Өйгә кайтуга ук, Мәһдиев китапларын актарам. Менә ул икмәк турындагы көчле сүзләр: «Ипи салу дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый... Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез...
Менә беркөнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә: бүген ипи изәсе бар... Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. Бу – баш дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны төнлә, ялгыз калып эшли ул. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала. Йортка әчкелт камыр исе чыга...»
Асия дә шулай ди. Ачыткыны да элеккечә, ипи башы, ди ул. Икенче баласын көткәндә, аңарда ипи пешерү уе туа.
– Үзем дә аңлата алмыйм мин моны. Гаиләмне үзем пешергән икмәк белән сыйлыйсым, аннан да битәр яңа пешкән тәмле икмәк исе чыгарып, шуның белән өйдә ничектер җылы атмосфера тудырасым килгәнме икән инде. Күңелем менә шулай кушты. Анда да чүпрә белән түгел, ипи башын куеп пешереп карыйсым килде. Анысы да үзем ясаган ачыткы булырга тиеш, – дип сөйли ул.
Әмма ипи башын чыгару ансат әйбер түгел икән. Интернетта мәгълүмат шактый, әмма алар берсе дә бөтен нечкәлекләре белән аңлатып бирелгән рецептлар түгел. Шактый изаланып та барып чыкмагач, ә ипи пешереп карыйсы килү теләге бер дә сүрелми, көчәя генә, Асия ачыткыны бер апасыннан алып кайта. Бәбиләр алдыннан гына, ниһаять, үзе теләгән ипине пешереп карый.
– Бала тудыру йортына киткәндә, мин инде өйдәгеләргә ипи пешереп калдыра алдым, – ди ул.
Күңелен басар өчен ипи пешерелде, бәлки шуның белән бу кыйсса беткән дә булыр иде. Әмма Асиянең үзенең дә, сабыеның да эче чәнчеп авырта башлый. Нәрсә генә ашаса да, шул ук хәл кабатлана. Яшь әни ипи белән суга гына кала. Ипи дә зыян салырга мөмкин дип уйламый да ул. Педиатрга да ипине кибетнекен түгел, югары сортлы оннан үзем пешергәнен генә ашыйм бит дип зарлангач, табиб шакката, шунда ук ипине беренче яки икенче сортлы оннан пешерергә кушып кайтарып җибәрә. Әмма он алыштырудан гына алга китеш сизелми. Шуннан ире Динар Дәрвишләр бистәсендә ташта уылган бөтен бөртекле он сатылуын ишетеп, шул онны алып кайта. Шуңардан пешергән ипине ашагач, ни хикмәт, Асиянең дә, баланың да эч авыртулары бетә.
Бер әйбер дә юктан гына булмый бит. Әлеге вакыйга Хөсәеновларның киләчәген хәл итеп куя. Динар он белән сату итәргә керешә. Гел аз-азлап алып йөреп булмый, арзанга да чыгар дип, Тамбовка он эзләп китә. Соңрак заводтагылар аңа: «Казанда безнең вәкилебез булыгыз әле», – дип шалтырата. Шул рәвешле Динар «Казан» агросәнәгать паркында ташта уылган бөтен бөтен бөртекле он сата башлый.
– Кызганычка дип әйтергә кирәктер инде. Безнең кебек сәламәтлекләре белән проблемалар булган кешеләр шактый икән. Хәзер алар барысы да шушы оннан пешкән ипине генә ашый, – ди Асия. – Югары сортлы онны бик каты эшкәртәләр һәм шуның белән файдалы матдәләре дә югала. Икенчедән, он ташлар аша уыла. Бөртекнең җепселләре бөтен килеш сакланып кала, эчәклек эшчәнлеге өчен исә бу иң мөһиме. Аннары аның тышчасында да В төркеме витаминнары, бик күп микроэлементлар, клетчатка саклана. Ә чистартылган бөртектә алар югала. Шуның өстенә ипи башы үзе дә В витаминына бай.
Чын тәмле ипи салу шактый вакытны ала икән. Кимендә 12 сәгатьтән соң гына ипи булып пешә, ди Асия. 10 сәгать опарасы җитешү өчен генә кирәк. Ферментация вакыты озак булган саен, файдалырак та. Шуңа өстәп, ачыткы үзенә игътибар да таләп итә.
– Мин аны бәби кебек дим, сыйфатлы он һәм су белән гел ашатып, карап торырга кирәк. Ашаткан саен ныгый, көчәя. Ашатмасаң яки кара гөмбә керсә, үлеп тә китә, – ди ипи пешерү остасы.
Үзләреннән он алучыларга ул ипи башын бушка бирә. Ничек итеп «тәрбияләп» торырга икәнлеген дә өйрәтә.
Комментарийлар
0
0
Бик катлаулы ,хэттэ анлашылып та бетми. Мин ипи пешергэнем бар коры чупрэ ( дрожжи) белэн. Катлаулы да тугел,тэмле дэ килеп чыга
0
0