Шәһри Казан

"Иптәш нәчәлник": "арпаны бодайдан да аера белми, но командовать итәргә ярата!"

Гадел җитәкчеләр булыйк! Таләпчән, шул ук вакытта, кешелекле җитәкчеләр булыйк. Кәеф булмаса да, авыр сүз әйтеп хезмәткәрләрне, хезмәттәшләрне рәнҗетмик. Кеше булыйк...

Шулай кафеда эш буенча берәүне көтеп утырам. Янәшәдәге өстәлдә ир-егетләр рәхәтләнеп сөйләшә, фикер алыша. Юк, кызмача түгел, ап-аек, чиста-матур киенгәннәр. Тыңламыйм дисәң дә, сүзләре ап-ачык булып ишетелә бит боларның...

Кызып-кызып нәчәлникләр, җитәкчеләр турында сөйләшә болар! Иии, бу бит иң шәп, иң актуаль тема! Җитмәсә, саф татарча сөйләшәләр! Тетмәләрен тетәләр инде мескеннәрнең! Тегеләрнең гөнаһлары шулай кимесә генә инде...

Берсе болай дип сүз башлый: "Иии, безнеке көне-төне совещание үткәрергә ярата. Һаман бер балык башы, сүз боткасы. Ничек туймыйдыр! Эшләргә дә кирәк, аның тузга язмаган сүзләрен тыңларга да..." 

Аны бүлдерә-бүлдерә икенчесе сүз ала: "Сезнеке - ерунда! Менә безгә әллә кемнең малаен китереп куйдылар! Арпаны бодайдан да аера белми, но командовать итәргә ярата! Иртән йокысын туйдырып кәттә машинада эшкә килә дә, кулын кесәсенә тыгып эшләргә комачаулап йөри. Вакыт-вакыт эшкә кагылышлы бер-ике сүз әйтеп куя. Анысыннан да көлми көчкә түзәбез, шыр надан! Безнең бабай "Дөнья күрмәгән балалар, сарыктан да хуже алар" дия иде, бу нәкъ шул менә! Белми, белергә дә теләми, үзен әллә кемгә куеп борын чөеп йөри бирә!"

"Җегетләр, боларына түзәргә була! Менә безнеке бәйдән ычкынган эт төсле инде менә. Авызында бер җүнле сүзе юк. Бигрәк тә каршы сүз әйтмәгән кешегә эләгә. Идән юучы, ишегалды себерүче һәм башка хуҗалык эшләрен башкаручылар моның өчен бөҗәк кебек кенә. Кара ботинкасы белән изеп-таптап китәр иде билләһи! Күпме эшләп аның авызыннан "Егетләр, апалар, сез булдырасыз! Рәхмәт сезгә!" дигән сүз ишеткәнем юк минем" ди өченчесе...

"Безнекенең дөньясы түгәрәк... Ишегалдындагы карына кадәр хезмәткәрләр көри. Балаларын бакчага, мәктәпкә, хатынын кибеткә, чәч ясатырга машина йөртүчесе алып бара, алып кайта. Ул ничек түзәдер! Нәчәлникне бетмәс-төкәнмәс "туса"ларга да йөртә, төне буе көтә, таң алдыннан кайта бит ул!" дип, аты-юлы белән сүгенә дүртенчесе.

Бишенчесе: "Безнеке ата карак! Бөтен эштәге әйберне өенә ташып бетерде инде, эшләргә дә әйбер калмады" дип зарлана. "Нәфселе зараза! Ул бочка-бочка буяулар, инструмент-кораллар белән нишлидер?! Сатамы икән ул аларны?!" дип, башын кашып өстәп куя...

"Аның каравы безнекенә берни кирәкми. Көчкә сөйрәлеп эшкә килә. Көчкә вакыт уздыра. Көчкә кайтып китә. Ник кырык эше кырык җирдә кырылып ятмый шунда. Зарплата киләме? Килә! Эш көне үтәме? Үтә! Бөтен эшен "замы" алып бара, өшкерелми. Үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын".

Реклама

"Безнең нәчәлникнең эше каты: эш күрсәткән булып тик фотога төшеп йөри шунда. Имеш, бу бик каты эшли, тегендә бара, монда бара. Иртән эшкә килеп күренеп ала да юк була, эштән кайтыр вакыт җиткәч, килеп төшә... Иии "важный" кыяфәт белән эш башлый: шалтырата, бүлмәсенә чакыра, кыскасы, "ценный указаниеләр" бирә. Мескен хатын-кыз хезмәткәр ничек өемә кайтып җитим дә, ашарга нәрсә пешерим дип, мең төрле уй уйлап кыптырдап каршында басып торганда тегесе тегене сорый, моны белешә... Үзе бик тыныч, чөнки көне буе өйдә үз эшләре белән шөгыльләнде, йоклап алды, хәтта ашарга да пешерде бит! Әле гадәт буенча ашарга пешерүен социаль челтәргә дә куеп хәрәп була язды! Ярый исенә килеп тиз генә алып атарга өлгерде. Эштә булырга тиешле нәчәлник ләбаса ул! Менә шулай кеше арып эштән кайтканда эшли башлый, ял көннәрендә шалтыратып аптырата, эш күрсәтә торганнары да бар әле аның, җәмәгать!" дип, сүзен тәмамлады чираттагы хезмәткәр...

"Менә безнеке шәп ичмасам! Көн дә бәйрәм, көн дә туй! Билгеле, үз акчасына түгел инде! Бөтен вак-төяк бәйрәмне дә зурлап уздыра: тамадалар, җырчылар, биючеләр чакыра. Табын артында без дисезме?! Кәкүй! Төрле оешма җитәкчеләре, әшнәләре. Эчәләр, җырлыйлар, бииләр, кайвакыт көрәшеп тә алалар. Каруче, күңелле..." дип тәмамлый сүзен теге. "Ялганламыйм инде, без бит шунда принеси-подай булып йөрүчеләр, оештыручы-җыештыручылар дигәндәй"...

Шулай рәхәтләнеп күңелләрен бушатты болар. "От души" сөйләделәр, бер-берсен бүлдермичә тыңладылар. Үзләренчә бер психологик бушану булды инде бу... 

Вәйт, мәйтәм, "шәп" җитәкчеләр бар икән дөньяларда! Аллага шөкер, минеке бу "вариантларның" берсенә дә туры килми икән бит! Таләпчән дә, кешелекле дә. Җай белән генә таләп тә итә, эшләтә дә, аталарча мактап та куя, киңәш тә бирә. Авыр хәлдә калган хезмәткәрләрнең хәлен белергә дә, булышырга да өлгерә. Эчми-тартмый, "туса"лар да оештырмый, тегендә-монда да йөрми. Очрашканда гади хезмәткәрләрнең дә иңеннән кочып ала, шаярта... Кыскасы, мондый җитәкчеләр, гомумән, юк, ахрысы! "Кызыл китап"ка кертерлек билләһи! 

Шулай итеп, бу кафедан тегеләрне бик каты кызганып, үзем һәм хезмәттәшләрем өчен бик сөенеп, җитәкчеләргә гаделлек теләп чыгып киттем мин. Ул гына да түгел, үзем җитәкче буларак, сабак, дәрес тә алып чыгып киттем...

Җәмәгать, ә сез нинди җитәкче?! Алда санап үтелгән, тегеләр тасвирлаган җитәкченең кайсы сезгә охшаган? Үзегезне таныдыгызмы, җәмәгать? Танысагыз, бераз булса да, яхшы якка үзгәрергә тырышыгыз, яме. 

Мәхшәр мәйданында Аллаһның рәхмәт күләгәсенә кемнәр керә?
– Анда халык чыдамаслык кызу астында басып торачак. Андый эссене беребезнең дә күргәне юк әле. Шунда бердәнбер күләгә чыгар. Ул – Аллаһның рәхмәт күләгәсе. Бу күләгә астына җиде төрле кешеләр керер. Шуларның берсе - гадел җитәкчеләр. 

Гадел җитәкчеләр булыйк! Таләпчән, шул ук вакытта, кешелекле җитәкчеләр булыйк. Кәеф булмаса да, авыр сүз әйтеп хезмәткәрләрне, хезмәттәшләрне рәнҗетмик. Кеше булыйк...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) 
Казан шәһәре

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: