Матур яңгырый бит, әйеме? Әлеге аңлатманы ишеткәч, без дә Дусымның дуслары диясе килде. Безнең анда дусларыбыз, газета укучыларыбыз күп. Менә тагын дуслар янына барып, куанычларын уртаклашып кайтырга насыйп булды. Авылдашлар «Игезәк авыллар. Дусым. Җилгелде авыллары тарихы» китабын тәкъдир итү бәйрәменә җыйналдылар. Китапны төзүче автор – газетабызның якын дусты Наил Сабиров.
– Мин бәхетле гаиләдә үстем. Әти-әниемә дүрт кыз туганым арасында бердәнбер ир бала булганмын. Әти бала чактан ир бала кыз туганнарын һәм туган җирен кайгыртырга тиеш дип тәрбияләде. Мин аларның васыятенә тугры булырга тырыштым, – ди Наил абый Сабиров.
Туган авылын игелекле эшләр белән сөендергән кешеләрне һәр төбәктән табарга була, шулай да Наил Сабиров шикелле туган җир дип янучылар сирәк. Күз алдына гына китерик. Ул инде 87 яшен түгәрәкләп килә. Бер уйласаң авылга кайтып кунак булып, авылдашларының рәхмәтен җыйнап, кадер-хөрмәтен күреп яшәсә генә дә булыр иде кебек. Ул моңа мең кат лаек та, Дусым авылындагы һәр матур эш аның исеме белән бәйле. Ә ил агасы, авылдашлары каршына басып, без башкарасы эшләр бар әле, без моңа бергә-бергә ирешербез, дип вәгъдә бирә. Наил абый – әйткән сүзен үтәргә күнеккән кеше. Бүген инде аның янәшәсендә алтын баганалары – уллары Рөстәм, Илһам, Азат. Дусым – аларның да туган җирләре. Һәркайсының республика күләмендә җаваплы эшләре булса да, туган җир алдындагы изге бурычларын онытмыйлар.
Наил абый үзе дә гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән. 34 ел Миңгәр авылында колхоз рәисе булып эшли. Бер уйласаң, үзе бер гомер. Игелекләр, зур эшләр белән үткән гомер.
Наил абый эшләгән елларда балалар өчен район музыка мәктәбе филиалы ачыла. Каенсар урманында бөтен райондагы укучы балалар өчен лагерь төзелә, һәм аңа «Чулпан» дигән матур исем бирәләр. Ул бүген дә эшли, анда хәтта чит илләрдән балалар килеп ял итә. Тормышны яхшырту максатыннан, колхозның үз амбулаториясе булдырыла, фермаларга барып сәүдә итү оештырыла.
Абый-сеңел
Китапны тәкъдир итү бәйрәмендә Наил Сабировның бертуган сеңлесе Кәүсәрия апаның чыгышы аеруча җылы булып күңелгә кереп калды.
Беренче сыйныфка барганда, бары тик бер укучының гына дәфтәре була. Нәни Кәүсәрия абыйсына кайтып әлеге дәфтәргә бик кызыкканын сөйли. Үзе дә әле ул вакытта бала булган Наил ак кәгазьдән дәфтәр тегә, аңа юллар сызып, сеңлесенә дәфтәр әзерләп бирә.
Комментарийлар
0
0
Олы Мэнгэр аввлы турында суз.
0
0