индира, фотоларга карасаң, син коеп куйган әти кызы...

– Миңа ике ай булганда, әтием үлгән. Әни ике бала белән берүзе кала. Ул вакытта апага 12 яшь булган. Әни декрет вакытында да эшләгән – иртәнге дүртенче яртыда урам себерергә чыгып китсә, сигезенче яртыда кайтып, апаны мәктәпкә озата, апа мәктәптән сәгать икедә кайткач, әни көнбагыш сатырга чыгып китә. Ничек тә акча табарга, безне үстерергә, башка балалардан ким булмасыннар дип, безнең өчен тырышып яшәде ул. “Әти” сүзенең нәрсә икәнен белмичә үстем. Миңа ул сүз чит иде кебек. Бәлки, гаиләдә хатын-кызлар гына булганга һәм әтине, гомумән, белмәгәнгә шулай тоелгандыр. Миңа әтисез дә рәхәт иде кебек.

– Әниеңнән: “Әтием кайда?” – дип тә сорамадыңмы?

– Беркайчан да әнигә: “Нигә башкаларның әтиләре бар, ә минеке юк?” – дигән сорау биргәнем булмады. Әтинең кирәклеген, тормышымда никадәр җитмәвен үскәч кенә аңладым. Мин, чыннан да, коеп куйган әти кызы, без бик нык охшаган. Әтием Мамадыш районы Албай авылыннан. Ул яктан әле әбием исән, быел аңа 90 яшь тулды. Сау-сәламәт кенә булсын. Авылга кайтсам, бөтен күрше-күлән кем кызы икәнемне белә. Копия әтиең, диләр. Әти тәрбиясе, мәхәббәте, назы җитмәве үзенең эзен калдыра икән шул. Мин хәзер ир-атларга бик җентекләп карыйм. Булачак ирем мине үлеп яратучы, кайгыртучан, юмарт, минем өчен борчылып торучы булырга тиеш. Тиеш түгел инде, шундый булуын телим. Минем ирем – ир дә, әти дә ролен үтәргә тиеш. Алай булмаса, кирәкми дә. 

– Кызганыч, әниле тормышың да озак дәвам итмәгән...  

– Әни бакыйлыкка күчкәндә, миңа 23 яшь иде. Аның киткәненә инде 4 елдан артты, ә мин әле һаман да аның юклыгына ышанып бетә алмыйм. Әни турында сөйләве авыр миңа. Әнидә яман шеш таптылар, дөресрәге, операция ясаганнан соң гына яман шеш барлыгы ачыкланган. Бу бик серле хәл. Әни үзе белә торып, безгә әйтмәгәндерме яки табиблар яман шешнең 4нче стадиясе икәнен күрмәгәнме... Метастазлар инде бөтен тәненә таралган булган. Ә ул бит анализларда күренергә тиеш иде!.. Әни февраль аенда эч авырта дип йөрде дә, Казанга килеп, тиз генә фатир эзли башлады. Ә без аның кая ашыкканын аңламыйбыз. Шулай, фатир табып, әни операциядән соң савыгып бетмәгән килеш Чаллыдагы фатирны сатып, Казаннан фатир алып, сделкаларга (килешүләргә) йөрде. Күрәсең, бөтен эшне эшләп бетереп китәсе килгәндер...

– Кеше вафаты алдыннан үзгәрә, диләр. Сәер хәлләр булмадымы?

– Хастаханәдә ай ярым ятканнан соң, әнине өйгә җибәрделәр. Беркөнне әни тормый башлады, икенче көнне ашамады, эчмәде, ә өченче көнне, гомумән, сөйләшмәде. Аңында түгел иде кебек. Хәтта шунда да мин әнинең китәсен белмәдем, аңламадым. Ничек инде минем әнием үлә ала? Бу миңа мөмкин түгел булып тоелды. Шул көнне бер сәер хәл булды. Әни көне буе сөйләшми, аңында түгел. Көн кичкә авышкан иде, мин әни янында бүлмәдә үзем генә. Шунда әни бер сүз әйтте: “Иртәгә”, – ди. “Нәрсә иртәгә?” – дим. Әнидән тагын җавап: “Иртәгә”. Булды, бүтән бер сүз дә әйтмәде. Һәм, чыннан да, иртәгә дигән көнне әни үлде. Нәрсә бу, могҗизамы, нәрсә? Үзенең кайчан китәсең каян белгән ул?! Ул төнне без йоклый алмадык. 1 май көнне сәгать 6.50дә әнинең күзләре мәңгелеккә йомылды. Ул безнең кулларда, безнең күз алдыбызда үлде. Кешенең бакыйлыкка күчкәнен беренче тапкыр шунда күрдем... 
Әни тумышы белән Сарман районы Ләке авылыннан, аны шунда җирләдек, үзе шулай теләде. Әнине җир астына төшергәннәре, өстенә туфрак салганнары һаман күз алдымда тора.

– Ятимлек ачысын аны татып карамаган кеше аңламыйдыр. Ә шулай да син гел елмаясың, көләсең... 

– Әти-әнисез тормыш бик авыр икән ул, бик. Кайвакыт үземә дә: “Нигә яшим икән мин?” – дигән уйлар килә, ләкин андый уйларны шул ук вакытта куам. Үзем гел елмаям, минем көлүне әллә каян танып алалар, кешеләргә зарланып-елап йөрмим. Елакларны үзем дә яратмыйм. Мин – бик позитив кеше. Нинди генә булмасын, мин тормышны, яшәүне бик яратам. Вакыт дәвалый, дигән булалар, бернәрсәне дә дәваламый ул. Әнине югалту йөрәктә мәңгелек, төзәлми торган яра калдырды. Алга таба ничек тә булса яшәргә бит. Миңа бу очракта бер әйбер генә булыша – әти-әниемнең юклыгы Аллаһы Тәгалә тарафыннан, димәк, шулай булырга тиеш, без берни эшләтә алмыйбыз. Ул биргән сынауларны сабыр гына үтеп, алдагы көннәрдә мине әле бик зур бәхет көтә дигән өмет белән яшим. Хәзер әйтәсе сүзләрем бик баналь булыр, әмма әйтим әле. Әти-әниләрегез исән булса, кайтыгыз яннарына, шалтыратыгыз, аралашыгыз, соңыннан үкенерлек булмасын. Ә бу дөньядан киткән барлык әти-әниләрнең дә урыннары оҗмахта булсын иде!..

Реклама

– Индира үз исемең түгел, дип беләм... 

– Индира – мулла кушкан исем. Паспортта – Ирина. Мин – керәшен кызы. Әти-әнием, әби-бабаларым керәшен. Ләкин минем өчен керәшен белән татар – ул бер үк әйбер. Мине шулай тәрбияләделәр. Гомер буе мин татар мохитендә булдым: татар балалар бакчасына йөрдем, татар лицей, гимназиясендә укыдым, дусларым татар, өйдә, урамда, бөтен җирдә дә татарча сөйләшеп үстем. Бәлки шуңа күрә бүген дә мин керәшен белән татарның аермасын сизмимдер дә. Миңа алар бөтенесе бер. Гомумән, кешене милләте буенча аерырга яратмыйм.

– Динеңне дә алыштырдың бугай. Бу хәл кайчан булды соң?

– Исламга күчкәнгә 10 ел булды инде. Бу бик озак уйланулар, эзләнүләрдән соң, үз акылым белән кабул ителгән карар. Динне алмаштырганны әле бөтен туганнар белеп бетерми дә. Белгәне белә, белмәгәне юк, моның турында кычкырып йөрмим. Бу минем шәхси эшем. 10нчы сыйныфта укыганда, өйгә кайттым да: “Әни, мин Ислам кабул итәм”, – дидем. Әни: “Ярар, кызым, Ислам дине – әйбәт дин ул”, – диде. Аның каршы килмиячәген белдем. Шуннан соң, мәчеткә барып, шаһитлар алдында шәһадәт әйтеп исем укыттылар. Шулай мин Индира булып калдым да инде. Паспортта да үзгәртәсем килә, әлегә уйланам гына. Дин турында күп сөйләргә яратмыйм, кабатлап әйтим, бу – бик шәхси әйбер. Аны бары тик мин һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.

– Һөнәрең буенча син – актриса. Ни өчен бу һөнәрне сайладың һәм ни сәбәпле ул юлдан китмәдең?

– Кечкенә чактан ук актриса буласым килде. 1,5 яшьтә мин инде шигырьләр сөйли һәм җырлый идем. Һәрвакыт ниндидер чараларда катнашырга яраттым, театр түгәрәгенә йөрдем, миңа төрле персонажлар булып уйнау ошый иде. 9нчы сыйныфта укыганда, рус театр әдәбиятын укый башладым, мәктәптән соң Мәскәүгә укырга керәсе килде. Ләкин бер елдан ул теләк нигәдер бетте. Киресенчә, Казанда калып, татар телле радио-телевидениедә эшлисе килде. 11нче сыйныфтан соң, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Дүрт ел Камал театрында Фәрит абый Бикчәнтәев курсында укыдым. Укып бетергәннән соң, театр юлы белән китмәдем. Ни өченме? Белмим. Татарстандагы бер театрда да эшлисем килмәде, хәзер дә андый теләк юк. 

– Индираның сөйгән яры бармы? Кияүгә чыгарга телисеңме?

– О, мин бу сорауны көттем. Кияүгә яратып һәм иң мөһиме – яратылып чыгасым килә. Болай гына, вакыт җитте, туганнар әйтә, бала табып калырга кирәк дип кенә түгел, ә чын мәхәббәт белән... Әйе, мин әле шундый хыялый да, чын мәхәббәт барлыгына ышанам. Ләкин мәхәббәт – ул шундый ук хезмәт, аның өстендә һәрвакыт эшләргә, аны сакларга, якларга кирәк. Мин кияүгә чыгарга куркам. Мәхәббәтне саклау бик авыр. Бүген бер-берсенә хыянәт итмәгән парлар бармы икән ул? Әйдәгез, ал күзлекләрне салыйк та, аек акыл белән бу ситуациягә карыйк әле. Һәрбер гаиләдә йә ир, йә хатын-кыз хыянәт итә. Кайбер гаиләдә хыянәт ике-өч ел торганнан соң башлана, кайберсендә 10 елдан соң, ә кайберләре 25 ел торганнан соң хыянәт итә башлый. Бу бик моңсу, ләкин дөресе шул бит. Хыянәтне белә торып, аның ачысына түзеп, бер-береңне күрә алмау дәрәҗәсенә җитеп, “балалар” дип яшәүче гаиләләр бихисап. Алай яшисем килми. Бәлки мин шуңа күрә әле һаман да кияүдә түгелдер. Мине киләчәктә 80% гаиләләрдә була торган хәл көтсә, мин үзем генә яшәүне кулаерак күрәм. Бүген үземә тиң ярымны эзләмим, насыйп булса, ул мине үзе эзләп табачак.

– Киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яшисең?

– Алдан кычкырган күкенең башы авырта, дигән әйтемнең асылына  күптән түгел генә төшенә башладым. Шуңа күрә күп сөйләмичә, алга таба иң баналь, ләкин иң мөһим уй-хыялларымны гына әйтим әле. Озак яшисе, сау-сәламәт буласы килә. Алга таба да яшәү тәмен югалтмыйча, кайгы-хәсрәтләрсез, дуслар-туганнар янәшәсендә, сау-сәламәт, озын гомер кичерергә язсын иде. Әмин!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: