16+

Җирдә җәннәт булырмы?

Берәүнең дә бәхетсез дә буласы, начар да яшисе килми. Димәк, гадел һәм бәхетле җәм­гыять – Җирдә җәннәт төзү идеясе – үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмаячак.

Берәүнең дә бәхетсез дә буласы, начар да яшисе килми. Димәк, гадел һәм бәхетле җәм­гыять – Җирдә җәннәт төзү идеясе – үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмаячак.

Телибезме без моны, юкмы, яратабыз­мы без моны, юкмы – кешелек барыбер коммунизмда яшәргә дучар ителгән. Чөнки тормыш алга бара: медицина, фән һәм техника,  мәгариф һәм мәгърифәтчелек, хезмәт җитештерүчәнлеге, матди байлыклар һәм башкалар үсә дә үсә.

Шул ук вакытта әле кешеләр дөнья күләмендә мондый җәмгыять төзергә әзер түгелләр икән, монда фәнни коммунизмга нигез салган Карл Марксның бер гаебе дә юк. Барысы да хакимнәрдән һәм гражданнарның үзләреннән тора. Ул үзе үк капитализмның үсеше коммунизмга китерәчәк дип тә язган түгелме соң әле? Язмаган икән, мин барыбер шулай уйлыйм. Аның эшен дәвам иттерергә кирәк бит. Шулай итеп, капитализм аркылымы, әллә социализм аркылымы, республика ашамы, әллә монархия ашамы, демократия­ме, әллә диктатура ашамы – без барыбер камиллеккә, бар кешеләр өчен дә бәхетле җәмгыятькә киләчәкбез! Сәясәт – ниндидер максатка юнәлдерелгән эшчәнлек ул. Ә дөньяда иң игелек­ле максат – гүзәлләрдән-гүзәл Җир дигән планетабызда яшәүче барлык кешеләр өчен дә бәхетле тормыш ул. Сәясәтнең үзәгендә һәр кеше, аның физиологиясе, психологиясе, үз-үзен тотышы, нормаль кешелек ихтыяҗлары һәм бәхете торса, бик тә мантыйклы булыр иде.

Ә кешенең бәхете нәрсәгә бәйле соң? Моның өчен биш шарт кирәк.
Беренчедән, без нинди мохиттә – рухи һәм матди дөнья­да яшибез?
Икенчедән, рухи һәм матди яктан кеше үзе ул әйләнә-тирә дөнья белән нинди мөнәсәбәттә тора, ничек аралаша?
Өченчедән, сәламәтлек мәсьәләсе.
Дүртенчедән, үзеңне һәм дөньяны танып белү.
Бишенчедән, һәрбер гражданның аң дәрәҗәсе, бәхетле һәм игелекле булып яшәргә теләге, омтылышы мөһим.

Менә шушы формула өлеш­ләренең берсе йә берничәсе генә җитәрлек дәрәҗәдә булмаса да, без тормышыбызда һәм җәмгыятьтә газаплар, кайгы, чир, ачлык-ялангачлык, сугыш, тискәре күренешләрне күзәтәчәкбез. Ә алар тиешле югары дәрәҗәдә булса, без дә бәхетле булачакбыз. Әгәр алга таба ничек шулай уңышларга ирештек яисә ирешмәдек, ни өчен бәхетле йә бәхетсез яшибез дип, тирәнтен анализларга алынсак, шушы санап узган шартлардан башка бер сәбәп тә таба алмабыз.

Алар шулай – бишәү, күп тә түгел, аз да түгел. Алар кулдагы биш бармак кебек – артык та түгел, ким дә түгел. Һәм иң гаҗәбе шул: мин бу формуланы ачыклаганчы, нәкъ биш ел бәргәләндем, уйландым.
Бу универсаль формула һәр кеше һәм сәясәтченең уңышлы эшчәнлеге өчен иң әһәмиятле һәм төп нигез ташы булып тора. Әгәр хакимнәр бу нигезләмәләрне санга сукмый икән, аларны халык куачак. Әгәр гражданнар үзләре исәпкә алмый икән, алар шулай ук бәхетле тормышның ни икәнен белмәячәк.

Кешелек тарихыннан без бик күп бәхет формулаларын беләбез. Кемдер бәхетне хезмәттә күрә (коллар баш күтәрми эшли, алар бәхетлеме соң?). Бөтен дөньяга танылган физик, Нобель премиясе лауреаты Лев Ландауның үз бәхет формуласы булган (мәхәббәт + яраткан эш), бусы өлешчә мин тәкъдим иткән формуланың икенче пунктына туры килә. Әмма язмыш шундый нәрсә: Табигать-Ана (Тәңре) һәм Аллаһы Тәгалә (Бог), формуланы тулыландырсын өчендер, аның белән бик явыз шаярталар: ул автоһәлакәткә юлыга һәм озак вакытлар дәвамында сызлануларга, газапларга дучар ителеп, урында ята. Шунда ул инде, мөгаен, бәхет өчен сәламәтлек кирәклеген дә аңлагандыр дип ышанасы килә.  Әмма аның бәхет формуласы шул төгәлләнмәгән килеш кала һәм ул бәхет өчен кирәкле нәрсәләрнең биштән берен генә диярлек тәшкил итә. Ә тагын йөзләгән бәхет формулаларын санап чыгарга була.
Әмма мин бер генә нәрсәне әйтәм: мин тапкан формула бүген дөньяда булган барлык БӘХЕТ формулаларының һәммәсен дә үз эченә алган.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ, Бөгелмә, Карабаш бистәсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading