16+

Иркә кызына: «Ярар, БДИларыңны бирә алмасаң, танышларым күп, мин сине...»

- Хәерле көн, Иркә! Ничек хәлләрегез?

Иркә кызына: «Ярар, БДИларыңны бирә алмасаң, танышларым күп, мин сине...»

- Хәерле көн, Иркә! Ничек хәлләрегез?

- Бар да яхшы, Аллага шөкер. Əти-әни янында әле. Балалар җәй буе монда булды. Айсылуга тиздән мәктәпкә, ә кечкенәләре калып торыр дип уйлыйм. Зур гастроль турына әзерләнәбез, без эштә булганда балаларны әни карашачак.

- Айсылу ничәнче сыйныфка бара? Яхшы укыймы?
- Тугызынчыга. Əйе, күз тимәсен, әйбәт укый. Беркайчанда: «Яз!», «Укы!» - дип кыстамыйм, үз теләге, үз тырышлыгы белән белем ала. Гомумән, мин шундый фикердә: баланы этеп-төртеп, кайдадыр акча биреп алай укытып йөрү кирәкми. Баланың башында булсын. Мин аңа: «Ярар, БДИларыңны бирә алмасаң, танышларым күп, мин сине кафега эшкә урнаштырырмын. Официант булып эшләрсең», - дидем. Минем тәкъдим аңа ошамады. Имтиханны яхшы итеп тапшырырга кирәк икәнне аңлады - иң мөһиме шул. Мин генә түгел, Артур да шундый фикердә.
Айсылуның психолог буласы килә, кечкенәләренең берсе - медицина, икенчесе сәнгать өлкәсендә белем алуларын телим. Əмма бар да Ходай Тәгалә кулында.

- Гастрольләргә әзерлек ничек бара?
- Бик җитди. Əле костюмнар тектерәбез.

- Тамашачыны нәрсә белән шаккатырмакчысыз?
- «Бомба шартлаячак, шоу була», - дип кычкырмыйм. Ə бары тик бөтен җанымны, бөтен күңелемне биреп үземнем җырларымны башкарачакмын.

Минем карьерамны беренче урынга куеп, хәтта Артур үз эшеннән баш тартты. Хәзер ул минем иҗат белән шөгыльләнәчәк. Бергә күпкә җиңел булыр дип уйлыйм.
Радиода эшли алмаганыма гына борчылам. «Хәерле иртә, Австралия» тапшыруын бик яраттым, халык күңеленә дә керде ул. Минем өчен радио алып баручысы булып эшләү бик файдалы булды: үсеш кичердем, тел байлыгым артты, һәм яшермим, исемем өчен реклама да булды. Əгәр дә графикта буш вакытлар булса, бик ризалашып эфирга чыгачакмын.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading