16+

Ирек Шәрипов: «Без татар теленең мәктәпләрдә укытылу мәсьәләсе 25 ел элек хәл ителде, дип уйлаган идек»

Татарстанда милли сәясәткә игътибар зур. Милли сәясәт түрәләр, белгечләр өчен генә түгел, бөтен халык өчен дә кирәк. Җәмгыятьтә каршылыклар тумасын өчен, без милләтара аралаша белергә тиешбез. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан оештырылган “Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере”ндә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов шулай дип белдерде.

– Республика халкы Бердәмлек көнен берникадәр киеренкелек белән каршылый. Бу көннәрдә татар теле тирәсендә шау-шу бара. Без татар теленең мәктәпләрдә укытылу мәсьәләсе 25 ел элек хәл ителде, дип уйлаган идек. Чынлыкта алай булып чыкмады. Аны хәл иткәндә диалог кирәк. Проблеманы чишү барышында җәмгыятьнең һәр кешесе үзен аңлауларын, ишетүләрен, аның мәнфәгатьләре дәүләт мәнфәгате дә булуын истә тотса иде. Республикада тынычлыкны сакларга, кайбер карашларыбызда юл да бирергә кирәк булачак, – диде ул.  

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков үзенең чыгышында Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең, без төрле милләт кешеләре булсак та, барыбыз да бер үк ата-анадан – Адәм белән Һавадан, дигән сүзләрен искә алды.

– Аллаһ янында иң кыйммәтлегез Аңа иң күп хөрмәт күрсәткәнегез, шуңа күрә бер кешенең икенче бер кешедән бернинди өстенлеге юк. Ак тәнле кара тәнле кешедән өстен түгел һәм кара тәнле ак тәнледән өстен түгел. Бездә бик матур гыйбарә бар: “Күрше хакы – Аллаһы хакы”. Әгәр син күршеңнең хакына кагылсаң, Аллаһының хакына кергән буласың. Без бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булсак иде,  – диде Булат хәзрәт. Ул шулай ук бүген республиканың барлык мәчетләрендә Бердәмлек көне уңаеннан җомга вәгазьләре узганын әйтте.

“Кырым Республикасы кырым татарларының төбәк милли-мәдәни  автономиясе” иҗтимагый оешма рәисе Әйваз Гомәров да Ирек  Шәриповның сүзләрен хуплап, милли сәясәт ул җәмгыятьнең бөтен катлавына карый, диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading