16+

Инстаграм катты, ватсап үлде. Үзебез дә үлә яздык...

4 октябрь көнен көндәлектә матур итеп, кызыл карандаш белән әйләндереп куйдым. “Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген./ Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” дип җырлыйсы килеп китте ул вакытта. Бәхет озакка сузылмады...

Инстаграм катты, ватсап үлде. Үзебез дә үлә яздык...

4 октябрь көнен көндәлектә матур итеп, кызыл карандаш белән әйләндереп куйдым. “Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген./ Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” дип җырлыйсы килеп китте ул вакытта. Бәхет озакка сузылмады...

Сәбәбе дә гади генә түгел! Юк, сүз яраткан мәченең туган көне, беренче тапкыр эшкә зур үкчәле түфлиләр кию һәм үлчәү күрсәткечләренең 1 баскычка төшүе турында бармый. Шул көнне сәгать кичке алтылар тирәсендә Инстаграм, ватсап, фейсбук челтәрләре эшчәнлеген туктатты. Кыскасы, “ух, ниһаять!”
Телефон кулга береккән, күзләр кая аягың басканыңны карамый, ә бармагың нинди төймәгә, фотога, видеога басканыңны күзәтә, муеннар страусныкы кеби бөгелгән, бармакларда сөял барлыкка килә башлаган. “Бигрәк арттырып сөйлисең, андый түгел минем нәфис бармаклар” дип әйтүчеләр бер дә борчылмасын, бүгенге темплар белән бу күренешкә озак калмады.

Глобаль рәвештә социаль челтәрләрнең бер урында катып калуы берникадәр вакытка бөтен җир шарын берләштерде, бердәм икәнебезне искә төшерде бит ләбаса. Бөтен Җир шары Цукерберг белән бергә елады, аның өчен борчылды. Иронияне ераграк этеп куйсак, кечкенә экранлы дусларыбызның шулай “чирләп” китүләрен төрле кеше төрлечә кабул итте. Беренчеләр, бигрәк тә заманча һөнәр ияләре – блогерлар, йолдызлар ары-бире сикеренде, эсселе-суыклы халәттә килеш соңгы җыелган акчаларын барлый башлады. Аларны аңлап була:  күз каршыңда эш урының дөрләп янса һәм аның кайчан тәмамлануы билгесезлектә булса, теләсә кайсы дөрес акылдагы адәм заты ычкыныр. Икенчеләр исә, бу вакыйгаларга кул селтәде. Ниһаять, бу бер туктамаган “Фәлән-фәлән сыйныфның әти-әниләре”, “Күршеләр”, “Яхшы дуслар”, “Кирәк чакта шалтырата торган дуслар”, “Гайбәт почмагы”, “Авыл-шәһәр-кире авыл” һәм әлбәттә “Туганнар” төркемнәре тынды, Инстаграмда яңа костюм-чалбары белән мактанганнар, битләренә фильтрлар куеп, “Карагыз мин нинди чибәр!” дип кычкырып торган кызлар, тузга язмаган видеолар горизонттан югалды. Кемнеңдер хатасы шундый зур рәхәтлек бирде бит, җәмәгать! Рәхмәт сиңа, Цукерберг, булган егет икәнсең.

Кирәкме икән безгә бу социаль челтәрләр дигән заман уенчыклары? Инстаграм катты, ватсап тик торды, гугл аша беркем дә куяннарның ничә ел яшәүләре турында кызыксынмады. Ә тормыш үтә мавыктыргыч, ачык төсләргә бай итеп дәвам итте. Шул ук вакытта халык та җан тынычлыгы саклап үз юлыннан тайпылмады. Бу вакыт аралыгында яңалыклар җиткереп торучы бер сервис һәм кирәкле сорауыңа мизгел эчендә җавап табып бирүче бөек Интернет булса, башка берни дә кирәкми икән дигән нәтиҗәгә килдем. Ә бу примитив, фото-видео форматында тукталып калган “месседж”ларның әһәмияте ике тиенлек кенә булып чыкты.

Социаль челтәрләр булмаса, кешелек нишләр? Тормышында кайнауын дәвам итәр. Мин бу югалтуда бернинди кимчелекләр дә күрмим, чөнки, мәсәлән, безнең балачакта әлеге “уенчык”лар киң кулланылышта түгел иде һәм без һәр көннең тәмен, һәр сәгатен сизеп яшәдек. Моның белән ул чактагы сабыйлар гына түгел, ә аларның әти-әниләре, әби-бабалары да килешер.

4 октябрь төнендә, башымны йомшак мендәргә салгач, бер мизгелгә “Бу Инстаграм, ватсаплар тәмам дөнья йөзләреннән юкка чыксалар берни дә әйтмәс идем” дип уйлап куйдым. И-и-и, шундый рәхәт булыр иде бит. Бу әкияткә ышанып, татлы йокыга талдым. Иртә җитте һәм... телефонга ватсаптан хат килеп төште. Кузгалып китте механизм, янәдән бу сазлыкка чумабыз. Социаль челтәр сазлыгына.

Айзилә Сабирова

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading