16+

Иремнән аерылыйммы?

Ирем белән 15 ел яшәгәннән соң аерылышырга булдык. Өч балабыз бар. Икесе мәктәптә укый, төпчек улыбызга – 3 яшь.

Ирем белән 15 ел яшәгәннән соң аерылышырга булдык. Өч балабыз бар. Икесе мәктәптә укый, төпчек улыбызга – 3 яшь.

Ирем гел ерак сәфәргә эшкә йөри. Акчасын юньләп күргәнем юк. Фатирга түләп бара инде анысы. Кредитларны түләүгә бирә. Ашау, балаларны киендерү өчен үземнең хезмәт хакымнан тотам. Элек барысы да яхшы гына кебек иде. Аның ярты айга бер кайтканына ияләндек. Ләкин соңгы айда ирем нык үзгәрде. Миңа кычкыра, кул күтәрә башлады. Үзем дә аның еракка китеп эшләвенә канәгатьсезлек белдерәм. Гел бәхәсләшәбез. Әни түзәргә куша. Өч балаң белән нишләрсең, ди. Үзе дә гомер буе исерек әтинең колы булып яшәде. Хәзер дә әти кыйный аны. Әни түзә. Аның хаталарын кабатлыйсым килми. Аерылсам да, берүземә генә авыр булыр кебек. Ирем үзенә хатын табар анысы, ә мине өч бала белән кем кияүгә алыр? 38 яшьтән ирсез яшәве дә җиңел булмас инде. Нишлим икән?

Исемем редакция өчен генә, Чаллы.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элбээттэ аерылырга, ул башта гына авыр була э соныннан рэхэт,тыныч мин торам бит эле оч бала белэн аерым шулхэтле тыныч

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гаилэгезне сакларга тырышыгыз,Аллахтан ярдэм сорагыз.Ирегез бн тыныч кына сойлэшеп,эш урынын узгэртергэ ондэгез.Оч бала бн уземэ генэ кыен,кон саен сине сорыйлар диегез.Ешрак шалтыратыгыз,балалар бн сойлэштерегез.Уземнен дэ шундый хэл бн очрашканым булды.Хэзер Аллахка шокер,иремне вакытында кайтардым ул ерак эшлэрдэн.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аерылу ...эйтергэ генэ ж,ин,ел ул ,оч бала белэн ойдэн чыга курмэгез дияр идем мин. Болай да еракта эшлэгэч,сирэк курэсез ,димэк ул кайткан арада гына сабыр итэргэ,балалар хакын а тавыш чыгармаска тырышыгыз,ж,айланыр аллабоерса ускэн саен балаларга эти кирэк,уз ж,илкэгезгэ кутэрэ алмастай йок салмагыз....сезнен, балалар сезгэ и этисеннэнн башка беркемгэ дэ кирэкми.тормыш шундый ул бер артын ,бер алдын куя....яхшыга омет итеп яшибез барыбыз да ,бик авыр чаклар була ... Узе очен тугел , э менэ балалар хакына ,тузеп яшэргэ хатын кызларнын, коче ж,итэ ул. (начар кеше тугелдер юкса ышанып оч бала тапмас та идегез )

        • аватар Без имени

          0

          0

          Белэсезме нэрсэ, эгэр бу язма дорес булса, монда гаеп ирдэ генэ тугел, э хатында да. Ире нык узгэреп,кул кутэрэ башлаган икэн,гаеп бу очракта хатын кызда. Ни оченме.? Чонки бу хатыннын ире, узенен кыланмышлары белэн хатынынын эчке уй-хислэрен, фикерлэрен,гадэтлэрен,доньяга,кешелэргэ карашын тасфирлый. Мона ышануы авыр, лэкин бу чынлыкта шулай. Э хатыны нидер кыланса,эшлэсэ, иренен эчке кичерешлэрен курсэтэ була. Гаилэдэ тормышны рэтлэу очен боларга аерылырга кинэш итмэс идем, бары тик икесенэ дэ эчке доньяларын барларга, яхшы,позитив якка узгэртергэ,бер-берсен хормэт итергэ хэм кубрэк яратырга гына кирэк. Аннары барысы да бик яхшы булачак.

          Мөһим

          loading