16+

Интернет аша сатып алынган товарны ничек кире кайтарырга

Интернет аша әйбер сатып алучылар артканнан-арта бара, чөнки бу бик тә уңайлы. Шуның белән бергә, кайбер кыенлыклар да килеп туа. Әйтик, сатып алучы товар белән алдан яхшылап таныша алмый. Әлеге мәсьәлә буенча, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль бүлегенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Флюра Гаязетдинова газета укучыбызның соравына җавап бирде.

Интернет аша сатып алынган товарны ничек кире кайтарырга

Интернет аша әйбер сатып алучылар артканнан-арта бара, чөнки бу бик тә уңайлы. Шуның белән бергә, кайбер кыенлыклар да килеп туа. Әйтик, сатып алучы товар белән алдан яхшылап таныша алмый. Әлеге мәсьәлә буенча, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль бүлегенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Флюра Гаязетдинова газета укучыбызның соравына җавап бирде.

«Интернет аша сатып алынган, күзгә бәрелеп торган кимчелекләре булмаса да, миңа туры килми торган товарны кире кайтара аламмы?»
А.И.

– Әгәр заказ бирелгән товар сезнең өметләрне акламый яки аны сатып алган вакыттан алып тормыш шартлары бик нык үзгәреп, товарга ихтыяҗ калмаган икән, бу очракта сезгә законнарны яхшы белү үз мәнфәгатьләрегезне якларга ярдәм итәчәк. Товарларны дистанцион юл белән сату кагыйдәләре «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы РФ законы һәм РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612нче карары белән расланган Товарларны дистанцион юл белән сату кагыйдәләре нигезендә көйләнә.

Законның 26.1нче маддәсе һәм Кагыйдәләрнең 21нче пункты нигезендә, сатып алучы товардан аны тапшырганчы – теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн дәвамында баш тартырга хокуклы. Әмма күрсәтелгән товар фәкать аны сатып алган кулланучы тарафыннан гына файдаланыла алган очракта, кулланучы тиешле сыйфатларга ия товардан баш тартырга хаклы түгел. Әйтик, әгәр ул шәхси заказ буенча кухня гарнитурына заказ биргән булса, аннан баш тарта алмый.

Әгәр товар дистанцион юл белән алынган икән, сатып алучы аны җиде көн дәвамында сатучыга кире кайтарып бирә ала. Моннан тыш, әгәр кулланучыга тиешле сыйфатларга ия товарны кире кайтару тәртибе турында мәгълүмат товарны китергән вакытта язма рәвештә бирелмәсә, әлеге вакыт 7 көн түгел, ә товарны тапшырган вакыттан алып 3 ай тәшкил итәргә мөмкин.

Сатып алучы тиешле сыйфатларга ия товарны кире кайтарган очракта товарны кире кайтару турында акт төзелә. Анда түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:

а) сатучының тулы фирма атамасы;

б) сатып алучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;

в) товарның атамасы;

г) килешү төзелгән һәм товарны тапшырган көн;

д) кире кайтарылырга тиешле сумма;

е) сатучы һәм сатып алучының имзалары.

Сатучының актны рәсмиләштерүдән баш тартуы сатып алучыны товарны кире кайтаруны таләп итү хокукыннан мәхрүм итми.

Сатып алучы түләгән акча сатучы тарафыннан сатып алучы ризалыгы белән түбәндәге алымнарның берсен кулланып кире кайтарыла: а) сатучы урнашкан урын буенча кулда булган акча белән; б) почта аша; в) сатып алучының банктагы яки башка төрле счетына тиешле сумманы күчерү юлы белән.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading