Без бик аз аралашу заманында яшибез. Ләкин кеше күңеле кара урман, эче тулы сер аның. Ләкин: «Сереңне ятларга чишмә!» – дип, борынгы бабайлар акыл биреп калдырган. Тик серне күңелдә озак сакларга ярамый. Сер сыя торган берәр шәп дус табарга кирәк. Шуңа да, серегезне безгә сөйләп, җаныгызны бушатырга киңәш итәбез. Без бит ятлар түгел, дуслар.
Илфат белән без университетта укыган чордан таныш. Укыган вакытта ук тырыш, үҗәт, уңган егет булып истә калган. Студент чакта төрле эшләрдә эшләде, әти-әни акчасына өметләнеп яшәмәде, үз көнен үзе күрергә тырышты. Авыл баласы шундый инде ул: тормышын тулысынча үзе кора. Мондый егетләргә, һичшиксез, бәхет елмаерга тиеш дип уйладык без. Илфат бишенче курста параллель группадагы кыз белән йөри башлады һәм аларны берни дә аера алмас төсле иде...
Узган җәйдә төркем белән җыелышып, университетны тәмамлавыбызга ун елны билгеләп үттек. Егетләрнең дә, кызларның да эшләре уңган, беркем дә үзен бәхетсез хис итми. Илфат та шунда. Һава суларга чыккач, үзе белән сөйләшеп тә алдык. Аның белән аралашкач, уйланып калдым.
...Бишенче курста очраша башлаган кыз белән өч елдан өйләнешкәннәр дә. Бу вакытта инде Илфат бер бүлмәле фатир алырга, машиналы булырга өлгергән – уңганлыгы, тырышлыгы турында әйткән идем. Ләкин хатыны белән бер ел да яши алмаганнар – аерылышканнар.
– Алия – шәһәр кызы. Әти-әнисе иркәләп үстергән. Егет белән кыз булып йөргән чакта мине сөеп-назлап кына торган кыз, бергә яши башлагач та, гел ризасызлык белдерә башлады. Әле монысы җитми, әле тегесе... «Акчаны аз эшлисең, безгә өч-дүрт бүлмәле фатир кирәк, диңгезгә барырга да мөмкинлегең юк», – дип аптырата башлады. Беркөнне шулай дуслар килде. Балык кыздырган идем. Иптәшләрем мактап-мактап ашап утырганда, хатыным кинәт кенә: «Тозы җитмәгән, ашарга да пешерә белмисең бит син», – диде дә бүлмәгә кереп китте. Дуслар, үзләрен уңайсыз хис итеп, кайтырга ашыктылар. Шунда башыма сукты: бу хатын белән яши алмаячакмын бит мин! Икенче көнне тордым да аерылышырга гариза язып кайттым. Хатын ахырга кадәр моны уен гына дип кабул иттеме, әллә үзенең дә теләге бар идеме, кыскасы, бик тыныч аерылыштык без. Ярый әле балаларыбыз юк иде. Ун ай яшәп калдык шулай, – диде Илфат, бераз көлемсерәп.
Ике елдан ул башка кыз белән гаилә кора. Аллага шөкер, бәхетле яшиләр икән. Уллары да туган, ике бүлмәле фатир алганнар, машинаның да кәттәрәгендә йөриләр. Беренче хатыны исә тагын кияүгә чыккан һәм... тагын аерылган!
Әйе, акча хакимлек иткән заманда яшибез. Матур яшәүгә өйрәнгән кешегә кыенлыклар алдында калган чакта авыргарак туры килергә мөмкин. Ризасызлык та туадыр, чөнки елына ике-өч тапкыр диңгезгә йөрүче, кәттә машиналарда җилдерүче, алтын-бриллиантларга күмелеп яшәүче кызлар-егетләр кебек яшисе килә. Үзеннән-үзе иреңне яки хатыныңны тәнкыйтьли башлыйсың, тырышлыгын күрмисең, мондый шартларда кайчандыр дөрләп янган мәхәббәт утының сүнүе дә табигый. Илфатның икенче хатыны, димәк, иренең тырышлыгын да, уңган-булганлыгын да күрә белә. Кирәк чакта мактыйдыр. Ә бит мактауга хатын-кыз гына түгел, ир-атлар да мохтаҗ! Җылы сүзен кызганмаса, назын уртаклашса, миңа калса, ике як та ота гына. Ир-ат ул, гомумән, бала-чага кебек. Нәрсәдер эшләгәне өчен (камил эшләнмәгән очракта да) сөйгәненнән мактау сүзе ишетсә, аннан да бәхетлерәк кеше юктыр ул. Илфат белән аралашкач та уйлап куйдым мин: мөгаен, бездәге аерылышуларның яртысы әнә шул җылы сүз әйтмәүдән, назыңны, яратуыңны сиздерә белмәүдәндер ул.
Ә Илфатка икенче хатыны белән бәхетле, матур тормыш теләп калам. Бәхет өчен күп кирәкми, бер җылы сүз дә җитә...
Галия Исхакова, Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар