16+

Җир

– Квартплатаны тагын арттырганнар... Барысына да ипләп кенә хак күтәрелә. Кибеткә кереп юк-бар гына алсаң да ким дигәндә биш йөзеңне калдырып чыгып китәсең. Ә хезмәт хакы турында уйлаучы юк. Шайтан алгыры!

Җир

– Квартплатаны тагын арттырганнар... Барысына да ипләп кенә хак күтәрелә. Кибеткә кереп юк-бар гына алсаң да ким дигәндә биш йөзеңне калдырып чыгып китәсең. Ә хезмәт хакы турында уйлаучы юк. Шайтан алгыры!

Ул тәмәкесен җиргә ташлады да төкереп куйды. Җиргә.

Кайчагында үзем дә шулай кыланам мин. Тик бу юлы бүтән кеше булгач, әллә ничек булып китте. Сүзләренең хаклыгын, аның бер дә юкка кызмаганын чамаласам да кушылмый калдым.

– Җиргә төкермә, – дип көлемсерәдем. – Аның гаебе юк.

Ул миңа сәерсенеп карады да башын чайкап куйды:

– Ну, син... Шайтан алгыры...

Начар егет түгел ул. Күршедәге подъездда яшәүче кыз кайчандыр Германиягә кияүгә чыккан. Немец егетенә. Беркадәр шунда яшәгәннәр дә әниләре авырый башлагач, монда кайтып торалар. Олы кеше китәргә теләмәгәндер инде. Ә болар, акыллы балалар буларак... Немец булса да, татарча әйбәт сөйләшә, акцент белән, әлбәттә. Сүгенеп тә җибәрә. Матур яңгырый.

Минем яшьләр тирәсендә бу. Тату гына яшибез. Йортлар да, язмышлар да уртак. Бер үк төрле квартплата түлибез, бер чама зарплата алабыз. Бер чамарак итеп зарланабыз. Икебезнең дә бабайлар сугышта ятып калган...

Тәмәке тартырга чыкканда гәпләшеп алабыз. Ул тәрбиясез кеше түгел, тик мин кайчак каты кагылам. Бүгенге кебек кенә түгел.

– Төкермә безнең җиргә, – дим. Ул сораулы карашын миңа төби, мин дәвам итәм: – Хакың юк.

– Шайтан алгыры... – ди ул, нәкъ бүгенге кебек итеп.

Минем исем китми, үземне җирнең хуҗасы сыман тоям.

Әле кереп китте. Мин базарга атладым.

Бер ай чамасы авылда булып килгән идем, монда ярыйсы ук үзгәрешләр булган икән. Базарны яңартып, төзәтеп маташалар. Элеккеге таныш сатучыларның берсе дә калмаган. Авылдан килүчеләр дә күренми. Аларның сөте, эремчеге, мае яхшы була торган иде. Кушып җибәрсәң, ит тә алып киләләр, башкасын да.

– Барысын да кудылар аларның, – ди бер таныш. – Кайсы кая таралып бетте. Татарны гел шулай итәләр бит.

Хәзер бөтен җирдә дә җылы яктан килгән кешеләр... Кояш нурына тилмермәүләре йөзләреннән үк күренеп тора. Төрле тарафлардан җыелган халык арасында үзеңнең Казанда икәнеңә шикләнеп тә куясың. Һәм теге немец янындагы «җир хуҗасы» дигән хис шундук юкка чыга.

Әкияттәге кебек инде. Әйтик, менә әкияти шәһәр уртасында бер базар тора, ди. Шул базарда авыллардагы халык үзе җитештергән товарны китереп сатарга тели. Бәрәңгесен, сөтен, кыяр-кишерен. Шәп бит инде. Шул ук вакытта җылы яктан килгән халык та монда сату итәргә тели: апельсинын, помидорын, бәрәңгесен, кишерен. Теләкләре уртак. Һәм боларның барысы да үз теләкләрен чынга ашырырга тырыша. Ә җир берәү генә. Монда инде берсенең дә теләге тулысынча тормышка аша алмый. Чөнки алар белән Җир хуҗасының теләкләре идарә итә.

Ә җирнең хуҗасы кем? Без бәләкәй чакта: «Җирнең хуҗасы – халык!» – ди торганнар иде. Хәтта һәркемгә таныш булган Ленин бабай да шулай дигән: «Җир – крестьяннарга!» Халык...

Алай түгел бугай. Һәртөрле болганышлар, сугышлар дәверендә генә җирнең хуҗасы халык булып ала. «Газиз халкым, бу җир сиңа ата-бабаларыңнан мирас булып калган. Син аның төп хуҗасы. Шуңа син аны үзең сакла», – диләр. Ә илләр тынып, тормыш кабат үз урынына утырдымы – ул җирнең кемнеке икәнен дә белүче юк. Берәр хуҗасы бардыр инде аның.

Кайчандыр, кайдандыр ишеткән бер шигырь юлы искә төшә. «Бабамнарның каны сеңгән җир...» Тел очында бөтерелә. Әйе, бабайларның каны сеңгән инде монда. Бу җир өчен күпләр башын салган. Минем бабай да шушы җир өчен сугышта ятып калган. Башка бик күпләрнеке дә. Тик берсе дә аңа хуҗа була алмаган. Без дә хуҗа түгел. Җир хуҗасы, аны ваклап-ваклап кемнәргәдер арендага биреп, акча эшли. Кем түли, шул – хуҗа. Берни дә әйтеп булмый. Мин дәшми генә кире борылам.

...Теге немец тагын тартырга чыккан. Тагын кемдер үзәгенә үткән. Зарлана.

– Кайчан котылам инде, кайчан китәбез... – ди.

Мин дәшмим. Аның белән уртак ягыбыз күп. Яшьтәшләрбез. Бер чама ук язмыш кичерәбез. Аның бабасы да Ватан сугышында үлеп калган. Минем бабай белән сугышканда.

– Кайчан китәм инде, – ди ул...

Минем бүтән китәр урыным юк.

Фото: chayan-journal.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading