– Йөрәккә операция ясаткач, берникадәр вакыт эштән китеп тордым, әмма түзә алмадым, кабат тракторыма кайттым. Урамнан берәр трактор узып китсә дә, күңел урынында түгел инде, эшкә чыкмасам, авырый башлыйм мин, – ди.
Сүзгә хатыны Гөлшат апа кушыла:
– Ул үзен тракторына утырып йөреп савыктыра, аңардан башка яши алмый.
Әңгәмә башында ук Габделхәй абый: «Минем хатыным да тракторчы бит», - дип әйтеп куйган иде. Трактор күрмәгән түгел инде, йөргән дә бар, халык телендә «пускач» дип атала торган кабызгыч двигательне ничек тартып кабыза иде соң дип соравыма:
– И, уйлап та бирми иде, – дип җавап бирде.
– Ул чорда мәктәпне тәмамлагач авылда, колхозда эшкә калдыру дигән нәрсә бар иде бит, колхоз җитәкчелеге белән очрашуда: «Трактор бирсәгез, калам!» – дип әйткән идем, – ди Гөлшат Мөхәммәтшина. – Күп тә үтмәде, колхоз бригадиры: «Гөлшат, трактор кайтты, сине көтеп тора, без сүзебездә тордык, хәзер синең чират», – дип хәбәр итте.
Шулай итеп, мәктәптә әйтелгән бер сүз яшь кызның язмышын хәл итеп тә куя. Үзеннән ун яшькә олы булган, шактый тәҗрибә тупларга өлгергән Габделхәй кызга механизаторлык серләренә төшенергә ярдәм итә. Эшли генә башлаган елда ук Гөлшат апа Балык Бистәсендә механизаторлар ярышында катнашып, республика буенча дүртенче урынны яулый. «Мин бит тәгәрмәчле тракторда эшләдем, ә ярышта чылбырлы трактор иде, абый мине тиз арада гына өйрәтте», – дип искә ала Гөлшат апа. Менә шулай ярышып, тырышып хезмәт куйган ике яшь тракторчы гаилә дә корып җибәрә.
Гөлшат Мөхәммәтшина, бераз эшләгәннән соң, терлекчелек өлкәсенә күчә, әмма күңеле түзми, кабат трактор руле артына утыра – гомеренең ун елын механизаторлыкка багышлый. Габделхәй абый әле бүген дә егетләр кебек, корыч атын егәрләп, туган авылында хезмәт куя. Урамнан узып барган тракторны тавышыннан ук кемнеке икәнен әйтеп бирә алган оста механизатор үзенең белемен, тәҗрибәсен яшь буын белән бүлешә. Бер малай, өч кыз тәрбияләп үстергән, сигез оныклары булган Мөхәммәтшиннарның ике кияве дә тракторчы. «Яшьләр йә тегесе, йә бусы хакында сорап мөрәҗәгать итә, оста янына барып, аның эшләгәнен карап өйрәнәсең бит инде, ярдәм итәргә кирәк», – ди Габделхәй Мөхәммәтшин. Ә үзенең тракторы соңгы сигез елдан бирле бер тапкыр да ватылмыйча эшләвен дәвам итә икән. Шул өлкәдә ярты гасырлык стажы булган, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгәннәр тракторны да күңеле белән сизәләрдер, күрәсең.
Авылның байлыгы – аның кыр-болыннары, елга-күлләре дә түгел, ә кешеләре. Күп очракта алар югары исем-дәрәҗәләргә, бүләкләргә ия булмый, әмма алар өчен бу мөһим дә түгел, чөнки алар үз җирләрендә үзләре теләгән эш белән шөгыльләнеп, кече ватаннарына тугры калучылар, һөнәрләре дә аларның мактаулы – иген игү. Гөлшат белән Габделхәй Мөхәммәтшиннар гаиләсе өчен моңардан да данлыклырак, мөһимрәк башка нәрсә юктыр да.
Комментарийлар