16+

Интернет алдакчылары татарча аңламый?!

«ВКонтакте» челтәрендәге битемне җимереп, минем исемнән акча сораганнарын белгәч тә, артык исем китмәгән иде. Алдау-йолдаучылар, кырыгалдарлар заманы бит.

Интернет алдакчылары татарча аңламый?!

«ВКонтакте» челтәрендәге битемне җимереп, минем исемнән акча сораганнарын белгәч тә, артык исем китмәгән иде. Алдау-йолдаучылар, кырыгалдарлар заманы бит.

Кайчак үзләре белә торып алданучыларга гаҗәпләнеп тә карыйсың. Хуҗа Насретдин кебек, үз ялганына үзе ышанган кешеләр дә арабызда шактый. Ә менә синең исемеңнән тозак коручыларга тарыгач, «мин булып» сөйләшүләрен белгәч аптырап калдым.

Акча биреп тор

«Ике көнгә 6 мең акча биреп тор әле», дип русча язылган смс килеп төшсә, нишлисез? Тиз генә 6 мең акча эшләү комачау итмәс иде, дидем көлеп беренче мәлне. Моңарчы мондый хәлләр белән очрашмаганга гына шулай уйлаганмын икән. Бер-бер артлы шалтырата башлагач кына, эшнең җитди булуы аңлашылды. «Нәрсә булды? Берәр хәлгә тарыдыңмы әллә? Бәла-каза килеп чык­тымы?» – дип хәл белешүчеләр дә булды. Баштарак: «Ярый әле җимергәннәр, хәлемне белеп шалтыратасыз бит», – дип шаяртырга теләсәм дә, барып чыкмады. Янәшәдә утырып барган дус кызымның телефонына да акча сорап язган смс килеп төште. Пәрәвез челтәренең теге очындагы бик тә тупас тел белән язышкан адәм белән сөйләшүләр алып бара башладык. Ахыр чиктә бер-беребезгә ышанып, беребезнең бирәчәгенә, икенчебезнең алачагына инанып, банк карточкасын да җибәрде бу. Имеш, дустым шул акча картасына ярдәм акчасын җибәрергә тиеш була. Ахыр чиктә без моңа үзенең тозакка эләккәнен белдердек, әшәке итеп сүзләр алышканнан соң чыгып тайды челтәрдән. Шул арада контакттагы битне «блокировать» иттек.

Бу хәлләрдән соң атналап вакыт үтте. Социаль челтәрләргә бәйлелек тә үзен сиздерә башлады. Тиз генә контактны эшләтеп җибәрмәкче идем, аңа тагын бер көн вакыт кирәк булды. Ниһаять, челтәрдәге бит ачылды. Виртуаль дөньядагы дуслар да сагындырган. Иң беренче эш итеп, алардан шундый мәшәкать тудырганыма гафу үтендем. Кешенең кадерле вакытын алып, борчып акча сора әле! Менә хәзер чын-чынлап оят булып китте. Челтәрдәге битемдәге язышкан хәбәрләрне барлый башладым. Теге кырыгалдар 105 кешегә хәбәр җибәреп өлгергән. Араларында шушы челтәрдәге дуслар да шактый. Дуслар дигәннән, аларның да төрлесе бар бит әле. Студент елларыннан тулай торакларда торып, ачлы-туклы бергә укыганнары да, эш буенча аралаша торганнары да, бары социаль челтәрләрдә дуслашканнары да байтак. Араларында кемнәр генә юк. Зур-зур вазифалы эшләрдә эшләүчеләр дә бар. Кыскасы, күп кеше шунда ук җавап биргән. Башта һәркем белән русча исәнләшкәнмен икән. «Привет» дигән сүз инде гомуми кулланылышта күптәннән йөри. Бу «Привет»ка төрлечә сәлам бирүчеләр булган. Татарча язып хәл сорашучыларга нәрсә дияргә белми аптыраган, бахыр. Шулай да акча сорарга онытмаган! Менә шуннан соң башланган хәлләр. Танышларымның күбесе «Нәрсә булды?» дип аптырата башлаган моны. Татарча бик тәфтишләп сораганнарыннан соң да гаҗәпкә калгандыр инде. Бу тозак коручының татарча белмәве дә начар булып чыккан икән. Алга таба сөйләшүләр дәвам итмәгән.

Күпләр бер-берсен үзләре үк кисәтеп өлгерсәләр дә, акча күчереп өлгерүчеләр дә булган. Иң кызыгы: ярдәмгә атлыгып торучы дустыбыз моннан берничә ай элек әле икенче бер дустыбызга да акча салган. Аның интернет битен җимереп абыйсының авыр хәлдә операция ясатуы, шуңа акча җитмәве турында хәбәр килгән булган. Челтәрдәге пәрәвез тозагына әнә шулай бер түгел, икенче тапкыр кабучылар да шактый диләр.

Онлайн йорт сатам

Интернет аша сату-алу белән шөгыльләнүчеләр дә алдакчылар кулына эләккәннәрен сизмичә дә калалар икән. Күптән түгел Нурлат районыннан йорт сатарга җыенган пенсионер шулай мошенниклар корбанына эләгә. 61 яшьлек ир-ат белдерүләр сайтында йорт сатылуы хакында хәбәр кертә. Бераздан аңа билгесез кешеләр, сатып алучы барлыгын белгертеп, алдан акча күчерергә кирәклеген әйтәләр. Абзый, реаль сатып алучыны югалтырга теләмичә, аферистларга банк картасының реквизитларын хәбәр итә, шуннан миллион сумга якын акча юкка чыга. Полиция хезмәткәрләре Нурлат пенсионерына шалтыраткан абонемент номерының Башкортстан республикасында теркәлгәнлеген ачыклый. Әлеге факт буенча 159нчы маддәнең 4нче өлеше буенча җинаять эше ачыла.

Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы интернет сайтлар аша сату-­алу эшләре башкарганда аеруча сак булырга куша. Ышанычлы кешеләр белән эш итүегезне ачыклап бетерү кирәк. Белмәгән кешеләрнең схемаларына буйсынып эш йөртмәгез. Бигрәк тә банк карталары, акча күчерүгә бәйле эшләрдә. Әз генә тозак корганнарын сизсәгез дә, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Интернет-сайтлар, социаль челтәрләр генә түгел, телефон аша да алдакчылар ятьмәләрен корырга мөмкин. Бу көннәрдә Бөгелмә шәһәреннән ялгыш акча күчерүләре хакында хәбәр итәләр. Ялганлап телефоннан сөйләшүче үзен прокуратура хезмәткәре дип белдерә. Кунакханә хуҗасына үзенә югары дәрәҗәдәге кунаклар килүен, аларны урнаштырырга һәм аларның абонемент номерларына акча күчерергә куша. Хатын башта бу шалтыратудан югалып кала, аннан барыбер алар кушканча 5700 сум акча күчерә. Аннан соң мошенниклар, акчаны кире кайтарабыз дип, аны очрашуга чакыралар. Озак та тормый кабат шалтыратып алдаганнарын әйтәләр. Полиция хезмәткәрләре әлеге абонемент номерының Краснодар краенда теркәлүен ачык­лый. Телефонга белер-белмәс кеше шалтыратса, аның гозерен үтәргә ашык­магыз.
 
Мондый хәлләргә тарысагыз, нәрсәдәндер шикләнсәгез туктап калыгыз. Гомумән, бөтен әйткәнгә ышанырга ярамый. Бүген алдакчылар заманында шикләнә белергә дә өйрәнә башларга кирәк. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе начальнигы Илдар Сафиуллинның инде берничә тапкыр мошенникларның интернетны актив рәвештә өйрәнүләре турында белдергәне бар. Элегрәк мошенникларны ачыклау кыен булмаса, хәзер интернет киңлектә аларны эзләп табарлык контактлар да юк. Алдакчылар да, алданучылар да бер-берсен күрмиләр, ә шул ук вакытта бер-берсен беләләр. Бөтен акчага бәйле хәлләр онлайн аша алып барыла. Ә алданучылар шактый, алар бик тә җитди проблемалар алдында калалар. Бигрәк тә зур табышлар вәгъдә итүчеләргә саграк булырга киңәш итә ул. Интернетта 30, 40, 50 процентлык табыш вәгъдә итеп, реклама бирүчеләргә игътибарлырак булырга кирәк. Андый табыш алу мөмкин хәл түгел, ди белгечләр.

Мошенникларның ­интернетта яңадан-яңа мессенджерлар кулла­нуы, яңа төр технологияләрне үз­ләштерүләре дә билгеле. Финанс пирамидалары буенча елына 20 якын эш карала. Интернетта пирамидалардан соң ялган акчалар белән эш итүчеләр активлашып киткән. Уен бизнесының да интернетта таралуы билгеле. Болар буенча ел саен шундый 14 эш карала. IT-технологияләргә бәйле оештырылган әлеге акча эшләү лохотроннары бик күп­ләрнең акчасыз калдырачагы анык билгеле. Бушлай сыр тәбедә генә булганын яхшы белсәк тә, әле һаман да алданабыз. Ә сезнең алданганыгыз бармы? Кырыгалдарларны ничек танырга?


Данил Сәфәров, «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе:

– Гадәттә, андый акча сораулар «ВКонтакте» социаль челтәреннән еш килә. Андый вакытта мин ышанмыйм. 99 процент акча сораучылар мошенниклар була. Дустымнан килсә, аның телефонына шалтыратып әйтәм, синен паролеңне ватканнар бугай, кереп тикшер дим. Әмма бик күп акыллы кешеләрнең дә, интернет белән еш кулланучыларның алданганын, хәтта акча җибәргәннәрен дә беләм. Минем бер якын кешемнең дә битен ватканнар иде. Гомердә белмәс идем, шул кешенең алданып, миңа акча җибәргәнен дип сөйли ул. Әмма акча җибәргәннәр. Шул ук вакытта татарларга бераз җиңелрәк тә. Ни өчен дигәндә, мошенниклар, гадәттә, «Привет», «Помоги, одолжи, пожалуйста», дип хәбәр сала. Мәсәлән, бу кеше белән гомергә татарча сөйләшәсең дә, берзаман ул русча яза башлый. Моны синең дустың язмаганлыгы күренеп тора. Ә аның исеменнән сөйләшүче кеше бар. Мин бераз гына күңел ачып алам. Андыйлар белән элемтәгә керәсең дә әйтәсең яки татарча сөйләшә башлыйсың, ул туктап кала, нәрсә язганыңны да аңламый. Кайвакыт: «Әйдә бирәм акчаны, кая җибәрим», – дисең? Ул сиңа банк картасын җибәрә. Ә син аңа, җибәрдем сиңа 500 сум, тикшер, дисең. Аннары бераздан аңлап ала ул. Бу банк картасын хокук саклау органнарына җибәрәбез дип, язып та куярга була. Бераз шулай гына ул мошенникларны котыртып, «тролить» итеп алырга да мөмкин.    

Ильяс Халиков, дини җырлар башкаручы:
– Татарда бер мәкаль бар бит, җиде кат үлчә, бер кат кис ,дип әйтәләр. Әгәр дә интернеттан смс белән яки почтага, «ВКонтакте», Фейсбук, инстаграмга «сообщение» килә икән, иң беренче ул кешенең үзенә шәхси номерына шалтыратам. Шалтыратмыйча булмый, чөнки минем исемнән дә акча сораучылар бар икән. Ильясның мин дусты дип, миңа ярдәм ит әле дип, акча сорап йөриләр, диләр. Белмим, йә ул танышып калган кеше булырга мөмкин. Үземә килеп әйттеләр шулай дип. Минем дустым булгач, миңа шалтыратырга кирәк иде. Минем дустыммы ул, әллә ул кешене беренче тапкыр күрәмдер... Шуңа да башта персонально шалтыратам кешегә, белешәм, аннан соң уйлыйм, фикерлим. Шуннан соң, дөрес сорау, мөрәҗәгать була икән, шалтыратырга, мөмкинлегең булса – ярдәм итәргә була. Хәзер, Аллам сакласын, тормышта нинди генә очраклар юк, нинди генә ситуациягә калмый кеше, нинди генә мошенниклар юк, игътибарлырак булырга кирәк. Әлбәттә, биргән кул алучы кулга караганда хәерлерәк дип әйткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам. Шуңа күрә дә, мошенникка биргәнсез икән, сәдака булып китсен дип, күңелегезне тынычландырыгыз. Шундыйрак нияттә калыгыз.

Луиза Җамалиева, КФУ доценты:
– Интернетта алданган юк, Алла сакласын! Ләкин социаль челтәрләрдә виртуаль дуслар күп булгач, андый шикле хатлар бик еш килә. Бәлагә юлыктым, авыр хәлдә калдым дип, акча җибәрегез әле, диләр. Гомумән, андый әйбергә ышанмыйм. Бик шикләнсәм, аккаунтын кереп карыйм. Гадәттә, андый кешеләрнең битләре ничәдер көн тоташ хәрәкәтсез тора. Бернинди аралашу да, көненә безнең кебек биш-алты тапкыр кереп карау да, планнар куюшу, язышучы да юк. Даими элемтәдә торучы кешеләрдән андый хатлар килми.

Рәсимә Галиева

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading