Әле күптән түгел генә, татарда кино сәнгате юк, дип, башыбызны аска иеп, ятим бала кебек нәүмизләнеп йөри идек. Тырыша торгач, үзебезнең кинофестивалебез дә, анда катнашучы фильмнарыбыз да барлыкка килде. Аларның саны елдан-ел арта һәм сыйфатлырак була бара. «Өч аяклы ат», «Айсылу», «Зөләйха»лар, туган телебездә «сөйләп», никадәр тамашачының күңелен кузгатты. Танылган режиссер Нурания Җамалиның моннан берничә ел элек экраннарга чыккан «Яңа елда бергә булыйк!», «Бәхетлеме син?», «Сөю көтә йөрәк» һәм башка телевизион фильмнары да, ә алар дистәдән артык, хәтердә саклана.
Күптән түгел генә Нурания ханымның халык яратырга өлгергән фильмнарына тагын берәү, бик саллы эш өстәлде. Ул – Равилә Шәйдуллина-Муратның «Үксезләр» повесте буенча төшерелгән шундый ук исемдәге фильм. Аны беренче тапкыр Теләче мәдәният йортында шыгрым тулы залда күрсәттеләр.
Равилә Шәйдуллинаны күпләр танылган аш-су остасы, эшкуар дип белә. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендәге төрле конкурсларда катнашып, зур җиңүләр яулаган ханым ул. Соңгы елларда күңеле иҗатка тартыла башлады. Хәер, ул балачактан каләмле булган, «Яшь ленинчы» газетасына язмаларын җибәреп торган. Хыялы университетның татар теле бүлегенә керү булган кызның, язучы булырга хыялланган. Ләкин язмыш аңа каләм урынына аш чүмече тоттырып, плитә каршына бастырган. Гомеренең шактый өлешен шушы игелекле эштә уздырса да, һәрбер эшләгән эшеннән матурлык эзләгән. Оныклар тугач (бүген алар Равилә ханымның җиде шатлыгы), аларга туган телне, халкыбызның гасырлардан килгән бай мирасын – милли гореф-гадәтләребезне җиткерергә теләп, дәү әни кулына кабаттан каләм алган. Шулай итеп, аның балаларга аталган берничә матур китабы дөнья күрде. Иң гаҗәбе – аларны оныклары гына түгел, бүтән сабыйлар да, аларның әти-әниләре дә үз итте. Равилә ханымның максаты да шул була бит – балаларны китап белән дуслаштыру.
Берәү булса, максатыма ирештем дип, тынычланып калыр иде. Ләкин ул берәү Равилә ханым түгел шул. Күңелендә әйтер сүзе күп булып, иҗатның тагын да саллысына – повестьларга тотына. Аннары аларны, «Ялантауга ай кунган» исемле китап итеп туплап, укучыга тәкъдим итә. Ашлыктан кибәкне аера белгән укучының күңеленә әлеге китап та хуш килә. Аны, кулдан-кулга йөртеп, бер төн эчендә укып чыгалар. Ә инде китап Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган режиссер Нурания Җамали кулына килеп эләккәч, ул, ике дә уйлап тормый, әлеге әсәр буенча фильм төшерергә алына. Темасының актуаль, сюжетының тетрәндергеч булуы белән режиссерның күңелен яулый бу әсәр.
Шулай итеп, быелгы җәйләре Равилә Шәйдуллинаның туган авылы Аланда һәм Казанда фильм төшереп уза. Әйтергә генә ансат: төп геройлар җиде яшьлек ятимә кыз Айзадә белән кечкенә көчек Актүш. Балалар һәм җәнлекләр катнашкан күренешләрне төшерүе ничек авыр икәнен күз алдына китерәсездер. Ә фильм тоташ шундый күренешләрдән генә тора диярлек. Ләкин башкалабызның 2нче гимназиясендә укучы Таңсылу Хәсәнова дебютын бик оста, ышандырырлык итеп башкарып чыга. Әйтерсең бу алтын чәчле нәни кызчык уйнамый, ә яшьтәше Айзадәнең тормышы белән яши. Аның бөтен фаҗигасен кечкенә йөрәге аша уздыра. Фильмга мондый туры килә торган, үз урынында булган талантлы баланы эзләп табу – режиссерның зур уңышы, билгеле. Фильм тәмамланып, залда ут кабынганда, тамашачының һәркайсының: олысының-кечесенең күзендә яшь иде. Бала-чага, хатын-кыз оялмыйча еласа, ир уртасы булганнар яшереп кенә борын тартып утырды. Айзадәнең бабасы белән әбисен уйнаган, тамашачы мәхәббәтен казанган танылган артистлар: РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән «Күчтәнәч» тапшыруының Дәү әнисе Әлфинур Хисаминың, Камал һәм Тинчурин исемендәге театр артистлары Илнур Закиров, Алмаз Сабирҗанов, Гүзәл Шакирова, Әлфия Хәсәнова, Диләрә Фәттаховаларның да катнашуы «Үксезләр»не тагын да югарырак һөнәри баскычка менгергән.
– Авылдашларымны да, дус-танышларымны да артист иттем, тик иң кызыгы – этләр белән булды, – ди әлеге фильмның продюсеры һәм повестьның авторы Равилә Шәйдуллина. – Авыл этләрен, машинага утыртып, Казанга алып килдек. Алар балконда яшәп торды. Кайбер эпизодлар башкала янындагы бакчачылыкта төшерелде. Җитмәсә, башта балалар этләрнең янына килергә курыкты. Аннары тәмам дуслашып киттеләр.
Авыр, шактый күп көч куеп башкарылган катлаулы эшнең нәтиҗәсе аеруча шатлыклы була. Авторның сөенече йөзенә, күзләренә чыккан иде ул көнне. Соңгы вакытта йөрәкләргә үрмәкүч булып кереп оялаган битарафлыкны игелек-шәфкать белән алмаштырырга, кешеләрнең күңел күзен ачтырырга теләп, кулына каләм алган бит ул. Экран аша моны эшләү тагын да үтемлерәк икәнен белгәч (күз яшьләре шул битарафлык бозлары эрегәннән барлыкка килә дә бит инде), ничек сөенмәсен ди?! Тамашачы, экрандагы тормышка кереп китеп, тирә-юнендәге меңләгән ятим Айзадәләрнең язмышын җиңеләйтү юлларын да эзләп утыргандыр кебек тоелды.
Ноябрьдә бу фильм белән авторлар Мәскәү ирләрен дә елатырга җыена. Ә киң прокатка ул киләсе елда чыгар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Фильмны прокатка чыкканчы карап булмасмы икән? Рекламасы шәп язылган, кызыксындырды.
0
0