Шәһри Казан

Иркә: «Минем балалар кызык ясап йөрү өчен түгел»

Узган ялларда шаулап-гөрләп “Балалы солянка” концерты узды. Биредә популяр җырчылар балалары белән чыгыш ясады. Тик менә бер Иркә – әнисе белән. Ни өчен өч бала әнисе бар кешедән дә аерылып, башкача форматта чыгыш ясарга булган? Иркәнең үзеннән шалтыратып сораштык.

– Әйтеп куям, хәзер әйтәсе сүзләр – минем фикер. Кемдер – килешергә, ә кемдер килешмәскә мөмкин. Минемчә, әгәр дә балаларда ул кадәр талант юк икән, ник аларны сәнәгә алып чыгарга?! Алар бит кызык ясап йөри торган клоуннар түгел! Шуңа да мин каршы булдым. Концертта булсагыз, күргәнсездер, анда бик талантлы балалар бар иде. Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия, кечкенә булуына карамастан, бик оста алып бара. Рөстәм Вәлиевның улы гармунда шәп уйный. Данир Сабировның кызы Мәрьямнең осталыгын да кем генә белми?! Нишлисең, менә минем балаларда андый сәләт юк. Сөембикәнең тавышы бар кебек, әмма ул әлегә кечерәк.

Реклама

Аннары, ирем дә каршы. Шуңа соңгы арада аларның фотоларын социаль челтәргә дә бик куеп бармыйм. Кешегә кызык булсын дип, ник баланың психикасын бозарга?!

Ә әнием минем чынлап та талантлы! Аны миннән дә матуррак җырлый диләр һәм бу сүзләрне мин комплимент итеп кабул итәм. Ул бик моңлы һәм җырчы булырга хыялланган. Әмма, хыялы тормышка ашмагач, мин җырчы булып йөрсен өчен ул барын да эшләргә әзер. Мәсәлән, няняларга ышанычым юк һәм зур теләк белән балаларымны әти белән әни караша. Бик булышалар! Алар ярдәме булмаса, хуҗабикә булып өйдә генә ятыр иде Иркә, чөнки минем өчен иң мөһиме – ул гаилә!

Теги: Иркә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
  • 30 гыйнвар 2018 - 20:12
    Без имени
    Бер артистнын баласы жырлады инде,жэллэп куйдым хэтта!!!
  • 30 гыйнвар 2018 - 16:03
    Без имени
    Бик дэрес сузлэр! Молодец , Иркэ! Бу сезнен жырчы буларак, узегезгэ бик тэлапчэн икэнлекне курсэтэ! Мин сезнен белэн 100% килешэм. Балаларыгыз исэн сау булып уссен, тормышта уз урыннарын тапсыннар! Сезгэ хэрмэтем тагын да артты!
  • 30 гыйнвар 2018 - 10:19
    Без имени
    Молодец Иркэ❗❗❗
  • 30 гыйнвар 2018 - 08:04
    Без имени
    Дорес Иркэ, рэхмэт акыллы фикерлэрен очен, ирен дэ дорес эйтэ, мужик !!!!
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    91
    0
    0
  • 13 март 2018 - 14:23
    Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды 2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде.
    13274
    1
    33
  • 13 март 2018 - 13:11
    «Ни хакым бар минем яшәргә?!» «Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»
    1057
    0
    5
  • 13 март 2018 - 10:52
    Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.
    479
    0
    0
Ночной режим