16+

Интернетсыз калмас өчен үз үрмәкүчең кирәк

Интернеттан башка тормышны күз алдына китерүе авыр хәзер. Егерме еллар элек әле ул бер фантастик әйбер кебек кенә һәм аның белән кулланучылар да әллә ни күп түгел иде. Ә бүген кулланучылар саны 3,5 миллиардтан артыграк икән.

Интернеттан башка тормышны күз алдына китерүе авыр хәзер. Егерме еллар элек әле ул бер фантастик әйбер кебек кенә һәм аның белән кулланучылар да әллә ни күп түгел иде. Ә бүген кулланучылар саны 3,5 миллиардтан артыграк икән.

Бу сан секунд саен ун кешегә артып тора, без аңардан башка яши дә алмабыз кебек. Кайберәүләр интернет беткән очракта тәмле камыр өчен күпме йомырка кирәклеген искә төшерә алмыйча да интегәчәк әле, ул бит аларның социаль челтәр битенә язып куелган – кирәк вакытта кердең карадың.

Шул ук вакытта интернетны кирәксенмәүчеләр дә җитәрлек. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге күптән түгел генә бу уңайдан тикшеренүләр үткәргән. Сораштыруларда катнашучыларның 23 проценты үзебезнекен булдыру яклы һәм аларның күпчелеге интернет белән бөтенләй кулланмый икән. Үзең кулланмаганда нишләсәләр дә барыбер инде ул, миңа да, мәсәлән, Африкага баручылар аның түбән очыннан барып керделәр ни дә, югарысыннан керделәр ни. Интернет турында сораштыру нәрсәгә кирәккән дә, нишләп ул бетәргә мөмкин соң? Бу турыда төгәл җавап таба алмыйбыз, әмма фаразлап карый алабыз. Ул бөтенләй бетмәячәк, бары тик башка шартларда эшли башларга мөмкин. Әлеге дә баягы Көнбатыш белән тарткалашу башланганнан бирле төрле үзгәрешләргә әзер булырга кирәклеге турында юкка гына сөйләнми. Интернет бит әле ул биткә макияж ясау өчен мәгълүмат алу яки социаль челтәрләрдә гәпләшү генә түгел.

Бүгенге заман финанс механизмнары, түләү системалары, криптовалюталарны интернеттан башка күзалдына китереп булмый. Көнбатыш тарафыннан Россияне халыкара банк түләү системасына юлларны бикләү турында янаулар булгалаганы мәгълүм. Россиядә бу очрак өчен «әйләнгеч» юллар әзер, интернет булганда, бу мәшәкатьтән котылып булачак икән. Ә менә интернетның үзе белән хәлләр бөтенләй үк аңлашылып бетми әлегә.

Бар да начар дип «каравыл» кычкырырга кирәкми, әмма кул кушырып утырырга да ярамый. Интернет «ак йорт»ның контролендә булмаса да, Калифорния штаты юрисдикциясенә бәйле. Бу өлкәгә кагылышлы теләсә кайсы бәхәсне Американың «гадел» суды тикшерәчәк һәм үз файдасына хәл итәчәк. Гадирәк телдә әйткәндә, бөтен дөньяга пәрәвезен җибәреп, челтәр корып утыручы үрмәкүч АКШта һәм ул теләсә кайсы вакытта кирәкле бер тарафтагы җепләрен өзеп куя ала. Ул үрмәкүчне үзеңдә асрау да файдалы түгел, шуңа күрә АКШны дөньяның бик алга киткән илләре дә паразитларча куллана. Ләкин алар Россия урынында түгел, ул илләргә пәрәвез өзелмәс бәлки. Ә безгә мөнәсәбәтнең нинди буласын һәм вакыйгаларның ни рәвешле үсеш алачагын әлеге дә баягы Олимпия спортыннан да күреп була. Кем шулай булыр дип уйлаган иде? Интернет белән дә шул хәлгә калмас өчен, үзеңнең пәрәвез челтәрен күптән үрә башларга иде инде ул. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге бер дә юкка гына тикшеренүләр үткәрмәгәндер, димәк, киләчәктә интернет челтәре үзгәрәчәк яки ул бөтенләй башкача булачак.

Бәлки андагы чүп-чар, бөтен негативлардан арынганрагы булыр? Күпләр моны тагын демократия кысылу дип кабул итәрләр, әмма аноним, яшь буынны төрле агымнарга өндәгән һәм үз мәнфәгатьләрендә генә кулланган шикле төркемнәр булмас бәлки? Кайбер илләрдә, Кытайда, мәсәлән, интернеттан бөтен нәрсә дә ничек бар – шул килеш халыкка барып ирешми, андагы мәгълүмат тикшерелеп, кирәкмәгәненнән чистарылгач кына алар хозурына тәкъдим ителә.

Әмма, алда әйткәнемчә, бар да алай тиз һәм ашыгыч булмаячак, Көнбатыш Россиягә башка тарафтан таш атса да, интернеттан мәхрүм итү аның үзе өчен дә бик файдалы түгел. Көнбатыш бит басым ясауда интернетны да бик яхшы куллана. Кытай һәм башка кайбер илләрдәге кебек, Россиянең читтән кергән мәгълүмат ташкынын бикләп куя торган берәр эчке төймәсе булган очракта да, Көнбатыш бу мөмкинлектән файдалана алмаячак. Шуңа күрә, үзләре өчен отышлы булган әйбердән алар әлегә баш тартмаячак. Ә безгә үзебезнекен булдыруны тизләтергә кирәктер.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading