16+

Иртәгәдән тәүлек буенча эшләүче кибетләр калмаячак!

Әгәр Гоадан кайткан туристлар карантин чараларының котылгысызлыгына һәм шифаханәдәге вакытлы изоляциягә аңлап караган булсалар, Төркиядән кайткан кайбер пассажирлар бу ихтыяҗга агрессив мөнәсәбәт белдергәннәр.

Иртәгәдән тәүлек буенча эшләүче кибетләр калмаячак!

Әгәр Гоадан кайткан туристлар карантин чараларының котылгысызлыгына һәм шифаханәдәге вакытлы изоляциягә аңлап караган булсалар, Төркиядән кайткан кайбер пассажирлар бу ихтыяҗга агрессив мөнәсәбәт белдергәннәр.

23 апрельдән тәүлек буе эшләү хокукы даруханәләрдә генә калачак. Кибетләр һәм башка эшли торган оешмалар 22.00-дән 6.00-га кадәр тәнәфес ясарга тиеш булачак. Тиешле карарны ТР Министрлар Кабинеты кабул итте. Бүген бу хакта коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин хәбәр итте. Утырышны видеоэлемтә режимында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин уздырды.

Александр Мищихин шәһәрдәге хәлне тотрыклы дип бәяләде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре элеккечә гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан үзизоляция режимының үтәлүен контрольдә тота. Аерым алганда, кичә берничә эшли торган саунга, кальян тарту һәм бильярд уйнау урыннарына карата беркетмәләр төзелде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков кичә Казанга Анталья һәм Гоадан килгән татарстанлыларны «Васильевский» шифаханәсенә урнаштырулары турында сөйләде. Аларның сәламәтлеген Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе табиблары күзәтәчәк. В.Жаворонков сүзләренчә, әгәр Гоадан кайткан туристлар карантин чараларының котылгысызлыгына һәм шифаханәдәге вакытлы изоляциягә аңлап караган булсалар, Төркиядән кайткан кайбер пассажирлар бу ихтыяҗга агрессив мөнәсәбәт белдергәннәр.

В.Жаворонков шулай ук билгеләп үткәнчә, Казанда  кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны кими. Моннан тыш, штабта шәһәр кунакханәләрендә табибларны урнаштыруны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе Рөстәм Гафаров ташламалы категориядәге мәктәп укучылары өчен азык-төлек җыелмаларын өләшүнең тәмамлануы турында хисап тотты. Барлыгы 24 мең 370 укучы азык-төлек алган. 

Кичәге көн белән чагыштырганда балалар бакчаларына йөрүче балалар саны бөтенләй үзгәрмәде диярлек - 30 балалар бакчасында 82 кизү төркем эшли.

Кичә җәмәгать транспортында йөрүләрнең 40 меңгә кимүе турында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading