16+

Ирме бу, хатынмы, һич аңламыйм...гендер революция кая илтәр безне?

Элек бар да аңлашыла иде: 23 февраль – ир-атлар бәйрәме, 8 Март – хатынкызларныкы. “Фрунзе безнең командарм, дошманнарның җиңдек барын данлы елларда” җырын җырлаганда иде шул ул.

Ирме бу, хатынмы, һич аңламыйм...гендер революция кая илтәр безне?

Элек бар да аңлашыла иде: 23 февраль – ир-атлар бәйрәме, 8 Март – хатынкызларныкы. “Фрунзе безнең командарм, дошманнарның җиңдек барын данлы елларда” җырын җырлаганда иде шул ул.

Үзгәртеп корулардан соң акрынлап бар да бутала башлады: армиянең монда ни катнашы бар соң? Элек армиядә хезмәт итмәүчеләрне чын ир-егеткә санап бетермәгәнлектән, андыйлар бүләк алганда карашларын яшереп, читенсенә иде.

Ә хәзер? Оборона өлкәсендәгеләрнең дә кайсы күн итек киеп плацта марш баскан, кайсы юк. Әлбәттә, сугыш була-нитә калса алар бер сызгыруга ук Ватанны якларга әзер. Ә аңа хәтле, тыныч тормышта, Юдашкинның чәчәкле мундирлары, аксельбантлар... Карап торышка ир-атлар инде, тик менә чәчәкле чуклы киемнәр генә әллә нишләтә күңелне, гендерлар турындагы стереотипларны юа бераз.

Хатын-кызлар бәйрәме бөтенләй томан эчендә. Клара Цеткин белән Роза Люксембург аны хатын-кызларның хокуклары өчен көрәш кысаларында уйлап тапкан. Уңышка да ирешкәннәр: хатын-кыз космоска да оча, шпаллар да ташый.

Ләкин алай да ярап булмый аларга: бүгенге бик алга киткән Көнбатыш җәмгыяте фикеренчә, хатын-кызны хатын-кыз булганы өчен котласаң, син аның көчсез булуын ассызыклыйсың. Шул рәвешле секс-расачылар рәтенә керәсең дә басасың. Без көчле затларны данлап җырлап йөреп арттарак калганбыз бугай.

Европада, дөньяның алгарак киткән өлешләрендә җенесләр саны дүрттән алып алтыга хәтле җитә. Берәр бәйрәм уңаеннан һәрбер җенескә котлау открыткасы сайлаганда нинди сабырлык кирәк! Без монда ир-атлар өчен хатын-кызларны табышмак дип утырган булабыз тагын, ә андый табышмаклар 4-6 икән бит! Әле бу ахыр чиккә җителгән, җенесләр арттыру өлкәсендә соңгы нокта куелган дигән сүз түгел, ел саен ниндидер яңалык уйлап табыла. “Ә бүген үземне менә мондый дип хис итәм”, ди дә Адәм баласы, яңа җенес вәкиле булып йөри  башлый. Бейджигын булса да элеп куйсын иде, открытка аласы булса. Әле ярый открытка гына аласың килсә...

Ник болар турында язып утырам әле мин? “Фрунзе безнең командарм”ны җырлап үскәннәр аңласа гына инде. Алар бәхетле, чөнки ул чорда ир-ат җенесе төрле җенесләргә бүлгәләнмәгән. Ә бүген әлеге “көчле” затны илиләр, төрле төсләргә маналар, әзер сценарийларын кулларына тоттыралар, суфлерлары куелган, пәрдә артыннан пышылдап торучылары бар. Күп өлкәдә дилбегә хатын-кызлар кулында, алар җигә дә, җигелә дә, бөгелә дә, бөгә дә.

Күптән түгел генә СССРның бердәнбер Президентының юбилеен билгеләп үттеләр: аның үзгәртеп коруны берүзе генә уйлап чыгарганына ышанасызмы сез? Мин юк. Җир йөзендә бик күп нәрсә бары тик ир-ат тарафыннан гына уйлап табылмаган. Гел кемдер селкеткәләп торган инде көчле затны. Кыскасы, әгәр дә җенесләр көрәше булган икән, ир-ат җенесе ул көрәштә җиңелгән. Баррикада өстенә менеп басып, күптән ак әләм куярга була. Әмма кызыклысы шунда – безгә әлеге җиңелү ошый! Кемнең хәзер “Фрунзе безнең командарм...”ны җырлап йөрисе килсен?! Юлдашкин мундирларын, матур аксельбантлар киеп йөрү күңеллерәк булса да, бәлки әле соң түгелдер?..

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading