16+

“Ирем була торып, нишләп кияүгә чыгыйм”

20 сентябрь көнне Чиләбе өлкәсенең “Витязь” эзләнү отряды Ржев янындагы Знаменское һәм Кокушкино авыллары янында казу эшләре үткәргәндә пулемет тасмасына юлыга. Тагын бераз казыгач, ике солдатның җәсәденә тап булалар. 

“Ирем була торып, нишләп кияүгә чыгыйм”

20 сентябрь көнне Чиләбе өлкәсенең “Витязь” эзләнү отряды Ржев янындагы Знаменское һәм Кокушкино авыллары янында казу эшләре үткәргәндә пулемет тасмасына юлыга. Тагын бераз казыгач, ике солдатның җәсәденә тап булалар. 

Берсенең солдат медальонында иясе кем булуы турындагы язу тулысынча сакланган. Анда иясенең Йосыпов Нургали (хәрби билетында Нургалей) Йосып улы, хатыны Закирә Габделгазиз кызы булуы, туган авылы Кызыл Йолдыз районының Югары Сон авылы икәне, Тәкәнеш хәрби комиссариатыннан чыкырылуы, санинструктор булып хезмәт итүе язылган. 

Хәбәр Мамадышыбызга килеп иреште. Нургали Йосып улының кызы Әзелмә (Азельма) дә эзләп табылды. Солдатның җәсәде 80 елдан соң туган ягына алып кайтылды. 

Нургали Йосыпов 1914 елда Мамадыш өязенең Югары Сон авылында крестьян гаиләсендә туган. 1937 елда Тәкәнеш районының “Ударник тавышы” газетасына җаваплы секретарь итеп билгеләнә. Югары белемле булган. Сугышка кадәрге район газеталарының җаваплы секретарьлары – иҗади хезмәткәрләр дә, материалларны газета битләренә урнаштыручылар да. Хезмәттәшебезгә бу вакытта 23 яшь. Шул елны ул Закирә Габделгазиз кызы белән гаилә кора. Өйләнешкәндә хәләл җефетенә 19 яшь була. 1939 елда уллары Зэйферт, 1941 елның язында – кызлары Әзелмә туа. 

Бөек Ватан сугышы башлангач та, якташыбыз фронтка алына. 1941 елның ахырында аннан хәбәр килми башлый инде. Тәкәнеш хәрби комиссариаты 1942 елның 8 февралендә сержант Йосыпов Нургали Йосып улының хәләл җефете Закирә Габделгазиз кызына иренең гыйнвар аенда хәбәрсез югалуы турында кәгазь (извещение) тапшыра. Ул аны гомере буе җил-яңгыр тидермичә саклаган һәм өлкәнәйгән көннәрендә кызы Әзелмәгә тапшырган.  

Закирә апа бөтен гомере буе ирен кайтып керер дип көтә. Бик чибәр, эшкә уңган хатын булган ул. Башта Тәкәнеш районы райсобесында, кабат Түбән Тәкәнеш авыл Советында бухгалтер булып эшләгән. Ике баласын ялгыз үстерүче тол хатынны бер ничә тапкыр кияүгә сорап килгәннәр. Әмма ул барысын да: “Ирем була торып, нишләп мин кияүгә чыгыйм”, – дип кире каккан. Иренә тугрылык саклап, аның кайтуын көтеп, 93 яшенә кадәр гомер кичерә һәм 2011 елда вафат була. Сөйгәненең җәсәде, һәлак булып 80 ел узганнан соң, Түбән Тәкәнешкә, Закирә апа кабереннән ерак түгел генә, барлык мөселман кануннарын үтәп, гүргә иңдерелде.
– Намазым саен укыганнарым әтиемә барып ирешсен иде, дип тели идем. Мин вафат булганнан соң аңа атап догалар кылырга да бер авылдашыма әйттем, – ди кызы Әзелмә.

Минневәрис Мингалиев, 
Мамадыш.

    

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading