16+

Ирада Әюпова: “Концертлар июньдә уздырыла башлаячак”

Тамашачыларны без бик сагынабыз һәм онлайн режим да шуның өчен бик активлашып киткәндер. Узган ел март-апрель айларында 184 мең кеше спектакльләр караган булса, быелның шул ук вакытында 350 меңнән артык кеше спектакльләрне тамаша кылган ди министр.

Ирада Әюпова: “Концертлар июньдә уздырыла башлаячак”

Тамашачыларны без бик сагынабыз һәм онлайн режим да шуның өчен бик активлашып киткәндер. Узган ел март-апрель айларында 184 мең кеше спектакльләр караган булса, быелның шул ук вакытында 350 меңнән артык кеше спектакльләрне тамаша кылган ди министр.

"Нәүрүз" Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы быел, башка бик күп мәдәни һәм массакүләм чаралар кебек үк, онлайн форматта узачак. Быел кунаклар бу чарага алтынчы тапкыр киләсе иде. Әмма пандемия үз кагыйдәләрен мәдәният өлкәсенә дә кертте.

Спектакльләр дә “чын” түгел

Икътисадчы яисә сатучы өйдә утыра алса, ә иҗат кешеләре өчен сәхнәсез тору ул үлем белән бер дисәң дә була. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да артист өчен театр ул эш кенә түгел, ә тормышының, яшәешенең бер өлеше, дип саный.

-Тамашачыларны без бик сагынабыз һәм онлайн режим да шуның өчен бик активлашып киткәндер. Узган ел март-апрель айларында 184 мең кеше спектакльләр караган булса, быелның шул ук вакытында 350 меңнән артык кеше спектакльләрне тамаша кылган. Тамашачыларның географиясе дә киңәя. Хәзер безне АКШта, Финляндиядә, Германия, Төркия, Япония, Австралиядә яшәүче татарлар да карый. Бу эшне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - диде министр.

Ирада Әюпова “Нәүрүз” фестиваль-форумында каралачак тугыз темадан тыш, тагын онлайн театр темасына да тукталырга тәкъдим итте.Чөнки онлайн спектакльләр күрсәтү бәрабәренә дәүләт заказын тулысынча диярлек үтәүче театрлар да бар икән.

Тагын бер сөенечле хәбәр! Артистлар быел җәйге ялларга иртәрәк китәчәк, ә июль аенда инде репетицияләр яңартылып, тамашачылар кабат театр залларына кайтыр дигән өмет бар.

Концертлар да июнь аенда уздырыла башлаячак, дип фараз кылды Ирада Әюпова.

“Мин мондый форматтан канәгать түгел”

Быел фестивальләр, форумнарның шактые планлаштырылса да, уздырылмады. “Нәүрүз”не дә уздырмаскамы әллә дигән уйлары була. Әмма аны оештыручыларның берсе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, фестивальнең башкарма директоры Илфир Якупов барысы да онлайн укуга күчкәч, “Нәүрүз”не дә төшереп калдырмаска булганнар.

Быелгы фестиваль-форум 8-17 июнь көннәрендә үткәреләчәк. Чараның темасын инде узган ел ук “Интернет аша белем бирү” дип уйлап куйган булганнар. Һәм менә быелгы вәзгыять үзе үк шуны таләп итү сәбәпле, форумны онлайн үткәрергә туры киләчәк тә.

-Педагоглардан да берсе дә мин алай эшләмим, дип каршы килүче булмады. Техник яктан килгәндә, безнең партнерларыбыз бар. Алар безгә махсус платформа әзерләде. Без эшне шунда алып барачакбыз. Дәресләрнең ничек узачагын әле үзебез дә белмибез. Сукыр тычканнар төсле казына-казына, акрынлап алга барабыз, - диде Илфир әфәнде.

Г.Камал театрының баш режиссеры, форум-фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев исә мондый форматта эшләүдән канәгать булмавын белдерде.

-Мин моңа шәхсән үзем риза түгел. Театр эшчәнлеге ул элемтәгә корылган. Артистларның тамашачылар белән, сәхнәдә уйнаганда үзара элемтәсе юк икән, театрның мәгънәсе юк дияргә була. Яңа технологияләрдән башка булмыйдыр, замана алга бара. Әмма барыбер кайбер нәрсәләр үзгәрергә тиеш түгел, - дигән фикердә Фәрит әфәнде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading